Бөгелмә авазы

Кайтып булса иде узганга...

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезнең игътибарыгызга Сирин Габдрахман улы Нәбиуллинның хатирәләрен бирә башлыйбыз. Бу материал аның язмаларыннан җыеп алынган. Шунысы кызганыч, караламадан гына. Аларны безгә Сирин Нәбиуллинның улы Айдар тапшырды. Аның сүзләренә караганда, Сирин ага язып калдырган хатирәләрнең эшкәртелгән, тулыландырылган варианты Татар Димскәе авылында калган. Айдар аларның кемдә икәнен белми. Безнең аша...

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезнең игътибарыгызга Сирин Габдрахман улы Нәбиуллинның хатирәләрен бирә башлыйбыз. Бу материал аның язмаларыннан җыеп алынган. Шунысы кызганыч, караламадан гына. Аларны безгә Сирин Нәбиуллинның улы Айдар тапшырды. Аның сүзләренә караганда, Сирин ага язып калдырган хатирәләрнең эшкәртелгән, тулыландырылган варианты Татар Димскәе авылында калган. Айдар аларның кемдә икәнен белми. Безнең аша аларны табарга өметләнә. Бәлки, сез -- газета укучыларыбыз аша югалган истәлекләр язылган материалларны табып булыр... Әлеге материалны укып чыккач, хөрмәтле укучыларыбыз, бәлки, сезнең дә өстәп язар хатирәләрегез булыр. Истәлекләрегезне язып, редакциягә китерегез.

Сирин Габдрахман улы Нәбиуллин. 1960 елда Мөслим районының Күбәк авылы урта мәктәбен көмеш медальгә (рус теленнән "дүрт"ле булган) тәмамлаган. Аннан соң В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында укыган. Аны 1965 елда тәмамлап, рус теле һәм әдәбияты укытучысы дипломын кулына алган. Татар Димскәе авылында укытучы, Спас һәм Баулы районының Поповка авыл мәктәпләрендә директор булып эшләгән. Баулының ВЛКСМ райкомы III секретаре, ә 1971 -- 1972 елларда ТАССР ВЛКСМы өлкә комитетының III секретаре булып торган. Соңыннан Чаллы шәһәрендә КПССның комсомол райкомында агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире итеп сайланган.

Бәлки кирәк булыр

I.

Баулы районы Татар Кандызы авылы, 1946 -- 1947 еллар. Хәтердә уелып калганы түбәндәгеләр дустым Әмир әйтә куйды:

- Сирин, бүген бабай лапас түбәсен яба, булышыгыз әле, диде. Булышабызмы? Без, әлбәттә, «булыштык». «Өмә» беткәч, Әмирнең безнең өчен әзмәвердәй булып күренгән агач аяклы бабасы икебезне ике кулына күтәреп, өйгә чөгендерле катык ашарга алып керде. Кыска гына балачак гомеремдә кәлҗемә-балтырганнан башканы күрмәгән минем өчен бу чын сый иде! Белмим - аннан соңгы тормышымда бихисап тәмле ризыклар авыз иттем, ләкин шул Кандыз бабаеның чөгендерле катыгыннан да татлы ризык күрмәдем. Их!.. Бәләкәй чаклар!.. Нарасый чаклар! Кадерен белмәгән чаклар! 1947 ел. Безне Әмир белән дә, аның агач аяклы юмарт бабасы белән дә, чөгендерле катык белән дә аерып ташлаган ел... Инәй әйткән иде: «Балалар, атагызның туган авылына кайтабыз». Кайттык. Тик ата-баба йорт тоткан Татар Димскәенә түгел, ә кайчандыр шул авылдан аерылып чыккан Дәүләкән дигән кечкенә авылга. Ач этләр кебек, кабыргаларында музыка уйнарлык дуңгызлар асрала торган ферма янындагы каравылчы йортына урнаштык. Суык. Ачлык. Шушы җиргә әткәйне колхоз рәисе итеп җибәргәннәр. Хәзер генә уйлыйм: 30 -- 40 хуҗалыктан торган, спринтер тизлегендә теләсә кемне кимерергә әзер торган 100ләп ач чучкасы һәм сугыштан соң «браковать» ителгән «Корноухий» белән «Арслан» кушаматлы ике аты булган колхозның исеме «Пушкин» иде. Гаҗәп! Юк! Бер уйлап карасаң, әллә ни гаҗәп тә түгел. Минем әткәй, инәй, алар кебек меңләгән гади халык, әлбәттә, Пушкинны ятлап үсмәгәннәр. Ләкин (әткәй сүзләре белән әйтәм): «Шушындый зур, гадел кешене патша үзе үтерткәч,ул кеше - прлитар!». Нишләтәсең, бу хәлләргә узган буын да, Пушкин үзе дә, «прлитарлар» да гаепле түгел.

Ярар, бераз фәлсәфәгә кереп киттем бугай. 1947 ел. Җәй. Миңа тулар-тулмас 4 яшь. Яңа җир. Яңа танышлар. Сугыштан соңгы кыен еллар. Без -- сабыйлар. Һәркайдагыча, чәкәләшеп таныштык, дуслашып та киттек. Минем белән бу «дипломатик» мөнәсәбәт урнаштыру болайрак килеп чыкты: кышкы суыкларда өскә-башка, аякка булмау аркасында өйдә ятканнан соң, карлар эреп, тау битләрендә кылганнар яндыра башлагач, мин дә яланаяк урамга йөгердем. Урамда чирәм күтәрелмәсә дә, коры, бала-чага тавык кетәге чаклы гына кибет янындагы мәйданчыкка җыелган. Күбесе, минем кебек, яланаяк, өстәвенә, колга хәтле бер абзый, сукырмы, күрә караумы икән, нишләптер башын күккә күтәреп тора. Бер 10--15ләп малай-шалай булгандыр. Араларында берсенең аягында калош, үзе бал ягылган бер телем ипине чеметеп-чеметеп кенә кабып ашап тора. Безнең ач «публика» арасында бу хәл зур гаделсезлек булып тоелгандыр, күрәсең, җирдән бер уч туфрак алдым да ипидәге балга сиптем. Ипиле малай, үкереп елый-елый, елга ягына чапты. Мине малайлар, әлбәттә, шактый тәпәләделәр, ипигә тияргә ярамый икән. Бал нипочëм! Ник ипигә тидең?! Хәтта инәй дә мине якламады. Ә теге малай ипи кисәген Дим суында чистартып-юып алып менде, үкси-үкси, балсыз калган, чыланган ипи телемен күз яшьләренә чылатып ашап бетерде. Соңыннан без аның белән дуслашып киттек, бер парта артында 4 ел утырып, мәктәп бетердек. Умартачы Хисмәт бабай оныгы Әүхәт иде ул. Исән түгел инде ул хәзер. Ә менә 1947 елның җәендә тормыш миңа үзенең беренче сабагын бирде. Ләкин миңа әзерләп куелган «бәйрәмнәр» алда булган икән әле.

II.

1949 ел. Кыш. Зәмһәрир салкыннары. 1948 елда туган сеңлемә, ни булса, 8 -- 9 айдыр. Шул ук Дәүләкән авылы, шул ук чучка фермасы янындагы каравыл йорты. Әткәй -- колхоз рәисе. Өйдә -- ачлык. Әлеге «йөгерекче» дуңгызларга мамык төбе («жмых») кайта. Әткәй шуны «боерык» буенча 2 -- 3 кило яздырып алып кайткалый. Суда, булганда сөттә җебетеп бирәләр. Кечкенә сеңлемнең теле ачылып килә: мамык төбен «А-ай» ипи ди. «Тәтәй ипи» - Наҗия апабыз (педучилищеда укый) Бөгелмәдән алып кайта торган көнбагыш төбе. Килсә килә бит ул. Шул ук 1949 елның февралендә минем җан дус, «русча да белә» торган (исемен онытканмын) этемне «бүреләр алып китте». Анысын миңа инәй шулай аңлатты инде. Тик нигәдер шул тирәләрдә тәмле ит шулпасы ашаулар искә төшә дә уйга калдыра. Тәүбә! Тәүбә!

Инде кышны чыгабыз дигәндә ике винтовкалы кеше килеп, әткәйне дә чанага утыртып, каядыр алып киттеләр. Кая алып киткәннәрен, әлбәттә, инәй белгәндер. Әйтмәде. Шуннан бирле, күрәсең, кайда гына булсам да, мин әткәемне сагынып яшим. Аны алып киткәннән соң, елга якын вакыт узды. Язмыш микән, узмыш микән дигәндәй, хәтердә, 1950 елның гыйнвар кичендә мин, ыштансыз малай, бозга каткан тәрәзә тупсасына басып такмаклыйм:

- Безнең әткәй кайтыр әле

"Тырык-тырык" иттереп,

Безнең әткәй кайтыр әле

"Шырык-шырык" иттереп!

Мин - атеист. Ләкин, Аллага шөкер, шул төнне әткәй кайтып төште.

III.

Минем бу язмалар, бәлки, беркемгә дә кирәк тә булмастыр. Ләкин... әткәй. Һәр кешенең үз иманы була - Алламы ул, пәйгамбәрме, партияме... Әллә вөҗданымы! Сүз кудырту дип уйласагыз уйларсыз, ә минем өчен иман - әткәй!.. «Ни өчен анаң түгел?» - дип сорамагыз, бу башка тема. Миңа әткәйне калдырып торыгыз. ӘЛЕГӘ. 1950 ел. Мәктәпкә дә бармый булмас, ахры. Еллар тернәкләнә башлады. Ипи күрдек. Акчалар да пәйда булды булса кирәк, ике яшьлек сеңелгә кибет күлмәге алып кигезделәр. Хәер, миңа тормышның бу яклары ул вакытта печән тулы лапаста йоклаган баланы кояш нурлары уятуы белән генә истә калган.

- Тор, улым, Бөгелмәгә барабыз, - дип, инәй күтәрде. Сикереп тордым. Ашау юк. Эчү юк. Бөгелмә! Гомердә күрмәгән Бөгелмә! Анда әзмәвердәй паровозлар килә икән. Бәлки, әле аэропланын да очратып булыр! Тик 25 чакрым җәяү барасын гына «хәтердән чыгарганмын». Үҗәтлек инде: шәһәр базарына килеп җиткәнче түздем, арыган булсам да, шыңшымадым. Ә базарга кергәч, тегендә - мороженый, монда - кайнар пирожки! Косасыны китерерлек дәрәҗәдә ашыйсы килә. Инәйдән ашарга сорап ялварам. «Менә алып килгән күкәйләрне сатыйк, акча булгач, икәүләп ашарбыз, әлегә юк бит», - ди бу. Минем җавап әзер: «Мин бит синнән бармы дип сорамыйм, бир дим!». Нишлисең, инәйнең 25 чакрым буе күтәреп килгән «товарын» Бөгелмәнең иске базарында (хәзерге горвоенкомат урыны) алай теләп алучы булмады күрәсең, әйтә куйды: «Әйдәле, улым, вокзалга меник». Тагын тәпи-тәпи, мин һаман ач, өстәвенә, йокы килә башлады. Үземнең ул вакыттагы йомшаклыгым өчен бүген оялам. Инәйгә йөз тапкыр авыррак булгандыр. Мендек вокзалга... Андагы мәхшәр. Бертуктаусыз пошкырып, үкереп торучы "җан ияләре" - паровозлар (ай-яй, куркыныч нәрсәләр икән!) ашау турында бөтенләй оныттырдылар. Мин - 6 яшьлек авыл баласы, ә монда - төшләргә дә кереп карамаган машиналар, хәрбиләр, башка халык! Шулай авызымны ачып, гаҗиз калып торган чакта кемдер мине кинәт кочып, күтәреп алды да елый-елый үбәргә кереште. Ул хатынның тавышы әле дә колагымда: «Федька, Феденька ты мой! Ох-хохо!». Мин дә куркуымнан елап җибәрдем. Калганын хәтерләмим, хәер, хәтерләсәм дә хата җибәргән булыр идем. Инәйдән сорарга кирәк булыр. Ә Бөгелмә вокзалыннан киткәндә минем өстә ялтыравыклы калай сәдәфле менә дигән бишмәт иде, ике кулда - ике пирожки! Бу дөньяның кендеге идем мин ул көнне. Инәйнең күкәй тутырып килгән чиләге шактый җиңеләйгән, Свахингораны менеп-төшеп, Спас турына җиткәнне сизми дә калганмын. Юл буендагы чишмә янына утырып, тамак ялгап, саф чишмә суы эчеп, бит-кул юып, ял итеп алгач, ашыкмыйча гына кайтып киттек. «Менә мәктәпкә йөрергә өстеңә дә булды, улым», - диде инәй. Минем баш күктә: мондый бишмәт белән җидең тулмаса да алалар инде мәктәпкә! Алмый карасыннар! Шушы калган 9 чакрым юлны җәяүләп кайтканда инәй миңа ялтыравыклы сәдәфле бишмәтнең элекке хуҗасы, белорус малае Федька язмышы турында да сөйләде. Ләкин ул турыда -- бераз соңрак. Мине, чынлап та, беренче класска алдылар, ялтыравык сәдәфле бишмәтне дә мин кидем. Шунысы кызганыч, анам миңа шундый бәйрәм оештырган кебек, аның үзенә әлегә бернинди игелек эшли алганым юк.

Беренче класска укырга кердем бит мин! Ул көнне гомеремдә онытасым юк. Алалармы?! Алмыйлармы?! Теге алдагы сорауларның сәбәбе - миңа мәктәп яшенә берничә көн тулып җитми. Шул мәктәп дигәннәренә барасы килә. «Аксак» Хаҗи абый - мәктәп директоры - шулай дигән: "7се тулганнарны гына алырга!" Ул вакытта укый-яза белә идем инде. Мәктәпкә мине, елый-елый шешенеп беткән килеш, беренче укытучым - Сырдарья апа Зәйнуллина алып керде. Тик бу көн сентябрьның 1е түгел, ә 4е иде. 1950 елның 4 сентябре, 7 яшь тулды. Мин -- укучы! Иң кызык, борчулы, фаҗигале белем дөньясына кереп чумдым. Чумарлык та иде! Бер бүлмәдә - класс укучылары: беренче рәттә - өченчедә укучылар (әле дә хәтердә: Миңнеголов Динис - 1937 елгы, Хәйбуллин Ринат - 1939 елгы, Матвей (Зөфәр) - 1939 елгы, Вәлиев Вәрис - 1940 елгы, Әхмәтов Рәсим - 1940 елгы, Вилданов (Хәмидәнең ире инде) - 1940 елгы һ.б.). II класс. Кызлар: Галләмова Лена (исеме дә нинди! Ике ел уку дәверендә ул укытучыга бернинди дә җавап бирмәде), Шәрифуллина Флорида (1942). Аның янында - Әлмиев Наил (1942). Әтисе сугышта ятып калган, зәгыйфь малай, өске күз кабаклары күзләрен бөтенләй диярлек каплап тора. Өстәвенә, искиткеч беркатлы, ышанучан нарасый - әйткән бер сүзне гел дөреслек дип кабул итә. (Шушы сыйфат аңа әле алдагы тормышында зур кыенлыклар алып киләчәк.) Әлмиев Салих - 1942 елгы. Күзендә -- трахум («трахома»). Әтисе Сафа абзый -- сугыштан бот төбеннән аягын калдырып кайткан кеше. Салих укый да белми, яза да белми, белергә дә теләми. Вилданов Инзир - акыллының акыллысы, сабыр малай. Шулай ук ятим. Төптән юан чыккан. "Икегә-ике ничә?" - дисәң, елмая. «Син аңгырамы әллә?» - дисәң, елмая, «Сиңа сугам!» - дисәң, елмая, гел елмая. (Ничә еллар үтте, картаеп барабыз, очрашкан саен Инзир елмая.) Вәҗи абзыйның малайлары икәү - Рәис белән Нияз. Яшь аралары 4 ел булса да, бер класста укыйлар. Әниләре түшәк өстеннән тормый торган - чирле! Берсеннән-берсе тавык чебиләренә охшаган тагын күпме ыбыр-чыбыр аларның өендә!

I класс. Ләкин иң истә калган беренче классташларым арасында минем өчен Мәҗит булды. Әле дә хәтердә, шул ук Сырдарья апа сәләмә, ләкин чиста киемле кечкенә генә яланаяклы малайны беренче партага кертеп утыртты. «Бу - Мәҗит, сезнең классташыгыз!» - башка берни сүз юк. Беренче дәрестән үк иң матур язучы, ул гына да түгел, безгә бөртекләп укыткан гыйлемнәрне үзләштергән иң алдынгысы Мәҗит булды. Ә мине укытучы апа ап-пак итеп юылган, ямалган күлмәк-ыштанлы, ләкин аягына чүпрәк сандалилар кигән бер ап-ак чәчле малай янына утыртты. Ә мин! Эссе вакыт булса да, минем өстә әлеге ялтыравык сәдәфле бишмәт иде, аякта... ялан тәпиле идем... Төрттем моңа:

- Исемең ничек?

- Салих, - диде бу. Гөлҗиһантәй коридорда тәнәфескә кыңгырау шылтыратты. Элекке бояр өенең киң коридорына чаптык. Әмма... «Мөгәҗәйләр» мине уртага алдылар. Кем-кемне җиңә: Сиринме - Мәҗитме. Мин, әлбәттә, бу көрәштә Мәҗитне «җиңдем». Ләкин шул «җиңүем» белән югары оч малайларының кан дошманына әйләндем. Хәзер, еллар үткән саен, мин моны аңлыйм: минем төп җинаять (шулай дип атыйк) әткәемнең исән булуында, ә аларның иң газизләре - әтиләре юк иде шул! Кыйнадылар! Инде үзем кыйнатмаганда да кыйныйлар! Кул белән булмаса - сүз белән, караш белән! Хәтта, оят булса да әйтим, нигә минем генә әтием исән соң, дип уйлаган чакларым да булды... Укып йөрим. "4"тә "5"кә генә. Ләкин чиста язу дәресләрендә пөхтәлек җитеп бетми: я тегендә, я монда кара тамып кала. Үземә-үзем шундый максат куйдым: язуым Мәҗитнекеннән ким булмаска тиеш. Калган фәннәр минем өчен проблема түгел иде. (Чыннан да, 6 - 7 нче классларда укыганда минем язмаларда хәреф хатасы гына түгел, бер тап та юк иде инде.) Уку - рәхәт, җиңел. Барлык фәннәрне су урынына эчәм. Ә төннәрен... буылганчы ютәл. Киндер торыпша астында әткәйнең куенына кереп ятам. Әткәй минем үпкәгә кулын куя - ютәл бетә... Тынычлап йоклап китәм. Ләкин 1944 елның гыйнварында тигән бу чир (бронхит) миңа гомерлек юлдаш булган икән, «сарыга ката" башлагач, духтырга алып киттеләр. Баулыга - туберкулëз авырулары больницасына. Бу1953 елның марты иде. 14 февральдә Сания туды. 5 мартта И.В. Сталин үлде. Аның үлем хәле турында әткәйгә ияреп, авыл Советына радио тыңларга кереп, ишетеп кайткан идем. Саташып беткәнмен. Төшләргә керә иде Сталин бабай. (Кем уйлаган, 20 еллар узгач та шушы кеше язмышы турында тарихи бәхәсләр дәвам итәр дип.) «Шулай итеп, иптәш Сталин да үлде, ну, аның урынына басарга торучы иптәшләр «да чурта». Эше бетмәс иптәш Сталинның». (Әткәйнең матәм митингында ясаган чыгышыннан). Нәкъ шулай килеп чыкты да...

Әйдә, политикага кереп китмик әле. Сүз минем балачак турында бара, ләбаса. Больнис тек больнис! Илтеп куйдылар мине. Өстә бердәнбер кием - олы кешеләр эчтән кия торган якасыз ак күлмәк. Тубыкларга җитеп тора. Башка берни дә юк. Мине иң борчыганы - ыштан юк! Чыпчыкны күрсәләр?! Ә болай больнис дигәннәре чыдарлык. Мин монда гомеремдә беренче тапкыр макарон ашадым, кесәл-компот эчтем һәм... «теттереп» урысча сөйләшә башладым. Урысча «теттерү» дигәннән, аның әз-мәз үзенчәлеге дә булды: минем белән палатада Ютазыдан килгән «эвак» кызы Татьяна апа ята, икенче караватта - баладан соң хастага калган көрән-шәмәхә чырайлы чегән хатыны. Баласы сәламәт, күрәсең, көненә бер тапкыр әнисе янына алып кергәндә, акырыпмы-акыра. Чегән хатынының күкрәк сөте кипкән булгандыр инде, тире белән сөяктән генә тора иде. Менә шулай. Мартның 20 -- 21ләрендә икесе бер үк төнне: чегән хатыны да, «эвак» апа Татьяна да үлеп киттеләр. Морг мазар булмагандыр, күрәсең, мәетләрнең икесен дә төнгә палатада калдырганнар. Өченчегә - мин. Тораташ булып каткан хатын-кыз мәетләренең ыржайган тешләрен беренче тапкыр (Аллага шөкер, шушы көнгә чаклы, соңгы тапкыр) Баулы больнисында күрдем. Кая йокы! Күрше барактагы палаталарның берсендә авылдашым Мөсифулла абзый сугыш яраларын дәвалап ята. Санитаркадан качып, аның караваты астында йокладым. Икенче көнне минем «урысча» дәресләрем башланды: күрше авылдагы приюттан тимрәүле ятим балаларны аерым баракка урнаштырганнар икән. Мине дә шулар янына кертеп яптылар. Болар инде авыл гыйбадлары түгел: ятимнәр, партизан, солдат балалары. Кайдан гына юк: Украина, Белоруссия, Ленинград, Смоленск, Брянск. Бер-берсе өчен укмашып торалар, һәрберсенең үз кушаматы. Тик... башларында - тимрәү, күлмәкләрендә - бет. Палатага килеп керүгә үк, миңа да «кличка» тактылар: «О, «Черноволосый»!». Бала - бала инде! Үзләренең тимрәү бетергән, яшел-зәңгәргә баткан, кырган аксыл башлары янында минем кара чәч сәеррәк булып тоелгандыр, күрәсең. Ни генә булмасын, дуслаштык без бу малайлар белән. Бер ай дигәндә, мин урысчаны «теттереп» сөйләшерлек белеп бетергән идем инде. Сәламәтлегем аркасында, соңгы елларда да миңа хастаханәләрдә булгаларга туры килде. Төрле врачлар, шәфкать туташлары очрады. Тик шушы (хастаханәләрнең барчасын да үзебезчә каһәрлибез!) баракларга урнашкан Баулы больницасына башкаларны тиңли алмыйм: чисталык, тәртип, тәмле тел! Дарулар турында хәзер белмим инде. Иртәнге якта әле без -- авырулар уянмас борын, бөтен палаталарны баш сестра Саимә апа карап чыга. Генерал кебек, артыннан персонал ияргән. Кесәсеннән крахмалланган яулыгын алып, урындык, карават аякларын (!) сөртеп карый. Тузан булсамы?! 10нар тирәсендә - обход. Баш врач Роза Галиевна (Роза апа) -- фронтта яралар алган, тәҗрибәле врач. Кыяфәте ямьсез. Юан. Шадра. Кулында таяк (уң аягына нык аксый). Ә акыл! Һәркемгә үз сүзе, үз дәвасы бар. Һәр авыру янына утыра, хәлен сораша, киңәшен бирә: шушы якларда күптән эшләгәнгәдер инде, күбесенең шәхси хәлләрен, туган-тумачаларының, тормыш шартларын белә. Ватан сугышы яраларыннан интеккән солдатлар палатасыннан тиз генә чыкмый: чәй китерә, нидер озаклап гәпләшәләр. Бала күзеннән яшереп булмый: шундый «гәпләрдән» соң мин Роза апаның озаклап берүзе генә тәмәке тартып утырганын күргәнем бар. Нинди гомерләр, нинди язмышлар! Ул да бу дөньяда күптән юк инде. Шул, әлеге «морг» төненнән соң Мөсифулла абзый янына мин ешрак кереп йөри башладым. Ул үзе йөри алмый әле. «Бармаклар киселгән, аякларда яралар ябылмый», - ди. Өстәвенә, үпкәләренә каяндыр су җыела икән. Аның янына атна саен авылдан хатыны Гамирә апа килеп китә. Миңа да сәламнәр алып килә. Тик... сәламнәр генә шул... 2 -- 3 ай ятам инде - авылдан килеп караган кеше юк. Сагындыра. Бер юаныч бар: һәркөн бер тыныч, Сабыр апа килеп керә дә: «Кая әле монда Габдрахман абзый малае», - дип, миңа «тәмле» итеп укол кадый. (Детдомныкылар: «Самый вкусный укол», - ди торганнар иде). Димскәйдәнме, Камышлыданмы диләр. Исеме Зәйтүнә икән ул апаның. Мөсифулла абзый ике кешелек палатада. Күршесе - Кәрәкәшле егете - Миргазиян исемле. Яшь. Чибәр. Әле өйләнмәгән дә булгандыр - яныннан хатын-кыз өзелмәде. Миргазиян абый да - сугыш инвалиды, тик ул йөри. Ничектер ул якын итте мине. Җирләр ачылгач, больница артындагы тау ягына чыгып, урманнарга керәбез, ул сугыш хәлләрен сөйли, ә мин - үзем белгән «тарихларны». Ә бермәлне безнең «дуслык җепләре» өзелә язды. Бу, әлбәттә, чибәр апалар аркасында булды. Без, гадәттәгечә, Миргазиян абый белән урманга чыккан идек. «Компаниягә» әлеге апаларның берсе килеп кушылды. Тегене-моны уйламыйча, боларга ияреп йөрим, белгәнемне такылдыйм. Бервакыт Миргазиян абый урысчалап әйтә куйды: «Черноволосый, а Черноволосый, не пора ли тебе идти купаться?». Үпкәләп, таудан төшеп киттем. Менә сиңа - дус! Шушы апа дигән булып! Хәер, минем бит ыштан юк иде. Бәлки, көнләшкәндер!! Минем зур, чибәр дустым Миргазиян абый, Кәрәкәшле егете, Баулы больницасыннан тәки үз аягы белән чыгалмады: «Йөрәк янындагы оскологы барып җиткән», - диде Мөсифулла абзый. Чибәр апалар да, мин дә әйбәт кешебезне югалттык. Роза апа юкка гына берүзе озаклап «Беломор» тартып утырмаган, димәк...

Балачакта булгандыр инде. Һәрбер көнне ничектер үзгәртеп торасы килә, авыл сагындыра, өстәвенә, җәй, Сабан туйлары килеп җитте. Көрәш-мазарга чыгарлык егәр булмаса да, ничектер, алгысыта икән: кәрт, домино суккан чакта фронтовик-солдатлар да кызышып алалар. Роза апа килеп, тынычландырып китә, алар - тын. Туйдык без бу больницадан! Роза апа моны аңлый. Һәм... әкрен генә озату ягын карый булса кирәк. Ул чакларда автобуслар йөрми, үлем-китем булса, мәетне авыллардан ат беләнме, юлдагы машина беләнме алып китәләр. Мөсифулла абзыйның да «үпкә сулары» кипкән. Аяк яралары җыелган. «Хатын килер инде», - дип йөри бу. Алырга килерләр. Ә миңа!... Кайтасы килә! Килделәр Мөсифулла абзыйга! Кара-чутыр йөзле хатыны тарантаска менә дигән айгыр җигеп, алырга килде. Тарантаста - яңа гына чабылган печән. Роза апа үзе култыклап чыгарып утыртты Мөсифулла абзыйны. Озатырга сугышчан иптәшләре чыккан. Моннан да калсам, гомергә дә кайта алмам! Авылга бит! Детдомныкыларның башлары эшли: каяндыр бер кочак ямь-яшел алабута, әрекмән өзгәннәр, бау тапканнар, «Черноволосый! Смотри сюда!» «Ә» дигәнче, тарантас артына үлән түшәп, бәйләп тә куйдылар болар мине. Алардан инде Мөсифулла абзый белән Гамирә апа гына түгел, Роза апа үзе катышса да, котылып булмый. Мине менә шулай больницадан ятим малайлар озатты. Акбуага менгәнче, арттан йөгереп озатып калдылар. Кайда, кемнәр алар, исәннәрме икән Виталиклар, Колькалар, Серëжкалар, Серыйлар, Ëжиклар, Карманниклар, Водянойлар һ.б. Потап-Томбарлының тимрәүле ятимнәре! Айгыр әйбәт кенә чаба. Утыз чакрым араны кайтып җиткәнне сизми дә калдым. Кайттым. Сания -- тупылдап торган бала. Инәйдән рөхсәт алып, аны күтәреп урамга алып чыктым. Тәпи йөрми әле. Кибет янына минем «көндәш» Маузир төшкән, аның да кулында бала. Ир бала. Исеме Булат ди. Матур малай. Ләкин минем сеңел матуррак. Өстәвенә, аның Булаты никтер шунда ук ыштанын «чылатты» да шыңшый башлады. Ярый әле, әниләре Кәбирә апа кибеттә генә булган икән. Чыгып тынычландырды «баһадирларын». Баулы больницасыннан мин шактый тернәкләнеп, үзгәреп кайттым.

Әйе... Тернәкләнеп, үзгәреп кайттым. Беренче тапкыр гаделсезлек белән очрашулар. Әле һаман да аңлап бетерә алмаган дошманлык... Шушы яшьтән башланганнар микән алар? Көнләшү. Мин дә авыл эшләренә йөргән булам. Әптелмән Шәйхулласының «Андрей» кушаматлы (дөньяның бер изге кешесе) Рәис абый мине үзе белән әлеге үлеп бетмәгән чучкаларны көтәргә алып бара. Күрше чуашларда да чучка көтүе бар. Аларның чучкаларын да зур гәүдәле бер абый карый. Ызан бар икән. Бозарга ярамый! Бозган бу ызанны Ычтапан. Гомергә күз алдымнан китмәс, безнең димскәйләр әлеге ятим чуаш малае Степанны буасын-суын көтеп торган баганага бәйләп куйдылар да чыбыркы белән ярдылар. «Андрей» үзенең племяне «Кара Фаилга» чыбыркысын бирде: «Син дә сугып кал!». Мин кызганудан үрсәләнеп елыйм. Бәйләнгән килеш Степан белән икебезне калдырып киттеләр. Әле дә киттеләр! Бауларны ничек кирәк алай сүтеп, өйгә кайттык. Инәй эндәшми. Әткәй өйдә туры килде. Ә инде әткәй өйдә булса... бәхет! Бу кырыслыкларда кемне дә булса гаепләү, бүгенге көннән исәпләгәндә, әлбәттә, дөрес булмас иде. Тормыш шулай булгандыр. Ятимлек. Ачлык. Ата - улны, ана кызны белми торган чаклар. Нишләп тә булмый! Шушы елларда абыйның армиядән язган хатыннан бер өзек һич тә истән чыкмый (1954 ел), Тукай сүзләрен китергән иде ул:

-Авырлык төшсә, түз, сер бирми-нитми;

Ни хәлләр яшь егеткә килми-китми?

Берәүләр берсе-берсен чыбыркы белән ярган, икенчеләр халык, Тукай акылы белән яшәргә тырышкан. Монда кешелек, күршелек каршылыгы юк. Гомумән, бернинди каршылык та юк. Бары тик һәр шәхеснең үз юлын, үз язмышын эзләү, чарасын барлау гына. Кайсы дөрес юл сайлаган - анысын язмыш кына хәл итә... һәм, вакыт калса, аларын да, бәлки, бәян итәрбез.

Һем-м-м! Мин дә үсәм бит инде! 1956 ел. Апрель. 7нче класста укыйм. Сәламәтлегемне тикшереп торганнар микән, фельдшер Каимә апа инәй янына килде. Сүзләрен ишетә торам. Онытасым юк. Каимә апа: «Дилбәр дә, Зәйтүнә дә Семиозëрка [Казан тирәсендә] дигән җиргә санаторийга җибәреп була Сиринне диделәр. Бушлай». Инәй: «Әй, бер бала катканнан берни булмас, тагын алтысы кала!». Әткәй: «Әйбәт булыр иде дә, ну, аның юллык акчасы да юк бит әле». Чыктым да «калдавойдагы» җыелган кар суына эчемдә (үпкәмдә) җыелган каннарны төкердем. Төкерәм, таяк белән әлеге канлы суларны болгатам. Кеше сизмәсен: «тиберкү» (туберкулёз) дип әйтүләре бар .Әмма... Ничек тә булса үсәргә, үрмәләргә кирәк иде. Ә минем бөтен булдыра алганым - "бишле"гә уку. 1957 елның маенда барлык сынауларны "бишле"гә тапшырып, кулга җидене бетергәнгә таныклык алдым. Әй, барлык фәннәрдән дә "бишле" булмаган икән. Көлке инде - географиядән "4"ле иде. Укытучысы - Хаҗи Хөснуллин. Нинди ваклык! Географик картаны мин элек тә (һәм бүген дә) яттан беләм диярлек. Аның намусында калсын. Үпкәм юк. Рәнҗү юк. Укытканы өчен рәхмәт. Авыл мәктәбен (ТБУМны - тулы булмаган урта мәктәп) бетердем. Кая? Ничек? Кемгә кирәк? Әһә - ... Баулының Калинин урамындагы бер баракның 20 нче бүлмәсендә Айрат (Ризван җизнәй һәм Иза апаның беренче баласы) исемле бер «җырчы малай» үсә икән. Шуңар «гувернëр» кирәк. Ялландым. Килешү шулай: баланы карыйм, күтен юам, ашатам, яңа җырлар өйрәтәм. Сугышу-сүгенү кадәренә ул үзе миңа дәрес бирә, минем яктан бары тик - 8 нче класска укып йөрергә мөмкинлек. Килештек. (...) Каһәр суккан дөнья! 1959 елны мин «эшсез калдым»: гел "5"кә укыган башым белән, тугызынчы классны өч "өчле" белән төгәлләдем. Өстәвенә, минем «подопечный» әти-әнисе белән, бәхет эзләп, Нурлат якларына күчеп китте... Мин урамда калдым. Район үзәгендәге «Ватан» кинотеатрына нигез чокырын казып алган 90 сумга (иске акча белән) үзем әллә кайчан кызыгып йөргән "персидәтел фуражкасы"н алып кидем, рәхәтләнеп кызыл морожный ашап, морс эчтем, Шәрәф абзыйдан баш кыркытып, сызгырып кына бер-ике көн йөрдем Баулы урамнарында. "Ә кайда йокладың?" -- диярсең. Кара Хаҗиләрдә! Алар да яңа гына өй җиткергәннәр. Зу-ур! Идәнгә тезелеп ятабыз. Минем дус - Зәйтүн. Ул инде абыйларына ияреп, «этлеккә» йөри. Көч-хәл белән 4 нче классны бетергән. Алар -- 11 бала. Берсе дә укый алмадылар. "Баш юк боларда", - ди Хаҗи абый. Ә бөтенесе искиткеч гадел, йомшак күңелле һәм... бәхетсез булдылар.

Бала карагач, әз-мәз тамак туклыгы да була иде, ни генә дисәң дә, үз апаң янында үзеңне ким-хур сизмисең. 9 нчы класста инде интернатка чыгып яши башласам да, эчтә «ач бүреләр улый башласа», кичләрен Иза апа (мәрхүмә) янына йөгерә идем. Җизнәйдән яшереп булса да, өендә булганы белән тамак ялгатып җибәрә торган иде. Менә алар да юк. Алда - соңгы бер ел - унынчы класс. Әткәй әйтеп куйды: «Үзебез генә укытып чыгара алмабыз сине, ә укырга кирәк сиңа. Юниргәме, Наҗия апаңамы барырга туры килер». Балалыктыр инде. Чит мәктәпләрдә уку, читтә яшәү шаукымы килеп бәрелде миңа. Моны хәзер «романтика» диләр. Әллә нинди хыяллар! Югыйсә, әткәйдән бер тиен дә алмыйча да унны шул ук Баулының 1 нче мәктәбендә бетерә ала идем мин. Районның «Колхоз» газетасында номер саен диярлек мәкаләләрем чыгып килә, редактор Кәрам абый Әхмәтҗанов аена 150--200 сумнан да ким гонорар язмый. Иске акча белән булса да, айга тамак ялгарга җитә иде ул. Ну - романтика. Китәм булгач, китәм! Документларны алырга сентябрьнең 10нарында килдем. Аякларда -- зур кирза итекләр, башта -- әлеге «персидәтел фуражкасы». Мәктәп коридорлары буйлап дөбер-шатыр басып йөрим. Дәресләргә керү юк. Директор Ахмеров абый да, завуч Сөләйманов та документларны кулга бирмиләр, атаң килсен диләр. Баулыдан көзге пычракта Димскәйгә кайтып, тагын килеп йөрүләр ул чакларда шактый авыр иде. Кибеткә товар алырга килгән кибетче апага әйтеп җибәрдем (алар өч ат йөге товар алып киттеләр): «Әткәйне мәктәпкә чакыралар». Өч-дүрт көннән килеп җитте бу. Минем кесәмдә бер тиен акча юк, кешедән сораша белмим, горурлык та бар. Ә корсак, Такташ әйтмешли, кесә ягын барлап тормый шул - сорый да сорый. Әле дә үзебезнең элекке интернатта повар булып эшләгән апа (кызганыч, исеме хәтердән чыккан) кичләрен миңа бер таба бәрәңге кыздырып бирә, ипиен куя һәм төнгелеккә мәктәпнең учительски идәненә урын җәеп бирә. Иртән биштә ул җыештыра башлый (җыештыручы булып күчкән иде) - мин торып юынам да ач карынга, җиңелчә генә әткәйне «каршыларга» чыгып китәм. Әйткәнемчә, өч-дүрт көннән килеп җитте, ниһаять. Документларны минем кулга бирмәүнең сәбәпләре әткәй килгәч ачыкланды. Татар балалары арасында мәктәпне медальгә бетерә алырдай бердәнбер шушы «тиберкү» Нәбиуллин Сирин булган икән. «Әлбәттә, укыячак» диеп яздырып, әткәйдән расписка алдылар. Менә дигән характеристика тутырып, «Хәерле юл» теләп калды миңа Баулының 1 нче мәктәбе. Рәхмәт. Изге кешеләр булганнардыр анда. Алгарак китеп булса да әйтәм: акладым мин аларның ышанычын - чит мәктәпне дә медаль белән тәмамладым, алтын ук булмады анысы, көмеш кенә. Шулай да... Ә хәзергә... ә хәзергә без әткәй белән Энгельс посëлогында чуаш карты Карпи бабайда утырабыз. Алар көмешкә суыралар, дөнья хәлләре турында гәпләшәләр. Ә мин Кәрпи картның яшь хатыны ияртеп килгән, уйнаштан туган ыштансыз малаеның песи балалары, көчекләр белән әвәрә килгәненә карап, гомеремдә беренче тапкыр булса кирәк, уйланып утырам. Алда -- шул ук бәрәңге, никтер кызгылт төстәге тозлаган кәбестә, сабын шикелле кайраклы ләтчә ипи. Ризыкның ярлы булганыннан да түгел, үзем тук булганнан да түгел - никтер тамакка ризык үтми, ашыйсы килми. Эч пошканнан. Нәрсә көтә мине, кемгә кирәк мин? Абыйгамы? Апагамы? Юкка гына борчылмаганмын икән. Әткәй иң башта абыйга хат юллап, мине үзләре янында Нурлатта укытуны үтенде. Атна-ун көннән җавап килде: «Урыс мәктәбендә укый алмас Сирин, аннан киленегез дә каршы». Мин, урысның телен «теттергән» Сирин, урысча укый алмыйммы?! Шул сүзләрдән соң, инде абый чакырган булса да, алар янына бармас идем. Наҗия ападан да шундыйрак җавап килде: «Ягсуп каршы». Иза апаларның әлегәчә үзләренә тору җире юк, Зоя - яңа төшкән килен. Тупик. Ә вакыт уза. 1959 елның октябре керде. Яңгырлы, пычраклы, еламсырак көз. Бервакыт көтмәгәндә Наҗия ападан телеграмма: «Приезжай учëбу ждëм». Киттем. Икенче көнне үк киттем. Ул вакытларда Бөгелмәдән Мөслимгә туры юл да юк, юлы булмагач, автобусы да юк. Азнакайга тикле киләсең дә, Сәпәй тавына менеп, Алла кулындагы язмышыңны - берәр юлаучы машинаныңмы, тракторныңмы кайсы кырыена да сыену мөмкинлеген көтәсең. Тымытык белән Мөслим арасындагы Рус Шуганы дигән авылга килеп җиттем. Дөм караңгы. Электр-мазар юк. Иң кырыйдагы зур гына йортның урыс капкасын шакыдым. Өлкән яшьтәге зур сакаллы урыс абзые артык сораштырып тормады - өйгә төште. Күрәсең, юлаучыларга күнегеп беткәндер инде. Көне буе диярлек трактор арбасында, яңгыр астында килү минем «кикрикне шактый шиңдергән» булса кирәк, хәтта «пресидәтел фуражкасы"на да карап тормады хуҗа кеше, миңа тиз генә чишенергә булышты да «ындыр табагы хәтле» җылы мич башына менгереп тә җибәрде. Кайнар чәйне, дуңгыз маенда кыздырылган, каймак сибелгән бәрәңгене, борыныңа борып тыгардай бодай күмәчен дә шунда гына бирделәр. Оҗмах! Күпме ашаганмындыр - хәтерләмим. Шул ризык-нигъмәтләр янында ук йоклап та киткәнмен. Икенче көнне иртән хуҗа - марҗа апа көлә: «...Вот как «мужика» тянет к бабе, даже о еде забыл!». «Еду к сестре», - дигән идем. «Знаем мы этих сестëр!» - дип, мине үртәп алган иде кичтән. Олы малайлары колхозда трактор йөртүче икән. Мөслимгә (15--20 километр чамасы) ниндидер йомыш белән баралар. Мине үзе янына, «Беларусь» тракторының кысан кабинасына утыртып алып китте. Яңгыр туктаган. Кояш. Салкынча булса да, бик рәхәт ул кояшлы көзге көн. Тамагың тук булса, бигрәк тә!

Мөслим... Элегрәк тә бәләкәй чакларда булганым бар иде минем бу авылда. Әмма чия бакчаларына батып утырган Мөслим бик матур була яз-җәй айларында, базарлары-кибетләре бай, йортлары төзек, кешеләре ачык күңелле. Ә хәзергә тагын яңгырлы көз... һәм аннан да битәре -- минем әле Мөслимнән ары тагын 35 чакрым барасы бар. Ул елларда халыкның җәфасына иң тигәне район үзәгеннән авылларга юллар юклыгы булгандыр. Мөслимнән Иске Карамалы ягына китүчеләр арасында Ык елгасы аша күпер төбендә көн буе диярлек нинди дә булса транспорт көтеп утырдым. Урындагы юлаучылар, иртәнге көнгә ышанып, үзләренең таныш-белешләренә төн кунарга таралышалар. Ә минем барыр җир юк. Өстәвенә, тагын яңгыр сибәли башлады. Инде өметемне өзәм дигәндә, кырыема, дөбер-шатыр килеп, бер бөркәүле машина килеп туктады. Кая барасын да сорап тормыйча, кабинага кереп утырдым. Ләх исерек шофëрның әйтүенә караганда, ул Яңа Усы дигән керәшен авылына почта илтә икән. Энесенеңме, абзыйсыныңмы улы туган, шуның тәпиен юып, «аз гына» тоткарланган. Ә миңа бары бер: Усы тек Усы! Ни дисәң дә алга... Яңа Усының элемтә бүлеге мөдирен өеннән уятып алып килеп, почтасын тапшыргач, «бәхетле туган» тәпи юуны дәвам иттерергә кайтып китте. Ә мин, элемтә «начальнигын» ярты сәгатьләп үгетләгәннән соң, почта бүлегенең болдырында черем итеп алырга рөхсәт алдым. Эчтән дә, тыштан да өстән бикләп, мине чолан идәнендә калдырып кайтып китте бу. Өстәвенә, ишек төбендә төне буе ул калдырган бозау хәтле эте чинап чыкты.

Нәбиуллин Сирин Габдрахман улы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: