Бөгелмә авазы

Камиллекнең җирдә чиге юк

Геометриядә, шигърияттәге кебек үк, илһам кирәк. А.С. Пушкин. Тормыш дәрьясының мәңге аккан ташкыны һәрдаим хәрәкәттә. Камиллекнең яшәү дәвере кыска гына бер мизгел! Шау чәчәктә утырган сакура таҗларын коя, яңалык икенче мизгелдә искерә. Бар нәрсә, кешенең үзе төсле үк, мәңгелек камилләшүгә дучар була - шәрык фәлсәфәсе шулай өйрәтә.

Раилә ХАФИЗОВА.
Автор фотосы.

Алай булгач, югары аңның җәмгыять тормышында тоткан урыны нидән гыйбарәт соң?
Иң тәүге мизгелгә кайтырга омтылган, димәк, үсеш күзлегеннән караганда, таркалуга йөз тоткан процессларның сәбәпләрен ачыклау һәм аларның нәтиҗәсен алдан күрү, аннан чыгу юлын яктырту - "ТатНИПИнефть" фәнни-тикшеренү институты шөгыльләнгән мәсьәләләр, бәлки, бу сорауга җавап бирәдер. Фән йортының 2012 елгы эшчәнлеккә йомгак ясаган конференциясе компаниянең иң югары даирәсендә кызыксыну уятты, генераль директор Шәфәгать Фәхразый улы Тәхаутдинов анда үзе катнашты. Соңгы эшләнмәләр һәм тикшерү үрнәкләре мөхтәрәм кунакларга күргәзмә-стендларда тәкъдим ителде (рәсемдә).

Гомумән алганда, галим-нәр алдына куелган төп бурычлардан берсе дип һәр скважинаның егәрлеген дәлилләү һәм аның югары сыйфат белән куелуына ирешүне атарга була. Компания тарихында беренче тапкыр буларак, горизонталь скважиналарны бораулау һәм төзекләндерү өлкәсен-дә мөстәкыйль фәнни-тикшеренү программасы кабул ителде. Ул 3D тикшерүен, керн үрнәкләрен өйрәнүне үз эченә алды һәм бер-бөтен күпкырлы комплекс-
лар әзерләүне тормышка ашырды. Икътисади файда Ромашкино ятмасының генераль схемасына өстәмәләр кертүдә аермачык күренде. Яңалык тәүге кат Яуркын ятмасында тормышка ашырылды (проектта доктор Данеши катнашты).

Горизонталь скважина көпшәләрен өлешле идарә итү ысулы эшкәртү өлкәсендә икенче казаныш булды. Идарәле сөзгечләр уйлап табылды, алар "Җәлилнефть" һәм "Лениногорскнефть" җәмгыятьләрендә уңышлы сынау үтте. Үзара тоташкан скважиналарны гамәлгә кую чыгымының 70 процентын Татарстан хөкүмәте күтәрде ("NBS" Норвегия компаниясе үрнәгендә сеңдергеч күбек-грануллар һәм су аеру җайланмаларын җитештерүгә шулай ук республика бюджеты җәлеп ителәчәк).

Сколковода ачылган яңа фәнни үзәк хәрәкәтсез торган скважиналарны тормышка кайтару һәм төзекләндерү ысулларын өйрәнә башлады.
Куе нефтьне чыгарганда пар өлешен чигерү аның үзкыйммәтен киметте. Һәр скважинаның егәре тәүлегенә 25 тоннага җитте. Гомумән, нефтьче-галимнәрнең әлеге эш юнәлешен Ш. Тәхаутдинов тотрыклы табыш китергән иң уңышлы хезмәтләр арасына куйды һәм куе нефтьне чыгаруга хөкүмәт биргән 10 процент ташламаны зур казаныш дип атады. Һәр тонна исәбенә 10 мең сум күләмендә саф табыш дигән сүз бит бу!

Институт директоры, академик Равил Ибәтуллин узган елның уңышлы булуын бәян итте: сәнәгый эшләнмәләрнең кыйммәте 1 миллиард 607 миллион сум-
нан артып китте, аннан алдагы ел нисбәтендә бу 14 процентка күбрәк булды. 9 ай эчендә алынган табыш, кертелгән һәр сум нисбәтенә 102 сум тәшкил итеп, 2 миллиард 980 миллион сумга җит-те. Компаниянең галимнәргә баглаган өмете акланды: уйлап табуга барлыгы 150 патент һәм шаһәдәтнамә алынды,
60 тәкъдим, токымның егәрлеген күтәрү максатыннан, сәнәгатькә иңдерү планына куелды.

Институт эшләнмәләре "Архимед" сәнәгый милек күргәзмәсендә (Мәскәү) алтын һәм көмеш медальләр яулап, эшлекле даирәдә бәяләнделәр. Бораулау һәм эшкәртү өлкәсендәге 5 чишелеш дөнья күләмендә кызыксыну уятты.

Институт голамәсе әзерләгән доклад, тәкъдим ителгән 500 һәм сайланган 130 хезмәт арасында җәүһәрдәй беленеп, куе нефть чыгаруга багышланган халыкара конгресста (Абердин шәһәре) иң эч-тәлекле 10 доклад арасына кертелде.

Реклама

Коллективның эчке хәя-тенә күз салсак, аның тотрыклы яшәрүен күрәбез: тәүге кат буларак, белгечләрнең уртача яше якынча 39 яшьне тәшкил итте.
2012 елда 3 докторлык, 8 кандидатлык диссертациясе якланды, шулай итеп, институтның гыйльми куәте 13 фәннәр докторы һәм 63 кандидатка җитте. Кандидатлык диссертациясен уңышлы яклаган өч яшь галимгә - С. Судыкин, В. Малофеев, Е. Буслаевка кызыксындыру бүләге бирелде. Компания тарихында беренче тапкыр буларак, яшь бүлек башлыгы А. Насыйбуллин кызыксындыру чорында докторлык диссертациясен яклап өлгерде һәм мондый иҗтиһат шулай ук өстәмә премиягә лаек булды. Шәфәгать Фәхразый улы ярдәме белән яшьләргә теләктәшлек программасы тагын өч елга озайтылды, димәк, аларның көнкүреш ихтыяҗы быел да табигый төстә канәгатьләндереләчәк.

Инглиз телен өйрәтүне эчке курслар һәм "English First" Әлмәт тел мәктәбе башкара (бүгенге көндә анда 51 белгеч шөгыльләнә). Нәтиҗәдә, яшьләр фәнни-гамәли конференциясенә тәкъдим ителгән гыйльми хезмәтләрнең икесе инглиз телендә язылып, призлы урыннар яулады.

Сигез Дәүләт бүләгенең икесе Бөгелмәгә кайтты, бүләк ияләре - И. Бакиров, Л. Мотина, В. Базаревская, Т. Тарасова һәм М. Минһаҗев, институтның хәерхаһлык гадәтенә туг-рылык саклап, бүләк акчасын балалар хастаханәсен төзекләндерүгә күчерде.

Институт эшчәнлегенең беренче көненнән алып, галимнәр шәхси мәнфәгатьне җәмгыять ихтыяҗыннан түбәнрәк куйды. Институт, компания, халык мәнфә-гатьләренә шушы дәрәҗәдә тугрылык аларның язылмаган, әмма катгый эчке низамыннан булды.

Институт белгечләре "Ел инженеры" исемле Бөтенроссия конкурсында Бөгелмә данын яклады (инде 12 ел рәттән) һәм шәһәрдәшләребез И. Мәхмүтов белән А. Ягъфәров "Россиянең һөнәрмәнд инженеры" дигән югары дәрәҗәгә ирешә алды. Әгәр Россиянең иң югары инженерлык даирәсенә кечкенә генә шәһәр мәгълүм булган икән, бу, әлбәттә, "ТатНИПИнефть" институты бел-гечләренең казанышы.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов Шәфәгать Фәхразый улына хәйрия проектлары өчен ихтирамлы рәхмәтен белдерде: поликлиникада, сәнгать мәктәбендә, Яшьләр сараенда төзекләндерү эшләрен башкарып чыгу аннан башка мөмкин булмас иде. Сәнгать мәктәбендә урын алган ап-ак рояль нәни бөгелмәләргә кадерле бүләк булды. Әлбәттә, бу гамәлләрдә фән йортының туган шәһәрен зурлау тоемлана.

Конференция соңында кунаклар җәмгыятьнең иң тәүге биналарыннан берсе булган икенче бина каршына җыелдылар. Фән йортының могтәбәр җитәкчесе Алексей Шмарев бюсты эргәсе-нә чәчәкләр салдылар.

...Ак кар өстендә гөлләр бигрәк гүзәл булып тоелды. Җәй белән кышны кавыштырган күк, алар фән дөньясын шигърият белән кавыштырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: