Бөгелмә авазы

КАБАТ ГАЗЕТАМА КАЙТТЫМ

Быел, язмышка буйсынып, җан тартуы белән дисәм дә, ялгышмам, кабат туган газетама әйләнеп кайттым. Шуңа шатланып туя алмыйм. Мин кабат җылы холыклы, эчкерсез кешеләр арасында! Ник алай дип әйтәмме?


Бу - чын дөресе, мондый коллектив бер җирдә дә юк ул: редакциядә аерым бер атмосфера бар. Монда иҗат җилләре дә исә, кәефкә карамыйча, күңел күтәренкелеге дә һәрдаим яши. Йөзеңдә елмаюыңны күрмәсәләр, шунда ук чәй оештыралар, проблемаларны уртага салып чишәләр, яшәү өчен дәрт биреп торалар. Бу - коллектив характеры. Әлеге атмосфера биредә чирек гасырдан артык хөкем сөрә. Коллективның төп составы - өлкән яшьтәге, тәҗрибәле журналистлар, үз эшләренең осталары. Газетада эшләүчеләр хакында чын күңелдән шулай дип әйтәсе килә. Мин башта "Бөгелмә авазы" газетасында - корректор, аннан соң "Бугульминская газета"да сәркатип, кассир вазифаларын башкардым, мәкаләләр дә яза идем. 2007 елда Бөгелмә муниципаль телевидениесенә корреспондент булып күчтем. Анда 8 ел дәвамында татар редакциясендә татар телендә сюжет-лар ясау белән шөгыльләндем һәм менә янәдән газетага кайтып төпләндем. Журналист булып китүем газетаның беренче мөхәррире Мәхтүм Мостафин белән бәйле. Декрет ялыннан чыккач, эш эзләп килеп кергән идем редакциягә. Өч кеше арасыннан мине сайлап алып: "Айгөл, бер син эшсез, калганнарның эш урыннары бар әле, корректор итеп алырга булдык", - дип шатландырган иде. Кулы җиңел булды, инде 18 ел дәверендә журналистика белән бербөтен булып эшлим, үз эшемә гашыйк кеше мин. Инде газетабыз турында. Күпчелек рус халкын тәшкил иткән районыбызга "Бөгелмә авазы" 25 ел элек милли авазын салды. Хәзер ул - халыкның яратып укый торган газетасы, татар дөньясының рухи халәтен, төбәгебезнең татар мохитен чагылдырган басма. Бөгелмәләрнең таянычы һәм шул ук вакытта киңәшчесе дә. Көндәлек тормышта гозере чыгып, күпләр редакциягә ашыга. Кемдер проблемаларын чишә, кемгәдер тәрҗемәче ярдәме кирәк. Бу эш белән күбрәк шәһәр оешмалары мөрәҗәгать итә. Газетаның саны санга җыелып архивта саклана. Монда, теләк булганда, районның кичәгесе, бүгенгесе хакында, халыкны борчыган сорауларга җавап табып була. Бу - бердәм булып эшләгән коллектив тырышлыгы. Газетаның эчтәлеген, тематикасын баету, әдәби телне саклау бурычын журналистлар беренче көннән үк төп максат итеп куйган. Заманалар һәм эш шартлары үзгәреп торуга карамастан, алар бу йөкне үз җилкәләреннән төшерергә җыенмый. Укучыга барып ирешкәнче, газетаның һәр хәрефе редакция хезмәткәрләренең үткер күзе, уңган куллары аша уза. Һәр факт берничә тапкыр тикшерелә. Ни дисәң дә, дөреслекне ачып салу - журналистның вөҗдан эше. Яман, ялган язып, уңышка ирешеп булмый. Матбугат вәкилләренең объектив булуын газета хәбәрчеләре дә һәрдаим дәлилләп бара. 25 ел эчендә газета күп кенә республика бәйгеләрендә үз осталыгын ача, дипломант, лауреат исемнәрен яулый. "Бөгелмә авазы" газетасының, тугры укучылары белән беррәттән, дуслары да күп. Шәһәр оешмалары, предприятиеләр арасында "ТатНИПИнефть" институты, "ТНГ-Групп", "Балкыш" җәмгыятьләре - аның ышанычлы таянычы. Икетеллелек законын хөрмәт итеп, әлеге оешма-предприятиеләр милли газета белән хезмәттәшлек итә, хәйрия ярдәме күрсәтә. "Бөгелмә авазы" газетасына - 25 яшь. Аның гомере турыдан-туры укучыларына бәйле. Шуңа да татарлар бердәм булганда, бергә булганда гына газетаның киләчәге якты, үзе озын гомерле булыр. Ул тормыш сынаулары каршында сыгылмас, сынатмас. Моңа ышанычны беркем дә югалтырга теләми. "Бөгелмә авазы" - безнең газета!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: