Бөгелмә авазы

Җитәкче җиңүе

Казан шәһәренең "Ривьера" күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы премияләре язмышын хәл итүче Советның техник секретариаты тарафыннан ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән оештырылган "2012 елда Татарстан Республикасының сыйфат буенча иң яхшы менеджеры" бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы узды.

Реклама

"Ялкын" социаль приюты директоры Ольга Плеханова коллективында 250гә кадәр кеше эшләүче предприятие-оешмаларның сыйфат менеджерларына кагылышлы номинациядә дипломантлар арасында иде. Ул бәйгегә оешма тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын персоналны мотивацияләү хисабына күтәрү турындагы хезмәтен тәкъдим иткән. Агымдагы елда гына да приют 3 социаль грант отты, 5 социаль-тернәкләндерү программасына авторлык хокукы алды, "Ялкын"да тәрбияләнүчеләр Татарстан һәм Россия күләмендә бәйгеләрдә катнаштылар, җиңүчеләр булдылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: