Бөгелмә авазы

Иҗтиһат юлында – яңа үрләр

2 нче лицейның 7 "В" сыйныфы укучысы Арман Ирек улы Габдрахманов укучыларның "Фәнгә таба адымнар" дип атала торган Бөтенроссия ачык конференциясендә информатика фәне буенча I урынны яулады.

Укучыбыз башкарган хезмәтнең темасы да бик кызыклы һәм актуаль: "RAD Studio XE3 һәм Devel Studio программаларын кулланып, электроэнергиянең көндәлек чыгымнарын күзәтеп бару өчен "Energy Management" электрон кушымтасы булдыру". Хезмәте өчен махсус Дипломнан тыш, Арман "Информатика и программирование" секциясендәге иң яхшы хезмәт өчен" бүләккә һәм тагын "Интеллектуально-творческий потенциал России" медаленә дә лаек булды.
Конференциягә укучылар Россиянең барлык почмакларыннан җыелган иде. Өч көн дәвамында "Бекасово" ял комплексында мастер-класслар, "түгәрәк өстәл"ләр, тренинглар, бәйгеләр, проект яклаулар гөрләп торды, Мәскәү буйлап экскурсия дә оештырдылар.
6 нчы сыйныфта укыганда ук баланың сәләтен күреп алып, үстерә белгәне өчен фәнни җитәкчебез Наталья Владимировна Бронниковага бик зур рәхмәт. Менә ике ел инде аның кул астында Арман информатика буенча 5 республика конкурсында җиңде, Казанга туристларны җәлеп итү проекты өчен it-парк Дипломына лаек булды, республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә - икенче, Бөгелмәнең "Яшь программист" конкурсында беренче урынны яулады.
Һәм менә тагын бер олы җиңү, бу юлы - Россия бәйгесендә.
Арман үз белемен арттыру өстендә даими эшли, программалар, сайтлар тө-зи. Аның хыялы - киләчәктә үз шөгыле юнәлешендә Татарстан Республикасын һәм Россияне дөнья күләмендә таныту.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: