Бөгелмә авазы

Игелек җирдә ятмас

Без шундый заманда яшибез ки, бер-береңә ярдәм итешү, үзара дустанә мөнәсәбәт дигән төшенчәләр бүген бик актуаль яңгырый. Миңа, шәһәребезнең Локомотив урамында яшәүче сугыш ветеранына, алар үтә дә якын, чөнки шәхси йортта яшә-гәнгә, өлкән яшьтә хуҗалык итү авыр чакларда якын танышларым да, укучылар да һәрчак ярдәмгә килергә әзер торалар.

Хөсәен ӘБҮНӘГЫЙМОВ,
сугыш ветераны.
Бөгелмә шәһәре.
Быелгы язгы эш чорында да укытучылары Радик Хәлиуллов җитәкчелегендә Бөгелмә кадетлар мәктәбе укучылары килеп, бәрәңге утырттылар. Бу игелекле гамәл 15 ел дәвам итә инде. Укытучы балаларга тәрбия бирүнең иң әйбәт юлын тапкан: ул үз үрнәгендә ничек эшләргә кирәклеген өйрәтә.
Аннары килеп, "Мәгърифәт" клубының актив әгъзасы Назыймә Фәтхуллинага, аның җәмәгате Габделхәйгә зур рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә. Телефоннан шылтыратып та, килеп тә һәрчак хәлне белешәләр, кирәк булганда ярдәм итәргә дә атлыгып торалар әле.
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл диләр. Мәктәпләребездә укучы балаларның игелекле булып, патриотик рухта, Ватанга файдалы булып үсүләрен телим. Сәламәтлекнең үзебезнең кулларда булуын һич кенә дә онытырга ярамый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: