Бөгелмә авазы

Хисләре дә, моң-зары да гел безнеңчә бит аның...

Ягсуп Мортаза улы МОРТАЗИН (Тәрҗемәи хәле) 1929 елның 21 ноябрендә Татарстанның Мөслим районы Яңа Сәфәр авылында крестьян гаиләсендә туган. 1945 елда җидееллык мәктәпне тәмамлап, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. 1948 - 1970 елларда Мөслим районы Октябрь сигезьеллык мәктә-бендә укытучы, завуч, директор булып эшли. Читтән торып Алабуга педагогия институтының татар теле...

Ягсуп Мортаза улы МОРТАЗИН
(Тәрҗемәи хәле)
1929 елның 21 ноябрендә Татарстанның Мөслим районы Яңа Сәфәр авылында крестьян гаиләсендә туган. 1945 елда җидееллык мәктәпне тәмамлап, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә.
1948 - 1970 елларда Мөслим районы Октябрь сигезьеллык мәктә-бендә укытучы, завуч, директор булып эшли. Читтән торып Алабуга педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.
1970 - 1971 елда Баулы районының Татар Кандызы урта мәктәбендә тарих укыта. 1971 - 1974 елларда Азнакай районының Мальбагыш
сигезьеллык мәктәбендә завуч һәм директор була.
Беренче мәкаләсе 1948 елда Мөслим районының "Колхоз байрагы" газетасында дөнья күрә. Шуннан бирле район газеталары белән актив хезмәттәшлек итә. 1958 елда, актив хәбәрче буларак, Татарстан АССР Югары Советы Президиумы Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
1974 елдан Бөгелмәдә яши. Язмалары, шигъри юллары "Бөгелмә авазы" газетасында, республика матбугатында дөнья күрә. 2010 елда Бөгелмәдә басылып чыккан "Моңсарымда - моңнарым", 2013 елда Казанда "Рухият" нәшриятында басылып чыккан "Илһам чишмәләре" җыентыкларында иҗат үрнәкләре урын алган.
Бөгелмәм - гөлбакчам
Гасырлар шаһиты
- Бөгелмәм,
Бик ерак бабайлар төзегән.
Таш юллар салганнар
йөрергә,
Читләрдән килгәннәр күрергә.
Салганнар бит хәтта чуен юл,
Горурлыгы каламның хәзер ул.
Булганнар
бик тырыш вә түзем
Аларга сокланмый
кем бүген?
Бөркет-тауга әгәр менсәгез,
Хәким урманында йөрсәгез,
Сез булырсыз гүя оҗмахта,
Гашек та язган бит бу хакта.
Капкасы син "кара алтын"ның,
Күңеле көр
баһадир халкыңның,
Киләчәгең якты, данлыклы,
Яратасың хөрлек, сафлыкны.
Күрәм дә бәхетле халкымны
Куанам үзем дә шул чакта.
Картайма, яшә гел яшәреп,
Туган шәһәрем - гөлбакчам!
Бәхет кайда?
Бәхет эзләп киттек
авылдан без,
Бәхет юллап килдек шәһәргә.
Асфальт юлдан гына йөрергә,
Биек йортларында яшәргә.
Каршылады безне
таш диварлар,
Озын, әмма шыксыз урамнар.
Кешеләре кырыс, итагатьсез,
Дорфа булып гүя туганнар.
Җимерек бакча,
таланган йорт -
Әйтерсең лә, узган зур давыл.
Өмет дигәнебез акланмады,
Булмады ла теләкләр кабул...
Табарбыз дип бәхет
ялгышканбыз,
Матур тормыш булмый
давылда!
Бик бәхетле яшәгәнбез икән
Безне үстергән туган авылда.
Нинди гөл үстерәсең?
Ике кеше сөйләшә:
Ата белән ул икән.
Сабакка барырга чыккан
Сабый ялвара иртән:
- Әтием, - ди, - китап, дәфтәр
Алырга бирче акча.
Берәү дә әсбапсыз йөрми,
Интекмиләр бит ачка.
Акаеп карап, аңа әйтә
Айнык булмаган ата:
- Сат, әнә, шешәләрне,
Идәндә күп аунап ята.
Акчасы булыр үзеңә,
Китабын ал, дәфтәрен.
Менә шулай җайла инде,
Үзең күр син хәстәрен.
…Малай буш шешә җыеп,
Йөрмәде кибетләренә.
Күз яшьләре һич кипмәде
Нарасый битләрендә.
Еллар узар, үсәр ул да,
Мул табар акчасын да.
Әмма нинди гөлләр үсәр
Күңеле бакчасында?
Зарланмыйм
Зарланмыйм
үземнең язмыштан -
Күп булды бәхетле мизгелләр.
Агачлар үстердем бакчамда,
Яратканым булды ак гөлләр.
Гаделлек булды гел юлдашым,
Киң булды һәркемгә күңелем.
Килсә хәсрәт ялгыз башыма,
Булды җитәрлек түземем.
Ярата белдем мин ихлас,
Балалар үстердем алмашка.
Янәшә булдылар дусларым,
Тырыштым алардан калмаска.
Илемне, җиремне яраттым,
Уфтанмыйм сиксәнгә җиткәнгә.
"Бәхетле яшәдем!" - диярмен
Фанидан бакыйга киткәндә.
Йөрәккә ышанам
Карыйсыз да миңа, кара күзләр,
Сихерлисез гүя сез мине.
Йөрәк шаша, ә акыл кушмый -
Хыялланам бугай мин тиле.
Тыңларга кемне, йөрәкнеме,
Әллә акылнымы күбрәк?
Мәхәббәт учагы янмаса,
Салкын акылың ник кирәк!
Тыңлыйм әле йөрәгемне,
Аның җырлап китәсе бар.
Ишетмим әле акылымны,
Минем сөеп яшисем бар!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: