Бөгелмә авазы

Хезмәткә хөрмәт

2014 елда фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен бирү турында ТР Президенты Указы чыкты.

Шунысы куанычлы, "Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт бүләге лауреаты" исеменә лаек булучылар арасында якташларыбыз да бар. "Ромашкино нефть ятмаларын өйрәнүдә идарә системасын ин-теллектуальләштерү технологияләрен эшләү һәм кулланылышка кертү" хезмәтләре өчен бүләкләнгән В.Д. Шашин исемендәге "Татнефть" ААҖнең Татар нефть фәнни-тикшеренү һәм проектлау институты хезмәткәрләре алар:
Олег Геннадьевич Антонов, мәгълүмати технологияләрне үстерү һәм катлам системаларын модельләштерү бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре;
Фәрит Фоат улы Әхмәдишин, бораулау бүлеге башлыгы;
Валерий Әсхәт улы Икътисанов, скважиналар, коллекторлар һәм углеводородларны тикшерү бүлеге гидродинамика тикшеренүләре лабораториясе баш фәнни хезмәткәре;
Зоя Андреевна Лощева, нефть ятмаларын өйрәнү бүлеге башлыгы урынбасары - геология-техник чаралар модельләштерү һәм горизонталь скважиналар, күп забойлы скважиналар бораулау лабораториясе мөдире.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: