Бөгелмә авазы

Хатын-кызның бурычы - туган телне саклау

15 - 16 май көннәрендә башкалабыз Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узды. Делегатлар беренче көнне Арча төбәгенә сәяхәт кылдылар, ә 16 майда форумның пленар утырышы булды. Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты һәм аның каршында эшләп килгән "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы үткәрә торган әлеге форумга Татарстанның үзеннән 150,...

15 - 16 май көннәрендә башкалабыз Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узды. Делегатлар беренче көнне Арча төбәгенә сәяхәт кылдылар, ә 16 майда форумның пленар утырышы булды. Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты һәм аның каршында эшләп килгән "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы үткәрә торган әлеге форумга Татарстанның үзеннән 150, Россия төбәкләреннән - 250, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Литва, Беларусь, Украина, Төркия, Австралия, Бельгия, Болгария, Венгрия, Канада, Кытай, Финляндия, Франция, Чехия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һ.б. чит ил-дәүләтләрдән 100 делегат, шулай ук 150ләп шәрәфле кунак чакырылган иде.

Олуг чарага безнең Бөгелмәдән дә делегат барды. 3 нче китапханә хезмәткәре, "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы әгъзасы Рушания Әгъдәс кызы Мохтарова форумнан алган тәэсирләре белән уртаклашты.


Без беренче көнне Арча районының Кырлай авылында халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның мемориаль комплексы буйлап экскурсиядә катнаштык. Кичен Казанга кайтып, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Мәхәббәт чишмәсе" спектаклен тамаша кылдык.

Иртәгәсе көнне - 16 майда III Халыкара татар хатын-кызлары форумының пленар утырышлары үткәрелде. Бөтен дөньядан 600ләп делегат җыелган чара "И татар хатыннары! Иң мөкатдәс бурычыбыз - туган телне саклау" (Мөхлисә Бубый сүзләре) шигаре астында узды.
Пленар утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде. Ул делегатларны Татарстан Республикасы җитәкчелеге - хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм ТР Хөкүмәте исеменнән сәламләп, әлеге форумның әһәмияте хакында сөйләде. "Мин үземне бик бәхетле дип саныйм, чөнки хатын-кызлар белән очрашырга гел миңа туры килә, - диде ул ярымшаяртып. - Бөтен дөньядан гүзәл һәм уңган хатын-кызларыбыз инде өченче тапкыр җыела, кызыклы һәм файдалы очрашулар үткәрелә, дуслашутуганлашулар була. Сез монда килеп, Казаныбызда татарларның ничек яшәвен, хезмәт итүен, ничек җәмгыять коруын күреп-белеп китәсез, без исә сезне шатланып каршы алабыз һәм булганы белән уртаклашабыз". Аннары Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның әлеге форумдагыларга мөрәҗәгатен ирештерде.
Соңыннан Ф. Мөхәммәтшин ТР Президенты Указы белән тәгаенләнгән дәүләт бүләкләре тапшырды, аерым алганда, Татарстаннан читтә яшәп, татар теле, милли гореф-гадәтләре кебек милли үзенчәлекләрне саклауга сизелерлек өлеш керткән ханымнарга ТРның мактаулы исемнәрен, ТР Президенты Рәхмәт сүзен тапшырды.
"Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова оешманың еллык эшчәнлегенә хисап тотты. Татар милли үзенчәлекләрне торгызуга юнәлтелгән 6 конкурс (язма иҗат, рәсем сәнгате, кулъяулык һәм сөлге чигү, калфак тегү-чигү, җиләк һәм мунча себеркесе җыеп бәйләү), чәк-чәк пешерү мастер-классы уздырылган. Оешманың географиясе киңәя бара. Хәзерге вакытта "Ак калфак"ның республикабызда - 162, РФда - 36, чит илләрдә - 18, барлыгы 216 бүлекчәсе бар икән.
Форумда катнашкан язучы Фәүзия Бәйрәмова үз фикерен әйтеп бирде. "Милләтне милләт итүче чаралар - тәрбия чаралары, алар барысы да - хатын-кыз кулында. Ләкин "Ак калфак" эше барыбер күбесенчә сәхнә эшенә кайтып кала. Һәр нәрсәнең тарихы булырга тиеш. Мәчет тарихы, оешмагыз тарихы. Татарларның үзаңнары уянды. Борчу тудырган проблемалар күп. Мәсәлән, шуларның берсе - яшьләрнең яр сайлауга җиңел каравы. "Гражданский брак" - бозыклыкмы, я булмаса кемгәдер иярүме? Язылышмыйча гына яшәү, никахсыз бала табу җәмгыятьнең нигезе булган гаилә кануннарын боза", - диде ул.
Финляндиянең Хельсинки шәһәре дәүләт радиокомпаниясенең режиссер ассистенты Фирания Али: "Хатын-кыз, беренче чиратта, гаиләсен карарга, бала тәрбияләргә тиеш. Балалары туры юлдан тайпылмаячагына ышангач кына, хатын-кыз җәмәгать эшләре белән шөгыльләнә ала. Ә телне саклап калу өчен өйдә ана телендә сөйләшергә кирәк. Финляндиядә яшәүче татар гаиләләрендә әти-әниләр балаларына, гаиләдә татарча гына сөйләшегез, дип кисәтеп тора", - диде.
Язучы Ркаил Зәйдулла - Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, "Татар хатын-кызы гаиләдә һәм җәмгыятьтә" иҗади бәйгесендә җиңүче. "Бүген татар анасы булыр өчен матурлык кына түгел, батырлык да кирәк", - шул фикер белән тәмамлады ул сүзен.
Шагыйрь, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Роберт Миңнуллин "Ак калфак" оешмасына Сара Садыйкова исемен кушарга тәкъдим итте.
Чара ахырында ТР парламенты башлыгы урынбасары Римма Ратникова бер төркем делегатка ТР Мәдәният министрлыгы бүләкләрен тапшырды.
Иң соңыннан форумның резолюциясе кабул ителде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: