Бөгелмә авазы

Гомер юлын турылаган курс

Февраль! Календарьга каһар-маннар ае булып кергән ай! Газинур Гафиятуллин, Александр Матросов шушы айда ут өстенә ташланган, шушы айда әфган сугышы тынган, Муса Җәлил, Василий Чапаев шушы айда дөньяга аваз салган. Кызыл йолдыз ордены кавалеры, әфган сугышы ветераны, офицер Ленар Мохтар улы Гәрәев тә февраль аенда туган.

Раилә ХАФИЗОВА.

Туган җире аның - Карабаш. Әтисеннән яшьли ятим калган бала. Әнисен, озак еллар буена Карабаш балалар хастаханәсендә эшләгән Дәрия Хәсәнша кызын, Карабашта күпләр белә.

2 нче мәктәпне тәмамлагач, Киров авиация-техника училищесында укый. Аннары Чернобыльгә китә, вертолет белән химик разведка белгечләрен, материаллар ташый. Һәлакәт урынын бер-ике тапкыр әйләнә дә кире - базага. Чөнки шуннан артык анда калырга ярамый.

Әфганстанга 1988 елның февралендә 40 нчы армиянең 50 нче полкы составында китә. "Авиациядәге югалтуларны тулыландырырга!" - сугышчан фәрман әнә шулай яңгырый. Анда ул "МИ-8" вертолетына утыра һәм гомере буе шуннан аерылмый.

Кабулдан 400 тапкыр хәрби очыш ясый, батырлыгы Кызыл Йолдыз ордены белән данлана, "Рәхмәтле әфган халкыннан" медаленә лаек була.
Әфган сугышының иң үкенечле хатирәләреннән ял бүлмәсенә снаряд тиюен атый: 13 очучы шунда ук һәлак була, 40 кеше яралана. Курку хисе булганмы ул чакта? "Юк, - дип җавап бирә ул. - Курку ялгыз калганда гына килеп чыга, ә кешеләр арасында, иптәшләрең янында курку юк. Андый уйларга вакыт та юк, чөнки вертолетлар иртәнге сәгать 3тә үк күтәрелә башлый, кояш кыздыра башлагач кына бераз туктап алырга туры килә. Чөнки техника югары температурага түзми, тиз сафтан чыга. Кабина эчендә бик бөркү, өстәвенә, сыек һава. Кояш сүрелгәннән соң, тагын таулар өстеннән кичке 8гә кадәр туктаусыз хәрәкәт башлана.

...Таулар анда бик матур. Әллә кайлардан урау-урау кәрван юллары килә. Борынгы заманнардан бирле һич үзгәрмәгән җир йөзе һәм борынгы мәдәният. Ул җирләрдә әле Һиндстанга барышлый ук Александр Македонский сугышкан. Анда кешеләрнең бай һәм батракка бүленүе - аермачык. Феодаль җәмгыять сугыш башлангач кына, Европа халыклары белән аралашу нәтиҗәсендә таркалды, демократик дәүләт урнашты, сәнәгать күтәрелә башлады. Инглизләр анда аэропортлар төзеде, без хастаханәләр һәм цемент комбинаты салдык, металлургия заводын гына төзеп бетерергә өлгерә алмадык...

Күңел төшенкелегенә бирелмәдек, яшьтән үк эшләп үскәнгә күрә, оптимист булып калдык. Бер-беребезне ихтирам иттек. Бүген дә интернеттан хатлар язышып торабыз, һәр елны очрашабыз, очрашкан саен, аягүрә басып, чит җирләрдә һәлак булган иптәшләребезне искә төшерәбез һәм тын калабыз. Безнең арада беркайчан да бер-беребезне яхшы, яисә начар холыклы кешеләргә бүлү булмады. Дустыңның гомеренә куркыныч янаганда аның характеры мөһим түгел. Үзеңә башкаларны яратырга, һәрчак ярдәмгә килергә әзер булып торырга кирәк. Чөнки, никадәр кыю булмасын, кеше берүзе, коллективтан башка, бернәрсә дә эшли алмый. Һәрчак башкаларның ярдәме кирәк: бергә очкан хезмәттәшләреңнең, өйдән хатлар язган туганнарыңның".
Гаилә хәле турындагы соравыма каршы ул: "Миңа күбрәк сугыш эчендә булырга туры килде, - дип җавап бирде. - Шуңа күрә, яшь чактан ук теләгем булса да, өйләнмәдем. Сугышчан дусларымның мисалыннан күрдем - балалары әтисез кала, ятимлектә үсә. Хәрби хезмәттән киткәч кенә хатыным Марина белән таныштык (ул информатика укытучысы), ике яшь балам бар: Илдар белән Эльвира".

Ленар Мохтар улы бүгенге көндә Бөгелмә аэропортында җитештерү-диспетчер хезмәтенең җитәкчесе булып эшли. Рейсларның куркынычсызлыгын тәэмин итә, вакытында очып китү һәм төшүне күзәтә, тоткарлык булганда, пассажирларның ял вакытын оештыра. Һәр көн саен - 28әр рейс, Санкт-Петербург, Казан, Самара, Сочи, Ижау, Домодедово аэропортлары белән турыдан-туры бәйләнеш. Монда аның белгән эше, монда ул җәмгыятькә кирәкле, монда ул һәр мәсьәләнең камил чишелешен табарга бурычлы.

Кайда гына булмасын, үзенә йөкләнгән вазифага тугры кала. Бурычка тугрылык - аның яшьтән үк сайлаган мөһим курсы, күрәсең. Мөгаен, һавага күтәрелеп, җирдән аерылган кешенең генә шулай тормышка карашы үзгәрәдер. Чөнки җирдә аның таяныр ноктасы югала. Исән калыр һәм алга таба яшәр өчен аңа шул ноктаны үзендә, үз йөрәгендә табарга туры килә.
Менә шул чакта тормыш биргән сабак тәмам була - хәзер ул үзе җир, үзе - башкаларга таяныр нокта, үзе - ил алдында мәңгелек бурыч.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: