Бөгелмә авазы

Эшмәкәрләр – урта сыйныф булдыруда зур ярдәмче

22 август көнне Бөгелмәдә Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы "Инвестицияләр потенциалы" дигән исем астында үзенең күчмә киңәшмәсен уздырды. Аның эшендә агентлык җитәкчесе Линар Якупов белән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов катнашты. Киңәшмәгә шулай ук республиканың дәүләт органнары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре, эшмәкәрлеккә ярдәм итү инфраструктурасы оешмалары...

Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотосы.

Тиешле тәртиптә теркәү узганнан соң, кунаклар автобусларда шәһәр һәм районның берничә җитештерү мәйданында булдылар. Юл уңаенда Бөгелмәнең Туган якны өйрәнү һәм Ярослав Гашек музейлары хезмәткәрләре шәһәрнең чал тарихы, аның зыялы шәхесләре, бүгенге тормышы турында тирән эчтәлек-ле экскурсия уздырдылар.

Киңәшмәдә катнашучылар берничә сәгать дәвамында "Бөгелмә электр насослары заводы"нда, җаваплылыгы чикләнгән "Мастер Кляйн", "Центр
оконных технологий" җәмгыятьләрендә, шәхси эшмәкәр Альберт Кадыйровның Ключи авылындагы "Ишекләр фабрикасы"нда алдынгы технология белән таныштылар, белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

1962 елда нигез салынган "Бөгелмә электр насослары заводы" менә 30 елдан артык инде Россия күләмендә төрле катлаулылыктагы УЭЦН, йөк төяү җиһазларын ремонтлау белән шөгыльләнүче төп предприятиеләрнең берсе булып тора. Ул узган гасырның 80 нче елларында Нефть сәнәгате министрлыгының бердәнбер ремонт предприятиесе саналган. Министрлык юкка чыккач, завод бөтенләй бөлгенлеккә төште дисәк тә була. Мисал өчен: 1700 эшче көчнең өчтән бере диярлек ул чорда кыскартыла. Ә менә 2000 елдан башлап, заводның куәте елдан-ел 1,5-2 мәртәбә арта килеп, 2008 елда керем 940,788 миллион сум тәшкил иткән һәм монда капиталь ремонтның өлеше 30 процентка җиткән. Бүген биредә югары технологик көчкә ия булган машиналарда эшлиләр.

Завод директоры Александр Наконечный әйтүенчә, предприятиегә бүгенге көндә компьютерлаштырылган заманча машиналарда, токарь станокларында эшли белүче белемле эшчеләр җитешми һәм шул сәбәпле, шәһәрдәге һөнәри уку йортлары белән бәйләнештә эшләү предприятиенең мөһим бурычы булып тора.

Ә менә Бөгелмәдә урнашкан "Мастер Кляйн" җәмгыяте төзелеш һәм ремонт эшләре өчен иң кирәкле булган төрледән-төрле җилем продукциясе эшләп чыгару белән шөгыльләнә икән. Җитештерүнең немец технологияләре белән ярак-лаштырылуы нәтиҗәсендә биредә бик югары сыйфатлы продукт эшләп чыгаруга ирешкәннәр.

Шунысы куанычлы, санап кителгән барлык предприятиеләрдә дә эшчеләр заманча техника һәм технологияләр кулланып эшлиләр.
Альберт Кадыйровның "Ишекләр фабрикасы"на көн саен эшкә районның 8 авылыннан киләләр икән. Ключи янында 19 гектар мәйданда урнашкан югары җитештерүчән бу предприятиедә чын-чынлап сокланырлык һәм теләсә кайсы фатирның бизәге булып торырлык бүлмә һәм ышанычлы тышкы металл ишекләр ясыйлар. Әллә кая барып эзлисе дә юк, җаның ниндине тели, шуны сайлап алырга була.

Бөгелмә һәм аның предприятие-оешмалары эшчәнлеге белән танышып кайткач, киңәшмәдә катнашучылар Техника йортында Бөгелмә муниципаль районында эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшмәкәр-лек субъектлары җитештергән продукцияләр күргәзмәсен карадылар.

Аннары муниципаль югарылыкта сәнәгать мәйданнарын ресурслар белән тәэмин итү турында эшлекле сөйләшү булды. Киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов: "Бөгелмә эшмәкәрләре нәрсәгә булса да алынсалар, аларның барысы да Россия масштабында", - дип мактады һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймовка яхшы каршы алып, күчмә утырышны уздыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Киңәшмәдә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Никулинаның доклады да тыңланды. Чыгыштан күренгәнчә, Бөгелмә җирлегендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү районда икътисади үсешнең мөһим алшарты булып тора.

Бүгенге көндә Бөгелмә муниципаль берәмлегендә кече эшмәкәрлекнең 4315 субъекты эшчәнлек алып бара. Аларның 835е - кече предприятиеләр, 3480 субъект шәхси эшмәкәр санала. Соңгы өч елда алар эшчәнлегенең социаль-икъти-сади үсеш динамикасы уңай бәяләнә. Шунысы куанычлы, хәзер кече эшмәкәрләр белән банк учреждениеләре дә сөйләшүләр алып барырга әзерләр. Предприятиенең үсеше өчен кредит алу проблема түгел икән һәм бүгенге көндә, докладтан күренгәнчә, шундый кредитлар саны күпкә артык.

Бөгелмә җирлегендә Россия һәм республика банкларының 9 филиалы эшли. 2009 һәм 2011 еллар аралыгында гына да шушы филиаллар тарафыннан кече предприятиеләр, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләргә 3480932 мең сумлык кредит бирелгән. Бу юнәлештә бигрәк тә "Сак-лык банкы", "Девон-Кредит", "Ак-Барс Банк" филиаллары һәм "Российский Сельскохозяйственный Банк"ның өстәмә региональ офисы уңышлы эшлиләр. "Моның ачык мисалын Альберт Кадыйровның "Ишекләр заводы" белән "Сбербанк России"ның Бөгелмә филиалы хезмәттәшлегендә күрергә була, - диде Т.Никулина. -
2011 елда җитештерүне үстерү - металл ишекләр җитештерә башлау нияте белән фабрика банктан 477 миллион сумлык кредит алган булган. Күргәнегезчә, җитештерү тулы көченә бара". Бу мисалларның барысы да банкларның Бөгелмә муниципаль районындагы урта һәм кече эшмәкәрлеккә ышанычы артуын дәлилли.

Урта һәм кече эшмәкәрлекнең район өчен уңай тагын бер ягы бар, ул да булса - кеше факторы. Бүген шушы сферага 12 меңнән артык белгеч-хезмәткәр җәлеп ителгән. Бу шәһәр һәм райондагы икътисади актив халыкның биштән бер өлеше дигән сүз.

Тагын бер мөһим нәрсә - урта һәм кече эшмәкәрлекнең җитештерү өлкәсенә торган саен киңрәк үтеп керүе турында да әйтелде чыгышта. Әгәр беренче елларда аларның күбесе сәүдә тармагында эш-чәнлек алып барса, бүген алар сәнәгать, төзелеш, транспорт, авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә сизелерлек урынны алып торалар.

Докладчы Бөгелмә муниципаль районы җитәкчелегенең урта һәм кече эшмәкәрлек үсешенә җитди игътибар бирүен ассызыклап үтте. Эшмәкәрләргә һәртөрле ярдәм итү йөзеннән, координация советы төзелде һәм ул бик актив эшли. Крестьян хуҗалыкларына ярдәм итү өчен соңгы 6 елда гына да 125 миллион сум күләмендә ташламалы кредитлар бирелгән. Узган елда, эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасы нигезендә, гаилә фермалары төзелә башлады. Бүген аларның саны 26га җиткән. Ел ахырына кадәр мондый фермаларның саны тагын да артыр дип көтелә, чөнки 8 шундый ферма - төзелү стадиясендә.

16 фермага төзелешкә киткән чыгымнарын каплау өчен рес-публика бюджетыннан - 7 миллион, җирле казнадан 2,3 миллион сум акча тотылган.
Бөгелмә эшмәкәрләре шулай ук "Лизинг-Грант" финанс ярдәме программасын тормышка ашыруда да актив катнашалар. 2009-2011 елларда, мәсәлән, 49 бөгелмәле тегермән, яшелчә теплицалары, ит һәм сөт эшкәртү җиһазлары, махсус машиналар һәм башка төрле техника сатып алу өчен 68 миллион сумнан артык акча алуга ирешкән.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итүнең отышлы гамәл икәнлегенә бүген бернинди дә шик юк, чөнки, барыннан да элек, һәр яңа предприятие белән яңа эшче урыннар булдырыла һәм, иң мөһиме, алар җәмгыятьтә тотрыклы урта сыйныфны ныгытуда зур ярдәмче булып торалар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: