Бөгелмә авазы

Билалыш батырлары

Агымдагы елның 13 - 15 декабрь көннәрендә Татарстанның Теләче бистәсендә 1997 - 1998 елгы үсмер егетләр арасында билбау көрәше буенча Дөнья беренчелеге ярышлары узды.

Рәис САДЫЙКОВ.
Бөгелмә шәһәре.
Ярышларда Үзбәкстан, Кыргызстан, Украина, Белоруссия, Литва, Таҗикстан, Төрекмәнстаннан һәм башка дәүләтләрдән барлыгы 250дән артык көрәшче катнашты.
Россия җыелма командасы составында Бөгелмәдән ике яшь спортчы - "Факел" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә остаз-тренерлар Рәис Мөдәррис улы Садыйков, Алексей Евгеньевич Антонов, Андрей Сергеевич Горохов кул астында шөгыльләнүче яшь көрәшчеләр Вадим Иванов белән Михаил Дагаев чыгыш ясадылар. Вадим Иванов, Казакъстан һәм Үзбәкстан спортчыларын җиңеп, финалга чыкты һәм анда, Белоруссия көрәшчесенә генә оттырып, көмеш медаль яулады. М. Дагаев исә Төрекмәнстан, Казакъстан, Таҗикстан спортчыларыннан өстен чыгып, бронза медальгә ия булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: