Бөгелмә авазы

Бәхетле картлык

Бу көннәрдә шәһәрдәшебез, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Имам Фәттах улы Хәмидуллин олы юбилеен билгеләп үтте. Гомер бәйрәме уңаеннан аны балалары, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, шәһәр ветераннар советы вәкилләре тәбрикләде. 25 октябрь көнне хөрмәтле Имам Фәттах улына 90 яшь тулды. Үзеңнең кемгәдер кирәк булуыңны, тирә-юньдәгеләргә нәрсәдер бирә алуыңны сизеп яшәү...

Хәер, бу яктан караганда да Имам бабай бәхетле картлык кичерә. Кызганыч, моннан дүрт ел элек 47 ел бергә гомер кичергән хәләл җефете Мәсһүдә апа фани дөньяны калдырып киткән. Әлбәттә, ир-атка ялгыз тормыш итү гаять авыр нәрсә. Әмма дүрт бала тәрбияләп үстергән әти бүген үзе генә түгел - кызы Гөлсем каравында. Килгән кунакларны каршы алу һәм башка мәшәкатьләр дә кызы җилкәсендә булды. Юкка гына бәхет нәрсә ул дигәндә, балаларыңның, аларның балаларының - оныкларыңның игелеген күрү дип әйтмиләр шул. Моны Бөгелмә шәһәре ветераннар советы рәисе урынбасары Илкам Мәүлетхуҗин аеруча ассызыклап әйтте. Һәм шундый кайгыртучанлык белән көн күргән ветеранга озын гомер, саулык-сәламәтлек, рухи күтәренкелек, җан тынычлыгы теләп, бүләкләр тапшырды.
Имам Хәмидуллин 1924 елда Татар Димскәе авылында дөньяга килгән. 18 яше тулуга, Бөек Ватан сугышы явына алганнар. Сугыш ахырына гади укчыдан орудие командиры урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелгән. Күкрәген яу кырларында күрсәткән батырлыклары өчен орден-медальләре бизи. Сугыш тәмамланып, илебездә тыныч тормыш башлангач, Имам ага хезмәт юлын "Татнефть" җәмгыяте белән бәйли, тырышып эшли, лаеклы ялга да шуннан китә. Алар да ветераннарын онытмыйлар, кирәк булганда ярдәм күрсәтергә әзер торалар икән.
Бәйрәм барганда Имам бабайның бүгенге көндә ничә дәвамчысы барлыгы да ачыкланды. Дүрт баласы 6 онык, алары исә тагын 10 оныкчык белән шатландырган икән аны. Бәхетле картлык дими, ни дисең инде моны! Шушы урында мәкаләмне тәмамларга да булыр иде, әмма Имам абыйның бер улы турында әйтеп үтмәсәм, әлеге мөхтәрәм затның гаиләсе турында мәгълүмат тулы булмас шул. Әйе, күпләребезгә таныш Индус Фәттахов турында сүзем. Бөгелмә һәм башка җирләрдә үткәрелгән Сабан туйларының баш батыры, Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре, шәһәребездә дзюдо спортын популярлаштыру өчен көч куйган Индус Имам улы - алда әйтелгән мөхтәрәм ветераныбызның улы. Шундый гаярь ир-егет тәрбияләп үстергәннәре өчен аларга аерым зур рәхмәт.
Ветераныбыз исә балаларын, оныкларын, оныкчыкларын куандырып, тагын да хәерле озын гомер кичерсен. Аллаһы Тәгалә аның киләсе юбилейларын да шулай матур каршыларга насыйп итсен.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.
Рәсемдә: юбиляр Имам Хәмидуллин кызы Гөлсем Мөхәммәтҗанова һәм Илкам Мәүлетхуҗин белән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: