Бөгелмә авазы

Бүген Бөгелмәдә Хәтер көне уза. Хатыйп Миңнегулов "Мәгърифәтче" исеменә лаек булучы

"Инсанны чын мәгънәсе илә инсан иткән гыйлемнәрнең иң беренчесе, һич шөбһәсез, тарих гыйлемедер" Һ. Атласи Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды бүгенге көндә татар халкына, теленә, милләткә чын күңелдән хезмәт итүче милләтпәрвәрләребезне билгели. Алар зур профессорлар, укытучылар һәм укучылар арасыннан сайлап алына. "Мәгърифәтче" - мактаулы исемнәрнең берсе. Ул исемгә лаек булучылар...

"Инсанны чын мәгънәсе илә инсан иткән гыйлемнәрнең иң беренчесе, һич шөбһәсез, тарих гыйлемедер" Һ. Атласи

Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды бүгенге көндә татар халкына, теленә, милләткә чын күңелдән хезмәт итүче милләтпәрвәрләребезне билгели. Алар зур профессорлар, укытучылар һәм укучылар арасыннан сайлап алына.

"Мәгърифәтче" - мактаулы исемнәрнең берсе. Ул исемгә лаек булучылар арасында Фәүзия Бәйрәмова, Рабит Батулла, Әнәс Ибраһимов, Миркасыйм Госманов, Айдар Хәлим, Индус Таһиров кебек бөек шәхесләребез бар.

Быел хәйрия фонды булдырган иң югары исемгә - Хатыйп Миңнегулов ия булачак.

Хатыйп Йосыф улы МИҢНЕГУЛОВ - филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты, Русия Гуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Халыкара ел кешесе (Англия, Кембридж, 1998), Халыкара казах-төрек университетының (Төркстан шәһәре) шәрәфле профессоры, Татарстан Язучылар берлегенең Кол Гали, Гаяз Исхакый, Җамал Вәлиди, Соббух Рафыйков исемендәге премия лауреаты һ.б.

Татар рус, инглиз, төрек һәм кайбер башка телләрдәге меңнән артык басма хезмәт (шул исәптән 52 китап) авторы, "Казан утлары", "Фәнни Татарстан", "Билге" (Төркия), "Тюркология" (Казахстан) журналларының редколлегия әгъзасы.

Татар теле мөгаллимнәре Хатыйп агага хөрмәт белән...

Күптән лаек иде!

Әйе, филология фәннәре докторы Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов турында, һич шикләнмичә, остазыбыз дип әйтә алабыз. 1968 елдан Казан дәүләт университетында эшләү дәверендә Хатыйп ага Миңнегулов әзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары санын барлау бик четерекле эш булыр иде, әлбәттә, меңнәр белән исәпләнәдер алар. Хәер, остазыбыз аларның күпләрен бүген дә бик яхшы хәтерли әле, шул исәптән Бөгелмә җирлегендә эшләүчеләрне дә. Шулай булмый мөмкин дә түгел! Хатыйп абый (шәкертләре аңа бүген дә шулай дип дәшәләр. Авт.) узган гасырның 90 нчы елларында беренчеләрдән булып, Бөгелмәдә татар гимназиясе ачылу белән, безгә килеп, бөртекләп җыйган бай тәҗрибәсе белән уртаклаша башлады. Әлеге элемтәләр бүген яңа дәрәҗәгә иреште. Аның киңәшләрен тотып, күпләребез киләчәк тормышын ана теле һәм әдәбияты дигән искиткеч бай дөнья белән бәйләде дә инде. Бүгенге көндә исә Хатыйп абый шулай ук Бөгелмә тормышы белән даими кызыксынып тора, үзе укыткан шәкертләрнең язмышын да күз уңынннан ычкындырмый. Студент чакларыбызда ул нинди энергияле булган булса, бүген дә нәкъ шундый! Шуңа күрә, Хатыйп Миңнегуловның Бөгелмә шәһәре Һади Атласи исемендәге хәйрия фондының иң югары "Мәгърифәтче" бүләгенә тәкъдим ителүен бик шатланып каршы алдык. Ул моңа күптән лаек иде!

"Адәм баласын, иң беренче чиратта, үз халкының теле, әдәбияты, моңы, тарихы үз милләтенең улы, кызы итә, хәтер дәвамчанлыгын билгели, яшәешнең рухи кыйммәтләре белән тоташтыра. Бу хакыйкатьне аңлаган без фәкыйрегез дә булдыра алган кадәр эшләргә, милли дәвамчанлыкны тәэмин итәргә омтылды. Алты йөзгә якын мәкалә-хезмәтем бар. Болар арасында миңа аеруча дәреслекләрем кадерле, чөнки алар яшь буынның рухын баетуга, күңелен әби-бабаларының хәтере белән тоташтыруга, милләт балалары тәрбияләүгә турыдан-туры хезмәт итә", - ди Хатыйп ага "Үзем турында үзем" мәкаләсендә. Әлеге сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел. Хатыйп Йосыф улына шушы үзе сайлаган тормыш юлында алга таба да яңадан яңа уңышлар, иҗат чишмәсенең саекмавын телибез.

Гөлназ СӨНГАТУЛЛИНА,

Бөгелмә шәһәре Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов - әбиебезнең галим улы, бу нәселне дөньяга танытучы мөгаллим. Ә безнең өчен ул, әллә нинди фәнни исемнәре, зур-зур дәрәҗәләре булса да, көләч йөзле, шат күңелле, эчкерсез, гади һәм ярдәмчел булып калган Хатыйп абый.

Хатыйп абыйның тырышлыгы таң калдыра. "Балачак әдипләре" җыентыгында аның "Үзем турында үзем" дигән истәлеге бар. Кечкенә вакытта ул үзләреннән 25 чакрым ераклыктагы Иске Кәшер авылына йөреп укый. Кайбер көннәрдә көнендә барып кайтырга туры килә аңа. Барып җиткәнче ике урман чыгарга кирәк. Аякка-өскә кияргә дә җүнле кием юк, тамагы да ачлы-туклы. Ә укырга омтылышы шулкадәр көчле. Бу омтылыш аңа Казан дәүләт университетын тәмамларга, аннан бик борынгы әсәрләрне өйрәнергә этәрә. Ул авырлыкларны җиңә, борынгы мирасыбызны безнең буыннарга җиткерә.

Хатыйп абыйның әбиебезгә булган чиксез яратуы хезмәтләрендә күренә. "Дөньяда сүземез бар" дигән китабын ул аңа багышлаган. Бу китапта мондый юллар бар: "Әнкәй безнең өчен гадәти ана гына түгел, ата да, президент та, политбюро да, прокурор да булды. Аның һәр сүзе, һәр карашы безнең өчен катгый закон иде. Әнкәй безне гаделлеккә, үз хезмәтебез белән көн күрергә, кешеләрне рәнҗетмәскә, тыйнаклыкка, туганлыкның кадерен белергә өйрәтте". Ул әбиебезнең үзләре өчен олы, абруйлы зат, рухи терәк булуын әйтә, аңа рәхмәтен белдерә. Без барыбыз да бүген әбиебезне тирән ихтирам белән искә алабыз, аңа олуг рәхмәтебезне белдерәбез.

Ландыш һәм Чулпан ШӘЙДУЛЛИННАР,

Сарман районы Җәлил 2 нче мәктәбе укытучылары.

27 еллык укытучылыкка багышланган хезмәт тәҗрибәмдә Хатыйп Миңнегулов эшчәнлеге белән миңа бик еш очрашырга туры килде, чөнки иң катлаулы гыйльми хезмәтләр, "Борынгы һәм урта гасырлар әдәбияты, "Г. Тукай һәм башка күренекле шәхесләргә багышланган материаллар студент елларымда да, укытучылык хезмәтен башкару чорымда да иң җитди һәм тирән эчтәлекле методик кулланмаларымның берсе булды. Укучы күңеленә нинди дә булса белем орлыгы салу өчен аны иң элек үзең яхшылап аңлау һәм үзләштерү кирәк, бары тик шул чагында гына ул бала аңына барып ирешер һәм кызыксыну уята алыр. Ул безгә бөек шәхесләребезне, тарих төпкелләрендә югалып калган борынгы әсәрләребезне кайтарды. Бары тик үз илен, халкын, милләтен, телен, гореф-гадәтләрен чын йөрәге белән ярата белгән кеше генә үзен бөтен барлыгы белән мондый эшкә багышлый аладыр ул, минемчә.

Лениза Рәхимҗанова,

Азнакай районы Актүбә 3 нче мәктәбе укытучысы.

Без Сарман районында яшәвебез белән горурланабыз. Чөнки безнең яктан бик күп күренекле шагыйрьләр, композиторлар, галимнәр чыккан. Хатыйп ага Миңнегуловның дөньяга аваз биргән, кендек каны тамган, тәпи йөреп киткән җире - кечерәк кенә Апач авылы Зәй, Әлмәт, Сарман районнарының тоташкан чигендә урнашкан. Шунысы кызыклы: бу авыл аларның өчесе составында да булып ала. Шуңа күрә дә без - сарманлылар да, аны үз итеп, якташ дип йөртергә хаклыбыз. Хатыйп ага Миңнегулов иҗаты барлык яшьтәге кешеләргә: әби-бабайлар, әти-әниләр, яшьләр, үсмерләр өчен дә аңлаешлы. Академик Хатыйп Миңнегулов диюгә, безнең күз алдына әдәбиятыбыз тарихын фәнни өйрәнү һәм әдәби мирасыбызны Россиянең төрле төбәкләренә чәчелгән татар халкына җиткерү буенча иң актив эшләүче галимнәребезнең берсе килеп баса. Аның кайсы гына гыйльми хезмәтенә басым ясасаң да, тәрбияви көч агылып тора. Бу зыялы галимебез берүзе халкыбызның алгарышы өчен шулкадәр зур хезмәт куйган. Дөресен әйткәндә, аларны бер генә зат башкарганлыгына ышанып та бетәсе килми. Ә бит боларның барысы да хак, чөнки алар безнең күз алдында бара. Ул - бер үк вакытта атаклы Казан университеты мөгаллиме, киң колачлы тикшерүче-галим, фәнни эшләрне оештыручы һәм тагын бик күп сыйфатларда җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә торучы шәхес... Аның хезмәтләре сокландыру тудыра. Озак еллар яшәп, сәламәт булып, тагын бик күп хезмәтләр иҗат итәргә язсын аңа.

Гөләндәм ХӘЛИУЛЛИНА,

Сарман районы Илексаз мәктәбе укытучысы.

Галим турында галимнәр

Хатыйп Миңнегулов турында каләм тибрәтү, бер яктан, җиңел дә кебек. Татарстанда гына түгел, читтә дә киң танылган һәм тәкъдир ителгән галимнең нинди генә титуллары, мактаулы исемнәре һәм нишаннары юк та, нинди генә саллы хезмәтләре мәйдан тотмый...

Икенче яктан, бар иҗади гамәлләре күз алдыбызга кылынса да, аңа шәхес, галим, остаз, җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр буларак төгәл бәя бирү кыен да кебек. Бу кыенлыкның асыл сәбәбе - Хатыйп Йосыф углының гаять күп тармаклы галим, киң колачлы, гаҗәеп эрудицияле, зыялы зат булуында. Ә бу мәртәбәләрнең нигезендә аңа хас булган һиммәт, хезмәт сөючәнлек, гыйлемгә мәхәббәт, теләсә кем белән уртак тел таба белү сәләте, иҗат кешесенә тирән ихтирам, коллегалары белән генә түгел, оппонентлары белән дә күркәм мөгамәлә, принципиальлек кебек сыйфатлар ята....

Равил ӘМИРХАН, тарихчы галим.

...Җентекли башласаң, исең китә: бу зыялы галимебез берүзе халкыбызның алгарышы өчен шулкадәр зур хезмәт куйган. Дөресен әйткәндә, аларны бер генә зат башкарганлыгына ышанып та бетәсе килми. Ә бит боларның барысы да хак, чөнки алар безнең күз алдында бара. Ул - бер үк вакытта атаклы Казан университеты мөгаллиме, киң колачлы тикшерүче-галим, фәнни эшләрне оештыручы һәм тагын бик күп сыйфатларда җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә торучы шәхес...

Фоат ГАЛИМУЛЛИН, әдәбият тәнкыйтьчесе.

Асыл якның асыл заты.

...Минем туган авылым Сармашбаш белән Ирнә буендагы Сармаш (Апач) арасын берничә чакрым җир генә аера. Хатыйп ага турында әтием Миргарифан, укытучым Юныс абый сөйләүләреннән ишетеп үстем.

Эшемне башлар алдыннан Апач авылына, галимнең туган йортына килмичә кала алмадым. Хәнифә апа белән күрешеп сөйләштек, истәлекләрне барлап, фотосурәтләр карадык. Кызыксындырган сорауларыма тыйнак кына бирелгән җавапларда туганнарына карата чиксез хөрмәт, горурлану, рәхмәт хисләре тойдым мин...

...Хезмәтләреннән Хатыйп аганың үтә нечкә тоемлы, милләт җанлы кеше булуын аңлыйбыз. Дөнья буйлап сибелгән татарлар, аларның яшәеше турында өйрәнүен дә күрәбез. Милләтенең үткәнен белә, бүгенгесе белән яши, киләчәге турында уйлана. Туган телебез, милләтебез язмышы өчен борчыла.

Хатыйп аганы энциклопедик галим дип атауларын юкка гына түгел икәнен аның хезмәтләренең бихисап күп һәм төрлелегендә күрәбез. Борынгы татар әдәбиятын, аның тарихын гына колачламый, бөек шагыйребез Тукай иҗатын өйрәнү һәм пропагандалауны да үзенең бурычы итеп саный. Әдәбият теориясе һәм методикасы, халык тарихы, тел, дин, әдәби тәнкыйть буенча, текстолог буларак хезмәтләре дә бик күп...

Эльза НУРГАЛИНА,

Зәй районы 7 нче урта гомуми белем мәктәбе укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: