Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең "Нәүрүз гүзәле" Ләйлә

Нәүрүз бәйрәмен каршы алган көннәрдә шәһәр һәм районда аеруча җанлану күзәтелә. Әлеге хәлне, әлбәттә, табигатьнең язгы уянуы, көннең төн белән тигезләшүеннән дип аңларга кирәк. Аннан соң, инде матур традициягә әйләнде, Нәүрүз алдыннан шәһәребезнең Татар мәдәният үзәгендә бәйрәмнең күрке саналачак "Нәүрүз гүзәле"н сайлау бәйгесе уза. Быел да үтте әлеге күркәм чара....

Нәүрүз бәйрәмен каршы алган көннәрдә шәһәр һәм районда аеруча җанлану күзәтелә.
Әлеге хәлне, әлбәттә, табигатьнең язгы уянуы, көннең төн белән тигезләшүеннән дип аңларга кирәк. Аннан соң, инде матур традициягә әйләнде, Нәүрүз алдыннан шәһәребезнең Татар мәдәният үзәгендә бәйрәмнең күрке саналачак "Нәүрүз гүзәле"н сайлау бәйгесе уза. Быел да үтте әлеге күркәм чара. Алда әйтелгән җанлану шушы конкурс белән дә бәйле булса кирәк.
Татар мәдәният үзәге сәхнәсендә алты гүзәл зат үзара көч сынашты. Беренче "Таныш булыйк" дигән кереш өлештән үк залда утырган тамашачыны һәм жюри вәкилләрен әсир иттеләр алар дисәк, арттыру булмас.
Һәм әлеге хәл һәрбер номинация саен кабатлана торды. Үзләренең сәнгать өлкәсендәге осталыкларын күрсәткәндә дә ачык чагылды бу хәл.
Монда бигрәк тә Ләйлә Яминованың "Һинд биюе"н һәм Фатыйма Рәүпова башкаруында "Гарәп кызлары биюе"н тамашачы алкышларга күмде. Бәйгенең өченче өлешендә кызлар аш-су пешерүдәге осталыкларын күрсәттеләр. Халкыбызның кулинария күрке булган чәкчәк, бәлеш, гөбәдия һәм башка ризыкларын әзерли белүләрен бик ачык дәлилләделәр һәм матур итеп тамашачыга тәкъдим дә итә алдылар.
Йомгак лау өлешендә исә конкурсантлар яз рухын ачып бирә торган матур киемнәрендә сәхнә тоттылар, шуның белән яз рухын, Нәүрүз бәйрәме якынлашуны ачып салдылар. Чараны йомгаклап, шуны да әйтергә кирәк, ярышучы кызлар туган телебездә иркен аралашу гына түгел, аның бөтен матурлыгын, байлыгын, камиллеген тулысынча ачып бирә алулары белән тамашачыны гына түгел, ә инде хөкемдар буларак шактый бәйгеләрне күргән
жюри вәкилләрен дә таң калдырдылар. Бөек Тукаебызның 130 еллыгын каршы алырга җыенган көннәрдә чын-чынлап зур бүләк булды бу. Афәрин, кызлар, шулай дәвам итегез дияргә генә кала.
Сәхнәдә чыгыш ясаучы кызларның һәммәсе дә бу көнне җиңүче булды. Ә жюри вәкилләре чыгарган нәтиҗәләр исә түбәндәгечә: "Иң милли кыз" - Рәзилә Касыймова (Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы); "Иң чибәр кыз" - Алинә Кәлимуллина (6 нчы мәктәп); "Иң уңган кыз" - Фатыйма Рәүпова (Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы); "Талант иясе" - Ләйсән Маннапова (Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе); "Яз алиһәсе" - Лиана Гаффарова (7 нче гимназия) һәм бәйгенең җиңүчесе "Нәүрүз гүзәле" булып Карабаш бистәсе 2 нче урта мәктәбе укучысы Ләйлә Яминова танылды.
Бәйгедә катнашкан кызлар 20 март көнне шәһәребезнең балалар паркында узган Нәүрүз бәйрәмендә чыгыш ясау хокукы алдылар һәм анда бик матур чыгыш ясадылар. Нәүрүз мөбарәкбад!
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: