Бөгелмә авазы

Бөгелмәләр чәкчәк пешерергә өйрәнә

Татарның чәкчәген кайда гына кем генә белми икән? Әгәр андый зат булса, ул кеше бик күпне югалткан. Элек-электән татар авылларында никах мәҗлесенең түренә чыга торган милли ризыгыбызның үз осталары булган. Ләкин чәкчәк пешерү нечкәлекләрен һәр хуҗабикә белгән. Хәзер исә күбебез, бигрәк тә яшьләр, аның кайнап торган майда пешерелеп, кайнап торган...

Татарның чәкчәген кайда гына кем генә белми икән? Әгәр андый зат булса, ул кеше бик күпне югалткан. Элек-электән татар авылларында никах мәҗлесенең түренә чыга торган милли ризыгыбызның үз осталары булган. Ләкин чәкчәк пешерү нечкәлекләрен һәр хуҗабикә белгән. Хәзер исә күбебез, бигрәк тә яшьләр, аның кайнап торган майда пешерелеп, кайнап торган бал белән катырылуыннан ары серен дә белмибез. Чәкчәк пешерү дә конвейер сафына басты. Кибет киштәләрендә аның сувенир формасында, китап итеп эшләнгәннәрен очратабыз. Ләкин күңел биреп әзерләнгән, авызыңа кабуга эреп китә торган чәк-чәк кенә чәкчәк ул гел икенче инде!
 
Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитетының "Ак калфак" оешмасы 16 - 18 апрель көннәрендә мәркәзебездә "Чәкчәк остаханәсе" уздырды. Татарстанның гына түгел, дөнья буйлап сибелгән татарларның җирле "Ак калфак" оешмаларыннан берәр вәкил татарның кыйбласы булган Казанга җыелды. Бөгелмәдән әлеге мәртәбәле миссияне Сәрия Шакирова башкарды. Ул милли ризыкларыбызны пешерүче башкала рестораннарының пешекчеләре уздырган остаханәдә катнашты. "Гореф-гадәтләр иң элек табыннан - милли ризыкларыбыздан башлана, без, өлкән буын, аларны яшьләргә тапшырырга тиеш. Шул максаттан уздырылды әлеге остаханә", - ди Сәрия ханым. Чәкчәктән кала тагын бергәләп корт ясарга, аннан шул корттан гөбәдия пешерергә, тавык тутырырга өйрәнгәннәр, хәтта бөтен килеш бәрән тутыру турында да сөйләгәннәр анда.
- Шундый әйбәт булды, күңелләрем булып кайттым, - дип сөйли Казан сәфәре турында Сәрия апа. - Безнең өчен театрконцертлар әзерләгәннәр, Кытай татарлары белән кызыклы очрашу булды. Мин Бөгелмә тегү фабрикасында үзебезчә "татарча" итеп күлмәк, калфак тектереп алган идем, әллә шул ошады, Кытай балалары гел минем янда бөтерелде, кулымнан гына тотып, әле тегендә, әле монда йөртәләр, минем белән чиратлашып фотога төшәләр. Үзләре матур итеп татарча сөйләшәләр. Тагын Латвия, Казакъстан, Болгариядән килгән "Ак калфак"лар белән аралаштым. Кунакханәдә Түбән Новгородтан килгән ханым белән яшәдек. Барысы да ачык, мөлаем, туганнар кебек якын булды.
- Безне дә чәкчәк пешерергә өйрәтәсезме соң? - дип сорыйм Сәрия ападан.
- Әлбәттә, шуның өчен җибәрделәр бит мине Руслан Җәләев (Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитетының Бөгелмә бүлеге рәисе. - Ред.) һәм Сөмбел Гәрәева (җирле "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе. - Ред.) "Чәкчәк остаханәсенә": "Бөгелмә яшьләренә чәкчәк пешерү серләрен җиткерерсез", - диделәр.
- Үзегез чәкчәк пешерә белә идегезме соң?
- Белә идем, гел безнеңчә эшлиләр икән дип кайттым, кайбер нечкәлекләре бар барын, һәр пешекче үзенчә бит. Өлеш тә пешерергә өйрәттеләр, анысы безнеңчә вак бәлеш була инде.
Сәрия Шакирова үзе "Сантехдеталь"дә металл кою цехында бригадир булып эшләгән, лаеклы ялга да шул оешмадан киткән. Хәзер исә оныкларына, тирәсендәге якыннарына Ак әби булып, 5 вакыт намазын укып, ипле тормышта матур итеп яши. Һәм бик тиздән бөгелмәләргә чәкчәк остаханәсе дә уздырачак әле.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: