Бөгелмә авазы

Бөгелмәдән – Себергә

Бөгелмә механика заводы Көнчыгыш Себер объектларында файдалану өчен колонналы җиһаз ясады.

Реклама

Скруббер - гадәти булмаган бу җиһаз шулай дип атала - сынауларны уңышлы узып, проектчылар тарафыннан кабул ителде һәм тиешле урынга озатылды инде.
Бу җиһаз технологик һәм химик процесслар вакытында каты һәм газлы мохитне кирәк булмаган катнашмалардан чистарту өчен кулланыла. Газны сыекча ярдәмендә юдырта.
Бөгелмә механика заводында эшләнгән скруббер 18 335 миллиметр биеклектәге, 1 860 миллиметр киңлектәге цилиндр формасындагы аппарат ул. Элеккеге аппаратлардан кайбер үлчәмнәре һәм газны селтеле эретмә ярдәмендә чистартуы белән аерылып тора.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: