Бөгелмә авазы

Бөгелмә вокалисты – “Созвездие-Йолдызлык” суперфиналында

Якташыбыз Ильяс Минһаҗев "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең җиңүчесе - III дәрәҗә лауреаты булды. Бөгелмә сәнгать мәктәбенең Әлфия Бадыкшанова классында музыкаль белем алучы укучы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажында уздырылган әлеге республикакүләм телевизион яшьләр чарасының гала-концертында катнашты. Шунысын да искәртик, "Йолдызлык" тарихында беренче тапкыр супер-финалда Бөгелмә вокалистлары чыгыш ясады. Әлфия Бадыкшанованың "Энҗеләр" вокаль...

Якташыбыз Ильяс Минһаҗев "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең җиңүчесе - III дәрәҗә лауреаты булды. Бөгелмә сәнгать мәктәбенең Әлфия Бадыкшанова классында музыкаль белем алучы укучы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажында уздырылган әлеге республикакүләм телевизион яшьләр чарасының гала-концертында катнашты.

Шунысын да искәртик, "Йолдызлык" тарихында беренче тапкыр супер-финалда Бөгелмә вокалистлары чыгыш ясады. Әлфия Бадыкшанованың "Энҗеләр" вокаль ансамбле Дипломант исеменә лаек булды. Бу елны фестиваль Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Гала-концертның кадерле кунаклары итеп Бөек Ватан сугышы ветераннары чакырылды. Ильяс башкаруындагы "Солдат хаты" ("Письмо солдата") җыры тамашачыларның да, жюри әгъзаларының да күңеленә хуш килде. Якташыбыз Ильяс Минһаҗевка ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казан шәһәре башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Волконадский лаурет Дипломы, акчалата премия һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: