Бөгелмә авазы

Бөгелмә телевидениесенең тарихи әһәмияте

Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, килгән кунаклар! Бу хезмәтне язарга утыргач, мәктәп еллары исемә төште. Татар әдәбиятыннан Ф. Яруллинның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү дәресе. Укытучы әллә ни күп сөйләп тормады, "Күп тапкырлар ишеткәнче, бер тапкыр күрүегез хәерле булыр", - дип, аның турында җирле телевидение әзерләгән тапшыруны күрсәтте. Күп еллар үтсә...

Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, килгән кунаклар!
Бу хезмәтне язарга утыргач, мәктәп еллары исемә төште. Татар әдәбиятыннан Ф. Яруллинның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү дәресе. Укытучы әллә ни күп сөйләп тормады, "Күп тапкырлар ишеткәнче, бер тапкыр күрүегез хәерле булыр", - дип, аның турында җирле телевидение әзерләгән тапшыруны күрсәтте. Күп еллар үтсә дә, дәрестән алган хис-кичерешләр күңелдә әле дә сакланып калган.
Һөнәрем буенча журналист булганга, миңа еш кына мәктәпләргә йөрергә туры килә. Читтән генә укытучыларның дәрес алып барганын күзәтәм. Сүз дә әйтәсе түгел, мультимедиа җиһазлары кулланып, мөгаллимнәр укучыларга күбрәк мәгълүмат бирә. Шулай да, туган якка мәхәббәт тәрбияләгәндә, мәсәлән, Татарстан Республикасы символларын күрсәтү белән генә чикләнә, җирле язучыларны чакыра, милли йолаларны сәхнәләштерә, әмма мондый зур материалларны 45 минутка сыйдырып бетерү мөмкин түгел. Телевидение тапшыруларында исә 15 минут эчендә бай эчтәлекле тарихи-этнологик материал бирелә.
Бөгелмә юлларыннан тузан күтәреп, кайчандыр Пугачев гаскәре үткән. Соколка тавында әлегә кадәр аның җир асты юллары сакланган. Шәһәр архи-тектурасының йөзек кашы булган биналарның берсе - Хәким бай йорты. Аны торгызганда сәүдәгәр кирпечләрне Петербург шәһәреннән кайтарган. Завод тамгасы төшерелгән таш бүген Татар мәдәният үзәге музеенда саклана. 2004 елда бинага реконструкция ясаганда төзүчеләр тагын бер җир асты юлы таба. Бу хакта репортаж республика тарихчыларында кызыксыну уятты.
"Ирхәм" мәчете каршында күптән түгел ачылган "Татар халкының тарихы һәм мәдәнияте" музеенда җыелган дәлилләр Бөгелмәнең татар авылы булуы турында сөйли. Җирле телевидениенең татар редакциясе бу хакта беренчеләрдән булып бөгелмәләргә изһар итте.
Бөгелмә тарихына багышлап, "Века не властны над тобой", "Любимый мой город", "Любимому городу посвящается" исемле фильмнар төшерелде. "Портрет любимого города" исемлесе 2013 елда Черногориядә үткән халыкара фестивальдә жюри хөрмәтен яулады.
Бөгелмәдә төрле милләт вәкилләре яши, һәрберсе борынгыдан килгән йолаларын саклап кала алган - минем өчен бу тема аеруча якын. Татар халкының барлык йолаларын видеокамера объективына төшерә алмасам да, икесен зәңгәр экраннар аша горурланып күрсәттем. "Мунча ташы" фильмында туйдан соң кода белән кодагыйны хөрмәтләү йоласы турында сөйләп бирдем. 2006 елда бу фильм "Татарстан дулкынында" фестивалендә "Иң яхшы режиссер эше" номинациясендә җиңде. "Урланган бәхет" фильмы - студент егетнең авылдан-авылга йөреп, татар халкының йолаларын барлавы турында. Кыз урлау - һәр авылда булган йола. Авыл яшьләре аны уйнап та күрсәтте, студент исә бәхетле бер гаиләнең тарихы белән танышты. Гаилә институты таралган заманда бу фильмнар яшьләр өчен тәрбияви әһәмияткә ия булыр иде дип уйлыйм.
Бөгелмә күренекле шәхесләре белән тирә-якта дан тота. Ә укучылар алар хакында нәрсә белә? Берничәсе беренче шәһәр мэры Наил Мәһдиевне, авыр атлетика буенча дөнья чемпионы Светлана Шимкованы, җырчы Алсу Сафинаны әйтеп үтәр. Ә бит алар бик күп һәм җирле телевидение хезмәткәрләре һәрберсе турында репортажлар ясады. Дәресләрдә алар турында сөйләсәк, күрсәтсәк, үсеп килүче буында горурлык хисе уята алырбыз дип уйлыйм. Рәсәй Федерациясенең атказанган тренеры Рәис Садыйков ничәмә-ничә яшь егетне зур спортка ишекләр ачып кертте: Алексей Захаров - ирекле көрәш буенча дөнья чемпионы, Эдуард Ширазданов - XXII җәйге сурдоолимпия уеннарында чемпион. Рәис Садыйков, Татарстанда беренчеләрдән булып, начар ишетүче балаларны грек-рим көрәшенә өйрәтә башлады. Бу спорт төренә хәтта кыз балалар тартыла һәм зур уңышларга ирешә. Атказанган тренерның осталыгы хакында Бөгелмә журналистлары "Земляки" тапшыруында сөйлиләр.
Петр Рычковның тууына 300 ел тулуны билгеләп үткәндә җирле телевидение хәбәрчеләре шәһәрдә һәм районда үткәрелгән һәр чараны яктыртты. Әлеге вакытта алар эзләнү эшләре алып бара: аның туганнарын барлый, Спас авылында Петр Рычков салдырган чиркәүне торгызуда мәгълүмати ярдәм күрсәтә. Журналистлар тарихчы, фән эшлеклесе Анатолий Ефремов язып калдырган истәлекләргә таяна. Бу шәхес видеокамера алдында сөйләргә яратмаса да, безнең хәбәрчеләр аның турында зур тапшыру төшереп калдыра алган. Кеше китә, җыры кала, дип әйткән бит
М. Мәһдиев.
Тарих турында сөйләгәндә Җиңү бәрабәренә гомерен фида кылган якташларыбызны онытырга хакыбыз юк. Телевидение хезмәткәрләре күп еллар дәвамында зур эш алып барды: һәр ветеран турында видеоархив тупланды. Иң бай материал Советлар Союзы Герое, якташыбыз Газинур Гафиятуллинның туганнары истәлекләреннән җыелды. Геройның улы Әнвәр Гафиятуллин, сәламәтлеге какшау сәбәпле, соңгы елларда чакыруларга сирәк йөри. Телевидение хәбәрчеләре әзерләгән репортажларны дәресләрдә күрсәтеп, кабинеттан чыкмыйча, укытучылар укучыларга Газинурның батырлыгы турында мәгълүмат бирә, хатыны истәлекләрен тыңлата, Сугышлы авылы музее экспонатларын күрсәтә ала.
Шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге тәкъдиме белән "Поле чудес" микрорайонындагы урамнарның берсенә Бөгелмәнең тагын бер күренекле шәхесе - Һ. Атласиның исемен бирәләр. "Ул - XX йөзнең беренче чирегендә татарларның рухи, милли, мәдәни яңарышына зур өлеш керткән зат", - дип яза тарих фәннәре кандидаты, якташыбыз Алсу Мөхәммәтдинова. Һ. Атласиның Бөгелмәдә яшәгән еллары, эшчәнлеге хакында бәйнә-бәйнә тарихи-документаль фильмда сөйләнә. Архив документларының күчерелмәсе - журналист табышы. Фильм-ның иң зур кыйммәте - Угыз Атласовның оныкларына язып калдырган васыятен ТВ архивында саклаган кадрлар.
Әлеге фильмны класстан тыш чараларда күрсәтергә тәкъдим итәм. Гомумән, кайсы гына чараны алма, видео-презентациядән башка аны башкарып чыгу мөмкин түгел. Бу инде - заман таләбе. Шуның өчен белем бирү учреждениеләренә үз эшенең осталары ясаган телевидение материалларын тәкъдим итәм. Күреп-тану методикасы аша сез, укытучылар, балаларда туган якка мәхәббәт тәрбияли алырсыз. Бәлки шуннан соң, үсеп килүче буын киләчәккә хыяллар корганда, туган шәһәре - Бөгелмәдә калу турында уйланыр. Һәм шәһәребез хәятенең олуг мәсьәләләренең берсе, ниһаять, чишелер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: