Бөгелмә авазы

Бөгелмә кызы, Кулагина Полина җинүче дипломын яулады

23 - 26 октябрьдә Казанда Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Марий Иле республикаларыннан, Волгоград, Пенза, Саратов, Ульяновск, Киров өлкәләреннән килгән иреклеләр хәрәкәте активистларының, җитәкчеләренең "Сәламәтлек сессиясе - 2017" дип аталган III төбәкара профилактик слёты булып узды. Слётны оештыручылар: "Центр развития добровольчества РТ" бүлеге һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Эчке...

23 - 26 октябрьдә Казанда Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Марий Иле республикаларыннан, Волгоград, Пенза, Саратов, Ульяновск, Киров өлкәләреннән килгән иреклеләр хәрәкәте активистларының, җитәкчеләренең "Сәламәтлек сессиясе - 2017" дип аталган III төбәкара профилактик слёты булып узды.

Слётны оештыручылар: "Центр развития добровольчества РТ" бүлеге һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Эчке эшләр министрлыгы. Чарада катнашучылар тәҗрибә уртаклаштылар, мастер-класс күрсәттеләр, "Түгәрәк өстәл" утырышларында әңгәмә кордылар, төрле уеннарда, квестларда катнаштылар.

Моннан тыш, Татарстан территориясендә иреклеләр инициативаларын тормышка ашыруга мини-грантлар оту өчен бәйге дә оештырылды. "Иң яхшы профилактик проект" номинациясендә Бөгелмә муниципаль районының Иреклеләр үсеше координацион үзәге активисты, Бөгелмә һөнәри-педагогия көллиятенең 2 нче курс студенты Полина Кулагина җиңүче булып танылды.

Наталья КУЛАГИНА,

Бөгелмә муниципаль районының Иреклеләр үсеше

координацион үзәге җитәкчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: