Бөгелмә авазы

Бөгелмә егете Камил "Укучының мәдәни көндәлеге" проектында җиңүчеләрнең берсе

"Укучының мәдәни көндәлеге" мәдәни-белем бирү проекты Татарстан Республикасында инде өч ел рәттән тормышка ашырыла. Проект 2014 елда старт алды. Ул башта беренче сыйныф укучылары өчен генә иде. Хәзер исә бу проектта 40 000 бала катнаша. Балаларның, ата-аналарның һәм педагогларның уңай фикерләре әлеге тәҗрибәне алга таба үстерү өчен этәргеч булып торган....

"Укучының мәдәни көндәлеге" мәдәни-белем бирү проекты Татарстан Республикасында инде өч ел рәттән тормышка ашырыла. Проект 2014 елда старт алды. Ул башта беренче сыйныф укучылары өчен генә иде. Хәзер исә бу проектта 40 000 бала катнаша.

Балаларның, ата-аналарның һәм педагогларның уңай фикерләре әлеге тәҗрибәне алга таба үстерү өчен этәргеч булып торган. Проектны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Хәзер балалар саны 4 тапкырга артыграк. Проект аудиториясендә -- 1 -- 4 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре. Хәзерге вакытта "Укучының мәдәни көндәлеге" 2017--2018 уку елы өчен әзерләнә.

2016--2017 ел проектында 168 000нән артык бала катнашкан. Алар арасында бөгелмәлеләр дә бар. Бу -- 1, 6, 9 нчы мәктәп укучылары. Әлеге бәйгедә катнашкан биш укучының берсе - 9 нчы мәктәп укучысы Камил Сөйләманов. Бәйге нәтиҗәләре буенча ул "Укучының мәдәни көндәлеге" порталында "Иң актив кулланучы" номинациясендә җиңгән. Аның белән без күрешеп-сөйләштек.

"Укучының мәдәни көндәлеге" нәрсә соң ул диярсез? Мин дә шул сорауга җавап эзләдем. Баксаң бу өйгә бирелгән биремнәрне тутыру гына түгел икән.

--Бу көндәлекне тутыру күп вакытны ала. Мин аны өйдә дәресләрне әзерләгәч, ял көннәрендә матурлап тутырып утырдым. Әлеге көндәлек аша үз талантларың турында да сөйләп була. Мин үзем рәсем ясарга, җырларга, шигырьләр укырга яратам. Математика, география фәннәре белән кызыксынам. Шуңа күрә нинди бәйгеләрдә катнашуымны, нинди музейларга, киноларга, китапханәләргә баруымны анда теркәп бардым, билетларны ябыштырдым. Казанда да еш булабыз. Анда Дәүләт милли музее ошады. Гомумән һәр музей үзенчә уникаль инде ул, аларга йөрү белем туплау белән бер. Сыйныфыбыздан "Укучының мәдәни көндәлеге"н тутырырга өч кеше алынган иде. Тик мин генә эшне азакка кадәр җиткердем. Бик кызыклы, мавыктыргыч эш булды ул. Быел да яңа көндәлек тутырырга җыенам, -- ди Камил.

212 җиңүче бала 26 май көнне Казанда кунакта булып кайткан. Алар "Әкият" курчак театрында Габдулла Тукайның "Су анасы" спектаклен караган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: