Бөгелмә авазы

Бөгелмә данын яклады

Казанның "Корстон" комплексында "Хатын-кызлар хәрәкәте һәм бүгенге дөнья" I Халыкара хатын-кызлар конгрессы узды. Конгрессның төп максаты Россия һәм аның партнер илләренең хатын-кызларын икътисадны модернизацияләү процессына җәлеп итүдән, эшмәкәрлекнең төрле өлкәләрендә мәшгуль булган хатын-кызларның потенциалын ачудан гыйбарәт иде. Очрашуда дөньяның 16 иленнән 400дән артык гүзәл зат катнашты. Алар - икътисад, сәясәт,...

Казанның "Корстон" комплексында "Хатын-кызлар хәрәкәте һәм бүгенге дөнья" I Халыкара хатын-кызлар конгрессы узды.
Конгрессның төп максаты Россия һәм аның партнер илләренең хатын-кызларын икътисадны модернизацияләү процессына җәлеп итүдән, эшмәкәрлекнең төрле өлкәләрендә мәшгуль булган хатын-кызларның потенциалын ачудан гыйбарәт иде.
Очрашуда дөньяның 16 иленнән 400дән артык гүзәл зат катнашты. Алар - икътисад, сәясәт, эшмәкәрлек, мәгариф өлкәсендә актив үсеш алган хатын-кыз лидерлар. Катнашучылар һәм конгресс спикерлары арасында илчеләр, дипломатлар, компания хуҗалары һәм топ-менеджерлар, барлык дәрәҗәдәге хатын-кыз депутатлар, дәүләт органнары, дөньяның иҗтимагый хатын-кыз оешмалары һәм фондлары җитәкчеләре дә бар иде.
Әлеге дөньякүләм чарада Бөгелмә муниципаль районы Зеленая Роща мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сиринә Хәмидуллина да катнашты. Ул конгрессны әзерләүдә һәм үткәрүдәге өлеше өчен Халыкара хатын-кызлар конгрессы иҗтимагый комитеты рәисе, "Татарстанның эшмәкәр хатын-кызлары" җәмгыяте президенты Л. Сәетова имзасы куелган Мактау дипломы белән бүләкләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: