Бөгелмә авазы

Бөгелмә авыл хуҗалыгы үсеш алган

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар ХАЛИКОВ: "Татарстан Республикасының Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2015 елда Бөгелмә муниципаль районы алты позиция буенча 42 нче урыннан 36 нчы урынга күтәрелгән. Шул рәвешле, икътисад буенча -- 33 нче, ә терлекчелек буенча -- 37 нче урында". 2015 елда терлекчелек буенча Бөгелмә муниципаль районы,...

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар ХАЛИКОВ: "Татарстан Республикасының Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2015 елда Бөгелмә муниципаль районы алты позиция буенча 42 нче урыннан 36 нчы урынга күтәрелгән. Шул рәвешле, икътисад буенча -- 33 нче, ә терлекчелек буенча -- 37 нче урында".

2015 елда терлекчелек буенча Бөгелмә муниципаль районы, чыннан да, яхшы нәтиҗәләргә ирешеп эшләгән. Хуҗалыкларда, 2014 ел белән чагыштырганда, дуңгызлар -- 382гә, мөгезле эре терлек 14 башка арткан. Сарыклар саны, киресенчә, 105 башка кимегән. Сөт саву -- 488 тоннага, ә ит җитештерү 11 тоннага арткан. Боларга күптөрле чаралар сәбәпче. Беренчедән, районга нәселле таналар алып кайтканнар, икенчедән, бу юнәлештә артта калып барган хуҗалыклар да җиң сызганып эшли башлаганнар. Урында ачыклык кертү өчен шуларның берсенә -- "Наратлы" хуҗалыгына юл алдык.

Сугышлы авылындагы фермага килеп төшкәндә, көн аяз кояшлы иде. Салкын бераз борынны чеметсә дә, эшчеләрнең күтәренке кәефе, ягымлы йөзе күңелне күтәреп җибәрде. "Наратлы" җәмгыяте (элеккеге "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе" җәмгыяте) директоры Нәргиз Бубеков та: "Кояш елмая башлады, димәк, сөт күләме дә арта башлаячак дигән сүз", -- дип каршы алды.

Нәргиз Бубеков әлеге хуҗалыкны узган елның октябрь аеннан җитәкли, "Рацин" оешмасы юлламасы белән Питрәч районыннан килгән. "Хуҗалыгыбызда барлыгы 105 кеше эшли, барысы да -- якын-тирәдәге Наратлы, Петровка, Иске Исаково, Сугышлы авылы кешеләре. Бик тырышлар, "Эш, эш", -- дип кенә торалар. Болай булса, эшләр алга таба барачак. Бүгенге көндә хуҗалыгыбызда 1 574 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның 551е -- савым сыерлары. Алга таба аларның санын арттыру бурычын куйдык. Шул рәвешле, быел "Нәселле таналар сатып алу буенча" дәүләт программасына керергә өметләнәбез. Моннан тыш, фермаларны ремонтлаячакбыз. Планнар зурдан. Район хакимияте дә, "Рацин" җәмгыяте җитәкчесе Әсхәт Шәрәпов та ярдәм кулы сузып торалар. Барысын да башкарып чыгарга насыйп итсен иде инде", -- ди ул.

Сөйләшә-сөйләшә, яңа туган бозаулар фермасына юнәлдек. Биредә җылы, чиста, хәтта тирес исе дә килми. "Бөтенесе өчен үзебез җавап бирәбез. Безнең Сугышлы бүлегендә 100гә якын яңа туган бозавыбыз бар. Алар көненә 736 грамм артым бирә. Тырышабыз инде", -- ди терлекчеләр Надежда Зарипова белән Гүзәл Вәлиева. Безнең сүзебезгә иртәнге эшен тәмамлап өлгергән сыер савучы Наталья Федорова да кушылды. Баксаң, Наратлы авылыннан килеп эшләүче сыер савучы алдынгылар рәтендә икән, бер сүз белән әйткәндә, үз һөнәренең остасы. Сыер савучы булып 20 елга якын эшли. Сугышлы авылындагы фермага ул көненә дүрт тапкыр килеп китә: сыер сава, аларны кардага чыгара, ашау рационын тикшереп тора. Бу аңлашыла да, чөнки сыер савучылар алдына сөт күләмен арттыру бурычы куелган. "Бүгенге көннәрдә сыер башына уртача 9 литр сөт туры килә. Менә яшь таналарыбыз бозаулап бетсәләр, безгә эш артачак, шул рәвешле, сөт күләме дә артыр дип көтәбез. Бер сыердан 15 литрга хәтле сөт савып алырга тырышачакбыз", -- ди Наталья Федорова.

"Наратлы" хуҗалыгын карап йөргәннән соң, мондый хуҗалыклар булганда, Бөгелмә районы авыл хуҗалыкларының киләчәге бар дигән өмет уянды. Димәк, җәмгыятьтә хәлләр шактый катлаулы булуга да карамастан, илебезгә дә, районыбызга да икътисади кризислар артык зыян сала алмас, диясе килә.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Рәсемдә: Нататлья Федорова белән Надежда Зарипова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: