Бөгелмә авазы

Без дә булдык солдатта...

Ватанны саклаучылар көне якынлашкан саен, елның-елында, Совет Армия-сендә хезмәт иткән солдат чакларым искә төшә. Инде тугызынчы дистәне ваклап бара торган кеше булсам да, ул еллар турындагы хатирәләр һич онытылмый. Камил СОЛТАНОВ, Татарстан Республикасының атказанган тимер юл хезмәткәре, Бөгелмә шәһәренең мактаулы гражданы. Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе. Армиягә мине 1952 елның маенда алдылар....

Ватанны саклаучылар көне якынлашкан саен, елның-елында, Совет Армия-сендә хезмәт иткән солдат чакларым искә төшә. Инде тугызынчы дистәне ваклап бара торган кеше булсам да, ул еллар турындагы хатирәләр һич онытылмый.
Камил СОЛТАНОВ,
Татарстан Республикасының атказанган тимер юл хезмәткәре,
Бөгелмә шәһәренең
мактаулы гражданы.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Реклама


Армиягә мине 1952 елның маенда алдылар. Тәртип буенча тимер юл училищесын тәмамлаган егетләр хәрби хезмәткә кадәр ике ел производствода эшләргә тиешләр иде. Әмма мине, ничектер шулай килеп чыкты, иртәрәк алдылар. Паровоз машинисты ярдәмчесе булып эшли идем. Бервакыт депога кайтып туктавыма, каршыга хәрби комиссариаттан майор килә: "Солтанов, тукта әле, сүзем бар", - ди. Гаҗәп, комиссариатта бер генә тапкыр булганым бар, ә ул мине белеп дәшә. Фамилиямне исендә калдыргандыр, күрәмсең. "Иртәгә - хәрби комиссариатка, ә берсекөнгә - армиягә", - ди бу. "Армиягә китәсе кешегә ике атна ял бирәләр, туганнарым белән хушлашырга гына булса да көннәр бирегез инде", - дим. Юк, рөхсәт булмады, Казанга безне алып китәсе поездның номерын да атады, команда тупланган булып чыкты.
Бу командада без паровоз депосыннан 5 кеше идек. Барыбыз да 2 нче тимер юл училищесын тәмамлаган, барыбыз да Бөгелмә станциясендә эшләүчеләр.
Казанга Рузаевка аркылы 36 сәгать бардык. Анда безне төрле хәрби частьлардан килгән "сатып алучылар" көтеп торалар иде инде. Ул елларда флотта - 5 һәм 7, авиациядә 4әр ел хезмәт итәләр, ә безне, башкалар шикелле көзен түгел, ә язын чакыртулары сәбәпле,
5 - 6 еллык хезмәт көтә иде.
Ай-яй озак...
Казандагы җыелу пунктына бер якташыбызның абыйсы килде. Ул инде армиядә хезмәт итеп кайткан, хәзер авиация институтында укый икән. "Әйдәгез, шәһәрне күрсәтәм", - ди бу. "Өлкәннәрдән сорарга кирәктер бит?" - дибез. "Сорасагыз, сезне беркем дә җибәрмәячәк, әйдәгез болай гына", - ди. Шулай итеп, беркемнән берни сорамый, өчәү иярдек тә чыгып киттек. Ә кич белән кайтканда, егетләрнең калганнарын алып киткәннәр иде инде. Өчебезгә дә нык кына "эләкте" - территория буйлап тәмәке төпчекләре җыеп йөрергә мәҗбүр иттеләр. Безнең солдат хезмәте шулай башланып китте...
Ә иртә белән артиллеристлар килде, алар өч ел хезмәт итә иде, язын чакырылу сәбәпле, без дүрт елга якын хезмәт иттек. Мәскәү хәрби округы һава оборонасы гаскәрләреннән иде алар, төяп алып киттеләр үзебезне. Рязаньда эшелоныбызны икегә бүлделәр, без Бөгелмәдән үк килгән дусларым белән Мәскәүгә хәзерге Кунцево районына эләктек.
"Яшь сугышчы" курслары башланды. Иртән физзарядка: 10 километрга чабабыз, биш километрын - бер якка, бишесен - икенче якка. Бик күпләр бер генә якка да барып җитә алмыйлар иде. Йөгерә алмаганнарны аерым тезәләр. безнең төркемдә тора-бара йөз генә кеше калдык, калганнарны башка подразделениеләргә бүлгәләп озаттылар. Шулай итеп, мин полк мәктәбенә килеп эләктем, Кунцеводан ерак түгел, Баковкада иде, яхшы солдат мәктәбен шунда уздык.
Көзгә, гадәттә армиягә яңа чакыра башлаган чорга без инде бу мәктәптә укуларны тәмамлаган идек. Уку отличникларына "ефрейтор" званиесе бирделәр, исемлектә мин дә бар идем. Минск шоссесыннан бер генә чакрым ераклыктагы Марфина авылы янында урнашкан 6 нчы батареяга эләктем.
Сугыш чорыннан калган землянкаларда яшәдек, мичне ягып җылытабыз, суны машина белән чишмәдән китерәләр. Биредә мин ике елдан артык хезмәт иттем. Имеш-мимешләргә караганда, безнекедәй "нокталар" Мәскәүне өч катлы боҗра итеп чолгап алган булган.
Безгә су китерә торган чиш-мә янындагы нарат урманында елга буенда хөкүмәт дачасы урнашкан - яшел түбәле ак бинаны уратып алган биек коймасы күренеп тора иде. Ул вакытта без солдатлардан беребез дә аның И.В. Сталин дачасы икәнен белми идек. Властька Н.С. Хрущев килгәч кенә ишеттек. Су ташучы егетне без "Хрущев кияве" дип йөртә идек. Суга барган җирендә шул дачада эшли торган бер кыз белән танышкан, ул исә солдатыбызны пирожкилар, булкалар белән сыйлап җибәрә иде. Шулай итеп, мин ике ел буе иптәш Сталин белән бер чишмә суын эчеп яшәгән булып чыктым. Үзен исән чагында очратканым булмады, Ленин мавзолеенда гына күрдем.
Вакыт-вакыт безнең бата-реяның хәрби әзерлек хәлен икенче берсенә тапшыралар (график буенча булгандыр, мөгаен). Буш вакытларда мунчага алып баралар, Мәскәүгә культпоходлар оештыралар иде. "Ленин комсомолы" театрында, Третьяков галереясында, ВДНХда "Сталин бүләкләре" музеенда булдык. Шәһәрнең башка тарихи урыннарында да күп булдым, Горький паркында тирда атып, бер зур матур курчак оттым, аны шундагы бер кечкенә кызга бүләк итеп биреп калдырганым хәтердә.
(Дәвамы бар).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: