Бөгелмә авазы

Ат казанган Фәрит

Татар тотып карамый ышанмый, диләр. Татар атлары турында берничә мәртәбә язганым булса да, күрмичә, атланып карамыйча, ышанып бетәсе килмәгән иде. Каран тавы итәгендә, абзарлар корып, татар атлары үрчетү белән мәш килүче Фәрит Нәбиуллинның биләмәләрен айкап, тау итәгендә шул малкайларда юыртып кайткач, күңелләр күтәрелеп, зиһеннәр ачылып китте. Милләтем дип җан атып...

Рәшит МИНҺАҖ.
Фото - гаилә альбомыннан.
Атларыңны күрәсе иде дип шылтыраткач, куна килегез, дип чакырды ул. Юмарт хуҗада чәйләп утырганда, байталларыңа ниләр ашатасың, язга таба амбарларың да бушый төшкәндер, печәнең дә бетеп киләдер, дип сораштыра башладым. Алларында ни бар, шуны ашыйлар, дип җавап кайтарды хуҗа кеше. Мин аптырап, карлы туфрак ашамыйлардыр бит инде, дип кызыксынуымны дәвам иттем. Баргач күрерсез дип, ул хикмәтле генә елмаеп куйды. Елмаюның сере икенче көнне аңлашылды. Ат караучылар, безнең күз алдында бахбайларны абзардан чыгарып, араннарны ачтылар да малкайларны иркенлеккә җибәрделәр. Алар, үзләре салган тар сукмактан салмак кына юыртып, тау итәгендәге инешкә ашыкты. Мин дә, ат менеп, артларыннан юырттым. Юырттым дигәч тә, тездән кар булгач, әллә ни ашыктырып булмый анысы. Көтү, инештән су уртлагач, шактый калын кар катламын тибенеп, былтыргыдан калган, язны көтеп арган кура-кылган белән туклана-туклана, тауга күтәрелә башлады. Башкалардан күреп, сукмактан әле уңга, әле сулга чыгып чемченгән кашкамны үз иркенә куюдан башка чара калмады миңа. Көн буе шулай чемченеп йөреп тамак туйдыра ди малкайлар. Былтыр, көз бик яңгырлы булганга, бер басулары урылмый калган. Тибенеп туклана торган мондый атлары булган хуҗага, әрәм булды дип, һич кайгырасы юк икән бит. Дөрес, соңгы көннәрдә бераз солы, арпа бирә башлаганнар бахбайларга - тайларны, буаз бияләрне сыйламый булмый.
Ишәге дә бар...
Хәзерге вакытта 120 башка җиткән Нәбиуллинның атлары. Бу күрсәткечкә биш-алты ел эчендә ирешкән ул. Әле бит сатып та җибәрә башлаган. Шушы көннәрдә Лаештан, Арчадан, Самара өлкәсеннән алырга килмәкчеләр, ди. Бер буаз бия якынча илле биш - алт-мыш мең сумга төшә икән. Сыер, сарык та асрый башлаганнар - монысы хуҗалык кирәк-ярагына дип аңладым мин. Һәрхәлдә, сыерларны саумыйбыз, бозаулары имеп бетерә, диделәр. Ә менә ишәк дигән мәхлугы нәрсәгә соң? Бәйрәм көннәрендә Бөгелмәгә яки Лениногорскига алып барып, тамаша кү-рергә теләгән сабыйларның күңелен ачарга, утыртып йөртергә мөмкин.
Шунысы кызык: ат хуҗалыгы кору өчен җир бүлеп бирүләре беркадәр гаделлекне тергезү дә булган. Бу җирләр хәзер Лениногорск районының бетеп, таркалып баручы Югары Каран авылына караса, XIX гасыр урталарында Бөгелмә районының Карабаш авылы, ягъни Фәритнең үз туган авылы карамагында булган. Рәхмәт төшкере, Лениногорск районы җитәкчеләре эшкуарның ниятенә каршы килмәгән: элеккеге Карабаш җиреннән үзе сораган кадәр болынлыкны яңа эш башлау өчен бүлеп биргән. Өйдән эшкә килеп йөрергә дә якын бит. Моннан Карабашка унике генә чакрым. Кулдашлары да авылдашлары булгач, килеп-китеп йөрер өчен бер машина җитә.
Дүрт кеше менә шушындый зур хуҗалыкның бөтен мәшәкатен күтәрә: мал да карый, ашлык та үстерә. Кыскасы, авыл җирендә кирәкле бөтен белгечлекне диярлек үзләштергән алар. Әнә Чистай якларында ат каракларын тотканнар диләр, малларыгызга тигәннәре юкмы соң, дип сораштырам. "Күз тимәсен: андый хәлнең булганы юк. Андыйлар табылса, Самара өлкәсенең Гали авылы моннан йөз егерме чакрымда гына, анда казы-
лыкны күп ясыйлар. Безнең Урта Азия овчаркалары бик усал бит. Өчәүләп ихатаны әйләнеп, саклап йөриләр. Кешеләрне түгел, этләрне дә якын җибәрмиләр. Әле бер көнне ниндидер сукбай маэмай кергән иде, нәрсәнедер өнәмичә, өреп маташкач, Акбай үзен өзгәләп ташлады", - дип сөйләде ат караучыларның берсе.
Шуны ишеткәч, күңелгә шик төште-төшүен, тик без аны-моны сизмәдек. Күрәсең, хуҗалары янда чакта тыныч күренә алар. Хәер, Фәрит белән әңгәмә корып торганда, ул-бу булмагае дипме, ике арага кереп баса өлкәне. Йоклабрак торсаң, егылып китүең дә бар: кисәк кенә арт санын терәп куя, куәтен күрсәтә, күрәсең.
Очасың килсә
Атларны тамаша кылгач, Бөгелмәгә барып, Һади Атласи фондының егерме еллыгына багышланган җыелышта катнаштык әле без. Фәрит фондның иганәчеләреннән берсе икән. Мәшһүр Хәким бай йортында урнашкан Татар мәдәният үзәгендә үтте әлеге кичә. Шуннан Карабашка авылдашы, тагын
бер милләтпәрвәребез Фазыл Вәлиәхмәтов белән бергә кайттык. Фазыл хәзерге вакытта күпкатлы йортта яшәп, әтисеннән мирас булып калган нигездә Һади Атласи музее булдырган, иске йорты янәшәсендә ике катлы өй сала башлаган да, түбәсен ябар вакыт җиткәч, аны мәчеткә әйләндерергә ниятләп, манара корып, ярымай куйган. Әле ул, дельтаплан юнәтеп, Карабаш тавы түбәсеннән теләгән кешеләрне очарга өйрәтеп тә мәш килә икән. Менә шул сәер кеше белән милләтебезгә, тарихыбызга мәхәббәт берләштергән Фәритне.
Кайтыр юлга кузгалыр алдыннан, нигез ташлары күргәнегез бармы, дип мөрәҗәгать итте безгә хуҗа кеше. Моңарчы ничектер образлы гыйбарә кебек кенә тоела иде бу сүзләр миңа. Юк, алай түгел икән бит. Әнә ул җиде-сигез таш бакча уртасында: тотып, сыйпап карый аласың. Фәритнең бабасы белән әтисе Карабаш тавыннан кисеп алып төшкән аларны. Әлеге ташларны иң кадерле ядкарь итеп саклый ул. Шушы ташлар җылысы көч-куәт, бар татар дөньясын, узмышыбызны, булмышыбызны иңләп очар канат, җуелган дип саналган татар атын илгә, көнгә күрсәтерлек дәрт-дәрман бирә, күрәсең.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: