Бөгелмә авазы

Ак калфак – милләт көзгесе

Калфак хатын-кызлар өчен кайчандыр бик кадерле әйбер булган. Кичләр утырып, алар аңа матур-матур бизәкләр чиккән, аны киеп кунакка, бәйрәмнәргә барган. Бүгенге көндә кызларны уңышлы прическалары ничек бизәсә, ул заманда калфаклары шулай бизәп торган. Бай һәм затлы традицион татар костюмына калфак бик тә килешкән. Алай гына да түгел, ул әле -...

Ләйсән ЙОСЫПОВА.
Автор фотосы.
8 - 10 сентябрь көннәрендә "Казан" милли-мәдәни үзәгендә Бөтендөнья Татар Конгрессы каршында эшләүче татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасы милли кием үрнәкләре - калфак һәм изү чигү мастер-классы үткәрде.
Татар хатын-кызы киеменең иң күркәм өлеше булып саналган калфак һәм изүне тегү, чигү осталыгына өйрәтүне максат иткән бу чара әле беренче тапкыр гына уздырыла. "Ак калфак элек-электән хатын-кызның йөзен билгеләгән, аның иң матур бизәге булган. Шуңа күрә мастер-класс өчен дә нәкъ менә шуны сайлап алдык", - ди "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова. Казакъстан, Кыргызстан, Латвия, Татарстан һәм Россиянең бик күп төбәкләреннән килгән 86 катнашучы, мастер-классларда милли кием тегүнең нигезләренә төшенеп, аны үзләре үк киеп китә алган. Эшнең төп нечкәлекләрен белгәч, алга таба аларны заманчалаштырып, яңадан-яңа эскизлар буенча да эшләп булуына төшенгән.
Татар төбәкләрендә оешкан "Ак калфак" оешмалары вәкилләре бу көннәрдә хатын-кызлар оешмаларының эшчәнлеген камилләштерү турында да киңәш тоттылар. Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты әлеге җыенда катнашучыларга һәм мастер-классларга кирәкле матди мөмкинлекләрне тудырган. БТК Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров татар төбәкләре вәкилләре белән очрашып, эшлекле киңәшмә үткәрде. Бу чараны оештыручы - Бөтентатар "Ак калфак" оешмасы һәм татар хатын-кызлары форумы җитәкчесе Кадрия Идрисова семинарда катнашучыларга татар хатын-кызлары хәрәкәтен алып бару өчен файдалы киңәшләр бирде.
Башкалада узган изү тегү һәм чигү мастер-классын "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының идарә әгъзасы, модельер Ләйсән Хаҗиева алып барды. Ләйсән - милли киемнәр тегү өлкәсендә бай тәҗрибә туплаган ханым. "Мин үземне белгәннән бирле тегәм, чигәм. Кечкенә чакта әни алып биргән энә белән төрле рәсемнәр чигүдән башлаган идем, хәзер инде бу шөгыль һөнәремә әверелде", - ди остаз. Бүген инде ул Татар костюмы студиясен җитәкли. "Башка халыкларның милли киемнәренә дә өстенлек бирергә булыр иде. Ләкин татарлык инде безнең каныбызга ук сеңгән. Милли киемнәребезнең һәр сыры, һәр бизәге күңелгә ятышлы. Калфакларыбызны гына карагыз. Бер генә халыкта да андый матур баш киеме юк бит!" - ди Ләйсән.
Кул эше осталары 3 көн дәвамында, калфак чигү серләрен өйрәнү белән беррәттән, Казанның 1000 еллыгы музеенда булдылар, Казанда яшәүче Галиуллиналар куйган "Кызлы йорт" дигән концертны тамаша кылдылар, утырмада катнаштылар, Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комите-
тының Мәдәният министрлыгы белән берлектә үткәрә торган "Сөйкемле Шүрәле" конкурсы эшләре белән таныштылар.
Әлеге күләмле очрашуда Бөгелмәдән 3 нче "Тамчыкай" балалар бакчасының кече тәрбиячесе Зөмәрә Закир кызы Шәйхуллина катнашты. Аны әлеге чарага өндәүче, димләүче - "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасының Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Сөмбел Гәрәева. "Минем улым 3 нче балалар бакчасында, Зөмәрә Закир кызы карамагында тәрбияләнеп үсте. Ата-аналарны бакчага килеп керү белән татар чигүләре, орнаментлары белән бизәлеп эшләнгән эшләр каршы ала иде. Икенчедән, төркемгә килеп керсәң - тәрәзә пәрдәләре, балалар мендәрләре, җәймәләр, одеал тышлары, курчак киемнәре, сөлгеләр - барысы да чигүле. Хәтта, балалар ашарга утырган вакытта тезләренә куя торган япмалары, ашъяулыклары да милли бизәкле булыр иде. Буш вакыты булдымы, чигү эшенә утырып, балаларда да зур кызыксыну уята, аларны да өйрәтә, алар белән уйный да, тәрбияли дә белде. Шуның өстенә, аның Сабан туе алдыннан колга очына иң матур чигелгән ашъяулыкны бәйләп куеп, Подстанция микрорайонындагы балалар белән берлектә сөрән салып, алар белән җырлар җырлап, күңел ачып, бүләкләр, күчтәнәчләр җыеп йөрүләре дә һаман истә. Гади ак футболкаларга да татар орнаментлары төшереп киеп, безне таң калдыручы да ул. Шуңа күрә мин аның чигү сәләте, тырышлыклары белән таныш һәм милли җанлы булуы өчен бик горурлана идем", - ди Сөмбел Сәгыйтовна.
Конгресска баруда аларга Татар Конгрессы матди ярдәм күрсәткән, ә Бөгелмә тегү фабрикасы (җитәкчесе - Салиха Хәмзә кызы Гарипова) ике өр-яңа милли күлмәк тегеп биргән. Ә калфагын Зөмәрә апа үз куллары белән чиккән. Өстәвенә, ул үзе белән бүләкләр - сәйләннән ясалган картиналар һәм герб алып барган.
Зөмәрә Закировна Конгресcта катнаша алуына сөенеп туя алмый. Ул мондый күләмле очрашуларда беренче тапкыр булган. Шуның өчен дә аннан алган кичерешләре гомерлеккә күңелендә сакланачак. "Бер-беребезнең тәҗрибәсе белән уртаклашу, милли киемнәр киеп, Казан урамнары буенча йөрү онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Илнең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез белән танышып сөйләшү, аларның эшләре, сәләтләре белән танышу алдагы эшчәнлеккә ниндидер яңалыклар да алып керәчәк. Мәсәлән, Кама Аланыннан килгән 84 яшьлек әби конгресска әнисенең күлмәген киеп килгән иде. Олы яшьтә булуына да карамастан, шук, шаян, актив әби әнисенең өендә музей ачкан", - дип, очрашудан алган уй-фикерләре белән ур-таклашты Зөмәрә Закир кызы.
Зөмәрә Шәйхуллина тумышы белән Болгардан - Куйбышев районының (хәзерге Спас) Көек авылында туган. 1989 елдан бирле Бөгелмәнең 3 нче балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшли. Әнисе оста чигүче булган, аның сәләте кызына да күчкән. Чын татар гаиләләренә хас рәвештә кияүгә чыкканда да, бер чемодан чигүле әйберләр белән килен булып төшә. Каенанасы аның бу гамәлен бик хуплый, ярата. Чигүле әйберләр аның өендә дә түр башында. "Гаиләдә әби-бабайларның гореф-гадәтләрен, телне онытмыйбыз. Балаларым да, оныкларым да телебезне камил беләләр, сөйләшәләр. Якыннарым да, минем белән беррәттән, кул эшләре белән шөгыльләнергә яраталар", - ди Зөмәрә апа.
Үзе эшләүче коллективтагы хезмәттәшләре арасында да зур хөрмәткә ия ул. "Зөмәрә Закировна балаларга бик яхшы тәэсир итә. Чәчкәләрне бик ярата, аның клумбасы - иң матуры, иң оста эшләнгәне. Төрле әйберләр, ниндидер фигуралар ясауга килгәндә, тормыш юлдашы ярдәмгә килә, алар бергә эшлиләр. Эшләгән эшен намус белән, яратып, тырышып башкара. Аның төркемендә - һәрвакыт тәртип, чисталык. Тере почмак булдырылган. Ташбака,
диңгез чучкасы, куян һ.б. җәнлекләрне өеннән алып килеп, балаларга күрсәтә, нәниләр белән берлектә аларны тәрбияли", - дип сөйләде балалар бакчасы мөдире Надежда Шакирҗанова.
Әле кайчан гына ниндидер тарихи экспонат сыйфатында музейларда гына күрергә күнегелгән милли киемнәр акрынлап көнкүрешкә, модага керә башлады. Бүген башкала урамнарында, заманча кием белән бергә, читек рәвешендә эшләнгән итек, камзулга охшаш жилет киеп йөрүчеләр торган саен күбрәк очрый. Үзе матур, үзе затлы, үзеннән миллилек бөркелә. Соңгы бер-ике елда хатын-кыз күлмәкләренә кую өчен сатылган купшы якалар да - милли киемнәребез рәтендә лаеклы урын алып торган шул ук изү бит инде!
Рәсемдә: 3 нче "Тамчыкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Зөмәрә Шәйхуллина, балалар бакчасы мөдире Надежда Шакирҗанова һәм "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасының Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Сөмбел Гәрәева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: