Бөгелмә авазы

14 нче гимназия укучысы Россиякүләм олимпиада җиңүчесе

Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Марат Сабуров үз мәктәбенә дан китерде - ул Тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча Россиякүләм олипиадада җиңү яулады. Әнисе Рузалия Сабурова һәм укытучысы, гимназия директоры Фәнис Камил улы Гайнуллин белән бергә үзенең туган белем йортына килгәндә Маратны сыйныфташлары, укытучылары каршы...

Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Марат Сабуров үз мәктәбенә дан китерде - ул Тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча Россиякүләм олипиадада җиңү яулады.

Әнисе Рузалия Сабурова һәм укытучысы, гимназия директоры Фәнис Камил улы Гайнуллин белән бергә үзенең туган белем йортына килгәндә Маратны сыйныфташлары, укытучылары каршы алды. Шарлар, "Горурланабыз!", "Афәрин!" дип язылган плакатлар тоткан иптәшләре Маратка алга таба да уңышлар һәм тагын да зуррак үрләр яулавын теләде. Укытучылар исә Маратның әнисе Рузалия ханымга шушындый ул тәрбияләп, аның белемгә омтылуына һәрдаим ярдәм итеп торуына зур рәхмәт белдерделәр һәм киләчәктә дә улыгыз белән горурланып яшәргә язсын дип, чәчәк бәйләме бүләк иттеләр.

Марат, гомумән, һәр яклап сәләтле бала икән. Әнисе әйткәнчә, ул җырлый да, бии дә, шул ук вакытта укуда да алдынгылыкны бирми. Былтыр "Егет солтаны" бәйгесендә I урын алган. Инглиз теле, математика, физика фәннәре буенча да олимпиадаларда катнаша. Ә тормыш иминлеге нигезләреннән ул үзенең белем югарылыгын инде 3 ел рәттән сыный икән. беренче елны ул катнашучы гына булса, икенче елда - призер, ә быел - абсолют җиңүче. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән "иң-иңнәр" арасында иң күп балл җыючы кеше Марат Сабуров була. Бөгелмәдән тагын 1 нче мәктәп укучысы Ирина Макарова да (укытучысы - Михаил Иванович Ридзель) катнашкан әлеге олимпиадада. Ирина да җиңүче булып кайткан. Фәнис Камилевич әйтүенчә, олимпиаданың Россия турында Татарстаннан 7 кеше катнаша, шуларның берсе призлы урын ала, ә калган 6сы - җиңүчеләр сафында.

Менә нинди акыллы балалар яши Татарстанда! Менә нинди белемле укучылар тәрбияләнә Бөгелмә мәктәпләрендә! Менә нинди уңган-булган Марат бар татар гимназиясендә!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: