Бөгелмә авазы

Туфракны – көздән

Язын утыртасы үсентеләр өчен туфракны көздән әзерләп кую яхшы. Тартмада үстерәсе үсенте өчен туфракны дөрес итеп әзерләү - булачак уңышның ышанычлы нигезе дигән сүз ул.

Үсентеләрне ел саен бер үк тартмаларда үстерәсез икән, алар яхшылап юылган, зарарсызландырылган, кояшта киптерелгән булырга тиеш. Мин үзем тартмаларны кайнар су белән пешеклим, 3 процентлы бакыр купоросы белән зарарсызландырам. Шулай итмәсәң, тартмаларда төрле авырулар чыганагы сакланып калырга мөмкин.
Үсенте өчен туфракны ничек әзерләргә соң? Туфрак-катнашмага таләпләр шактый зурдан: ул туклыклы да, ярыйсы ук көпшәк тә булырга тиеш, чөнки аның шушы физик үзлекләренә яшь тамырлар ныгып китү-китмәү нык бәйле.
Бакчагызда җир бик яхшы дип санасагыз да, ел саен бер үк үсемлекләр үсә торган бакча туфрагында төрле чир башлангычлары күп булганга күрә, үсенте өчен туфракны аннан алмау хәерлерәк. Мин үзем үсенте өчен җирне көз көне, көннәр җылы чакта ук әзерләп куям.
Яфраклы урман авызына килеп, шакмак-шакмак итеп чирәм җирне куптарып алып, бер читкә куеп торам да, астан уалып-таралып торган яхшы балчыкны алам. Минем тартмалар өчен, гадәттә, 10 - 12 чиләк җир кирәк. Анда суалчан, кырмыска ише бөҗәкләрне кертмәскә тырышам, үлән-үсемлек тамырларын да алып ташлыйм. Бу туфракта инде безнең бакча туфрагында була торган чир чыганаклары булмый. Җирне капчыкка яхшылап тутырып алгач, чирәм катламын кире тезеп куям.
Өйгә кайтуга, катнашманы әзер-лим. Полиэтилен плёнкага ике чиләк туфрак, өстенә ярты чиләк кара черемә салам, балчык авыр сыман тоелса, ком өстим. Анысын инде туфракның үзлелегенә карап, 1 литрдан ярты чиләккә кадәр салырга була. Ярты литрлы бер банка көл кушам. Туфрак әче икән, берәр стакан известь тә кушарга кирәк. Менә шуларның барысын да яхшылап бутыйм, бер уңайдан, күрми калган тамырларны, бөҗәк-суалчаннарны алып ташлыйм. Аннары әзер катнашманы алдан хәстәрен күреп, чистартып, зарарсызландырган тартмаларга тутырам. Шундый ук тәртиптә калган туфракны да әзерләп салам, чама белән 7 - 8 тартма килеп чыга. Аннары ул тартмаларны, араларына рейкалар салып, берсе өстенә берсен өеп куям. Көз дәвамында известь туфракта реакциягә кереп, туклыклы матдәләре тиешенчә "тигезләнеп" өлгерә. Язын инде аларны 1 - 2 атна алдан өйгә кертеп, орлыкларны чәчәсе генә кала.
"Томат орлыкларын кайчан чәчәргә икән?" - дип сораучылар күп. Шуңа да берьюлы монысын да ачыклап китү урынлы булыр. Агрономия күзлегеннән чыгып караганда, орлыклар, томат үсентеләрен ачык һавага, яисә теплицага чыгарып утыртасы чордан 65 - 70 көн чамасы алдан чәчелергә тиеш:
5 - 10 көне - үсентеләр тишелеп чыгуга, 55 - 60 көне үсентеләргә үсәргә. Болгар борычын бер 10 көн чамасы иртәрәк чәчәргә кирәк. Ул пикировканы "яратмый", шуңа да аны баштан ук сирәгрәк утыртыгыз. Татлы "Эксибишен" суганы үстерәсез икән, ул ачык туфракка чыгарып утыртканда, кимендә, 45 көнлек булырга тиеш. Шунысын истә тотыгыз, бу суган җиңелчә кыраулардан курыкмый, шуңа да аны томатлардан алдарак - майның беренче ункөнлегендә үк чыгарып утыртабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: