Бөгелмә авазы

Үрентегә якты кирәк

Һәвәскәр бакчачыларның дәртләнеп-шатланып, зур өметләр белән эшкә керешкән чагы хәзер. Орлыкларны барлыйлар, бакчага кайсы культураны кайсы һәм күпме урынга утыртачагын планлаштыралар... Бүген үрентеләрне (рассадаларны)үзләре үстерүчегә якташыбыз, танылган бакчачы Франс ага Хәлилов үз киңәшләрен бирә. Орлык чәчеп, томат үрентеләрен үзләре үстерүче һәвәскәр бакчачыларның күбесе, алар исәбенчә "әлләни әһәмияте булмаган" бер ялгыш...

 

Һәвәскәр бакчачыларның дәртләнеп-шатланып, зур өметләр белән эшкә керешкән чагы хәзер. Орлыкларны барлыйлар, бакчага кайсы культураны кайсы һәм күпме урынга утыртачагын планлаштыралар... Бүген үрентеләрне (рассадаларны)үзләре үстерүчегә якташыбыз, танылган бакчачы Франс ага Хәлилов үз киңәшләрен бирә.

Орлык чәчеп, томат үрентеләрен үзләре үстерүче һәвәскәр бакчачыларның күбесе, алар исәбенчә "әлләни әһәмияте булмаган" бер ялгыш җибәрәләр: үрентеләр үсү чорында яктылык җитәрлек булсын өчен тиешле шартлар тудырмыйлар.

Әйе, алар туфракны да тиешенчә, белеп әзерлиләр - болыннардан, урман аланнарыннан таралып торган чирәм туфрагын алып кайтып куялар, аны урманда элекке елларда ук коелган яфраклардан барлыкка килгән черемә белән аралаштырыралар, авыр балчыксыл туфрак булганда, аңа эре ком кушарга кирәк икәнен дә беләләр. Әмма үрентеләрнең (хәер, үсемлекләрнең барысы өчен дә бу шулай) яхшы сыйфатлы булып үсүе өчен кирәк булган шартларның һәркайсысы - тукландыру да, дым да, һава да, яктылык та, температура режимы да, башкалары да бердәй мөһим. Агрономия законнарының төп кануннарыннан берсе үсү дәверендә нинди фактор җитәрлек булмаса, нәкъ шул фактор аркасында үсемлекнең үсүе тоткарлану турында сөйли. Тәрәзә төпләренә куеп үрентеләр үстергән чорда исә яктылык җитәрлек булмый. Чөнки, бердән, үрентеләр үстергән вакытта көн озынлыгы кыска, икенчедән исә, яктылыкның куәте җитми. Әйе, дөрес, безнең үзебезгә инде язга авышкан көннәр нык якты кебек тоела, ә чынлыкта исә тәрәзә пыяласы аша (ә бу чорда алар әле ике катлы була) көн яктылыгының яртысыннан да азрагы гына үтеп керә. Суны вакытында сипсәгез дә, никадәр генә тәрбияләсәгез дә, үрентеләр, куе урмандагы үсемлекләр кебек суырылып-сузылып, буйга озын булып үсәләр.

Үрентеләргә яктылык җитәрлек булсын өчен мин баштан ук көн яктылыгы бирә торган ике лампочкалы яктырткычны һәм якты кайтаргыч җайланманы элеп куям. Лампаларны бер-берсеннән 20-25 сантиметр ераклыкта итеп арматурага беркетәм. Ә якты кайтаргыч дигәнем лампа озынлыгыннан беркадәр озынрак булган, киңлеге 7-8 сантиметрлы, ягъни лампаларның тулаем киңлеген каплап тора торган җиңелчә бөкләнгән катыргыдан гыйбарәт. Яктылыкны күбрәк чагылдырсын өчен аскы яклап фанерга да ризык әзерли торган алюмин кургаш (фольга) ябыштырам. Лампаларны башта нибары 15-20 сантиметр биеклектә генә эләм, үрентеләр үсә барган саен аларны да күтәртебрәк куям.

Яктылык күләмен арттыра төшү өчен үрентеләр тартмасының тәрәзәгә каршы торган ягына да якты кайтаргыч беркетергә була, мәсәлән катыргыга шул ук алюмин кургаш ябыштырып куярга мөмкин. Бер яклап, үрентеләргә тәрәзә яктысы төшә, ә икенче яклап исә яктырткыч лампалардан төшкән яктылык чагылып, аларны тагын да яктыртыбрак тора.

Помидордан күңел сөенерлек мул уңыш алыйм дисәң, аның сортларын да белеп сайлау таләп ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: