Бөгелмә авазы

Июль: башкарасы эшләр

Чүп үләннәргә, шул ук вакытта төрле корткычларга каршы көрәш дәвам итә. Аларны орлыклары өлгерә башлаганчы юк итә барырга кирәк. Чүп үләннәргә каршы химик препаратлар кулланучылар, аларны куллану вакытының чикле икәнен истән чыгармагыз: җимешләр, яшелчәләр өлгерер чор җиткәндә аеруча сак эш итәргә кирәк. Коры көннәрдә, туфракның кибеп-коргаксынуына юл куймас өчен, түтәлләргә...

Чүп үләннәргә, шул ук вакытта төрле корткычларга каршы көрәш дәвам итә. Аларны орлыклары өлгерә башлаганчы юк итә барырга кирәк.
Чүп үләннәргә каршы химик препаратлар кулланучылар, аларны куллану вакытының чикле икәнен истән чыгармагыз: җимешләр, яшелчәләр
өлгерер чор җиткәндә аеруча сак эш итәргә кирәк.
Коры көннәрдә, туфракның кибеп-коргаксынуына юл куймас өчен, түтәлләргә су сибеп тору зарур.
Яңгырдан соң, яисә су сипкәннән соң туфракны йомшартсагыз, дым яхшырак сакланыр.
Бакчагызда черек җиләкләр очраса, аларны чүпләгәндә, сәламәтләренә кагылмаска тырышыгыз. Ә черек җимешләрне я яндырыгыз, я җиргә кү-
мегез.
Бакча җиләгенең дүрт ел уңыш биргәннәрен кисеп алырга, зарарсызландырып җиргә күмәргә, яисә компост өемнәре өстенә салырга кирәк.
Бу җирдә 2 - 3 ел рәттән яшелчәләр үстерергә (бәрәңге, помидор, кыярдан башка) була, ә җиләкне кабат тагын дүрт елдан соң гына утыртырга
мөмкин.
Уңышын җыеп бетергәч, җиләкләрне фосфорлы-калийлы ашламалар белән тукландырып, бик яхшылап сугарырга кирәк. Бу эш алдагы ел уңышы
өчен нигез булып тора.
Ай ахырында бакча җиләгенең тамырланган мыекчаларын, август аенда утырта башлаганчы ныгысын дип, аерып алып, махсус түтәлләрдә
үстерә торырга була.
Җимеш бирүдән туктагач, ончыл чык, соры черек кебек чирләр бик көчәеп кенә китмәсә, яфракларны кыркып алу мәҗбүри түгел.
Агач-куакларны азотлы ашламалар белән тукландыруны туктатырга вакыт.
Үсүләрен чикләү кирәк дип табасыз икән, яшь ботакларның артыкларын кисеп ташларга, ә чия-сливаларның исә тамырдан чыккан үсентеләрен юк
итә барырга кирәк.
 Шулай ук кура җиләгенең дә яңадан-яңа үрентеләр җибәрү чоры бу. Артыкларын, ныклап үсеп китәргә ирек бирмичә, даими кисеп торыгыз.
Июль ахырында чия һәм сливага бөре ялгау вакыты җитә.
Көзен җиләк-җимеш һәм кышлыйсы яшелчә культураларын тукландыру өчен ашламалар хәстәрлеген күрә башларга була.
Алмасы уңган агачларның уңыш авырлыгыннан ботаклары каерылып төшмәсен өчен терәкләр куярга кирәк.
Бу айда шулай ук теплица һәм парниклар өчен чиста грунт туфрагы әзерләүне дәвам итәләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: