Бөгелмә авазы

Франс Хәлилов киңәшләре

Октябрь Көз. Бакчаны кышка әзерләр чор. Бакчаны тәрбияләү - өзеклексез процесс ул. Быелгы уңышның муллына сөенгәндә алдагы ел турында да истән чыгармагыз. Шуңа күрә бакчаны кышка әзерли башлагыз. Алмагач, слива төпләрендә коелган җимешләрне калдырмагыз. Аларда корткычларның личинкалары була, тиздән ул кортлар шуышып туфракка күчәләр, анда курчакка әверелеп кышлыйлар, ә яз...

Октябрь

Көз. Бакчаны кышка әзерләр чор. Бакчаны тәрбияләү - өзеклексез процесс ул. Быелгы уңышның муллына сөенгәндә алдагы ел турында да истән чыгармагыз. Шуңа күрә бакчаны кышка әзерли башлагыз.
Алмагач, слива төпләрендә коелган җимешләрне калдырмагыз. Аларда корткычларның личинкалары була, тиздән ул кортлар шуышып туфракка күчәләр, анда курчакка әверелеп кышлыйлар, ә яз көне яңа буын үрчеп чыгачак. Сынган, зарарланган ботакларны кисеп яндырырга, кискән урыннарга бакча сумаласы яки табигый олифлы майлы буяу сылап куярга онытмагыз.
Кәүсә-ботаклардагы кипкән карт кайры астында, чатнаган урыннарда бакча корткычлары арасындагы иң явызларның берсе - алмагач җимеш корткычы яшеренә. Алардан котылу өчен барлык чатнаган урыннарны, ярыкларны, кытыршы урыннарны һ.б. сак кына чистартырга кирәк. Бигрәк тә агач төбенә игътибар итү сорала, анда бу корткычларның кузылары (кокон) туплана торган була. Кайрыны үтмәс кыргыч белән кыралар. Агачның сәламәт кайрысын зарарламас өчен бик сак эш итү сорала. Чистартып, кырып алган калдыкларны элпәгә җыеп барырга, аннары яндырырга кирәк.
Яфраклар коелгач, агач ябалдашларында төрле корткычларның кипкән яфракларда урнашкан оялары эленеп кала. Аларда күп сандагы корткычлар кышлый. Кара-көрән төскә кергән җимешләр дә кайчак эләгеп кала, болары - мумияләшкән алмалар. Аларда исә гөмбә авыруларын тудыручылар күпләп урнаша. Андый алмаларның һәммәсен дә җыеп алып, юк итәргә кирәк.
Карлыганның җимеш бирү-дән туктаган барлык карт ботакларын кисәргә, алар урынына көчле үскән берьеллык сабакларны калдырып, яшьләренең дә калганнарын төптән үк җыеп чыгарга туры килә. Коелган яфракларны җентекләп-бөртекләп җыеп алып яндырыгыз. Бакчада 8 - 10 еллык куаклар бар икән, аларын да төпләп алыгыз һәм яшь куаклар утыртыгыз. Көз - карлыган утырту өчен иң кулай вакыт.
Кура җиләкләрне дә кышка әзерләргә кирәк. Корыган яфракларын, корыган кураларны җыеп яндырыгыз. Туфракны да сай гына итеп казып чыгыгыз. Каты салкыннар башланганчы кура җиләкне җиргә мөмкин кадәр ныграк иеп, беренче яуган карлар каплап китәрлек итеп беркетәләр. Кура җиләгенең чәчәк бөреләре яфрак бөреләренә караганда тизрәк өши. Шуңа күрә җиргә бөгеп бәйләнмәгән кура җиләге алдагы язда ямь-яшел булып үсеп китсә, бакчачы аны яхшы кышлаган икән дип уйлый. Чынлыкта исә җимеш бөреләре өшегән була. Кура җиләге чәчәк ата башлагач, бу аеруча нык сизелә: чәчәкләр аз, уңыш түбән була.
Бакча җиләгенең корыган бөтен яфракларын җыеп яндыралар. Мыекчаларын, аннан тамырланган таралгыларны җыеп алу да алдагы ел уңышын күтәрергә булыша. Чүп үләннәрнең берсен дә калдырмый утап чыгарга, аннары һәр метрга 15 - 20 грамм аммиак селитрасы яки мочевина, 20 - 30 грамм суперфосфат, 15 - 20 грамм хлорлы калий исәбеннән минераль ашламалар кертергә кирәк. Шуннан соң туфракны 8 - 10 сантиметр тирәнлектә казып чыгалар.
Катлаулы булмаган шушы хәстәрлек чараларын вакытында күрсәгез, агачларыгыз ышанычлы кышлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: