Бөгелмә авазы

Бакчачы өчен иң файдалы киңәшләр

Кәбестә ярылмасын өчен Кайбер төр кәбестәләрнең күчәне үскән вакытта ярыла. Әлеге күренеш хас булган кәбестәләр башкалардан үзләренең үзенчәлекле тәмнәре һәм яфракларының йомшаграк булуы белән аерылып торалар. Мондый төр кәбестә үстерергә теләүчеләр алар өчен уңайлы шартлар тудырырга тиеш. Шулай итеп ярылу куркынычын да киметергә була. Кәбестә ярылу еш кына тиешенчә ашламау...

Кәбестә ярылмасын өчен

Кайбер төр кәбестәләрнең күчәне үскән вакытта ярыла. Әлеге күренеш хас булган кәбестәләр башкалардан үзләренең үзенчәлекле тәмнәре һәм яфракларының йомшаграк булуы белән аерылып торалар. Мондый төр кәбестә үстерергә теләүчеләр алар өчен уңайлы шартлар тудырырга тиеш. Шулай итеп ярылу куркынычын да киметергә була. Кәбестә ярылу еш кына тиешенчә ашламау һәм начар һава шартларына бәйле (мәсәлән, салкын һава торышы җылы һәм дымлы һава белән алмашына). Суыткан вакытта яфрак тукымалары тупаслана (суны саклап, салкыннар белән көрәшү өчен). Шуннан соң җылытып җибәргәч, эчтән яңа тукымалар үсә башлый һәм менә шулар аркасында иске яфраклар ярыла. Моның белән көрәшү өчен кәбестәгә даими рәвештә су сибеп тору зарур.

Икенче сәбәп - үсешнең башлангыч чорында туклану җитәрлек дәрәҗәдә булмау. Шуннан соң, ашлама керткән очракта, кәбестә үсә башлый. Ул исә, үз нәүбәтендә, кабат ярылуга китерә. Шуның өчен ашламаны үсешнең башлангыч чорында күбрәк кертергә, ә икенче яртысында бераз киметә төшәргә кирәк.

Пычкы чүбеннән черемә ясау

Черемә ясау өчен пычкы чүбен катлам-катлам итеп өегез. Бер катламның калынлыгы якынча 30 см булырга тиеш. Беренче катламны яхшылап юешләтәләр һәм ашлама эремәсе сибәләр. Аннары икенче катламны өяләр дә, тагын су һәм ашлама сибәләр. Шундый ысул белән пычкы чүбен 1,8 м биеклеккә кадәр өеп менәргә мөмкин.

Өемнең дымлылыгын саклап тору зарур. Шул очракта черемә 3-4 айдан соң әзер була (җылы вакытта тизрәк өлгерә). 100 кг пычкы чүбе өчен 1,3 кг бәвелчә, 100 г суперфосфат, 700 г калий хлориды кирәк.

Яз көне черетергә куйган пычкы чүбе өстенә 10-12 см калынлыкта туфрак салып кабак, ташкабак, хәтта кыяр да үстерергә мөмкин.

Пычкы чүбеннән тавык тизәге ярдәмендә дә черемә ясарга була. Моның өчен аларны бермә-бер күләмдә кушалар. Черемә өеменә ризык калдыклары, чүп үләннәре, салам һәм торф та өстәргә мөмкин.

Бәрәңге чәчәкләрен өзәргә ярыймы һәм сабагын чабарга кирәкме?

Бакчачылар арасында бәрәңге чәчәген өзү турында бәхәс күптәннән бара. Берәүләр фикеренчә, чәчәкләре өзелгән бәрәңгедә онча, аксым һәм С витамины күп була.

Икенчеләре чәчәкләрне түгел, ә җимшәннәрне өзәргә тәкъдим итә. Янәсе, өзелгән җимшәннәр урынына икенчеләре үсеп чыгачак һәм бәрәңге тулысынча өлгерү урынына көзгә кадәр чәчәк атып утырачак.

Өченчеләре исә ачылырга ирек бирмичә, бөреләрне өзеп алу ягында. Зур мәйданда боларны эшләү кыенрак, әлбәттә, ә менә кечкенә бакчада тәҗрибә үткәреп карарга мөмкин.

Бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче галимнәр төрле тәҗрибәләр үткәргәннәр һәм чәчәкләрне, бөреләрне өзү һәр бәрәңге төренә төрлечә тәэсир итүен ачыклаганнар: уртача иртә өлгерүче төрләрнең уңышы арткан, уртача өлгерүче төрләргә тәэсир әзрәк булган, ә иртә өлгерүче төрләр, гомумән, бернинди нәтиҗә дә бирмәгәннәр.

Танылган «Сантэ» төренең чәчәкләрен өзеп алгач, уңыш 20-22 процентка арткан.

Ә менә галимнәрнең барысы да бертавыштан бәрәңге алырга ике атна кала сабагын чабарга тәкъдим итәләр. Ул, беренче нәүбәттә, гөмбә авыруы белән зарарланган сабактан йогышның бәрәңгегә үтеп керүен булдырмый кала. Икенчедән, бәрәңге сабагын чабу үсешне туктатып, кабыгы калынаю өчен кирәк. Мондый бәрәңгеләр яхшырак саклана.

Алмагачка кайчан су сибәргә?

Суны беренче тапкыр алмалар урман чикләвеге кадәр булгач (бер агачка 15 чиләк) сибәргә кирәк. Шул ук вакытта алмагачларга азматдәләр дә кертеп торалар.

Августның икенче яртысында тамыр үсеше башлана, шуңа күрә алмагачка фосфорлы һәм калийлы ашламалар (10 л суга 1 аш кашыгы супер-фосфат һәм 1 аш кашыгы калий сульфаты; ябалдашның 1 дүрткел метрына 1 чиләк) сибү зарур.

Уңыш җыеп алганнан соң кабат күп итеп су сибегез. Һәм соңгы тапкыр көз көне сибәргә кирәк. Югыйсә алмагачлар кыш көне корып бетәргә мөмкин.

Тамыразыкларны кайчан җыярга?

Тамыразыклар сентябрьнең беренче һәм икенче ункөнлегендә яхшы үсешкә ирешәләр, ә һава җылылыгы 6 градуска төшкәч, үсеш туктала һәм аларны җирдә тотудан бернинди мәгънә дә булмаячак.

Беренче нәүбәттә чөгендерне, аннары шалканны алырга кирәк. Шуннан соң кишергә керешергә мөмкин. Әгәр кишергә кичтән су сибеп калдырсагыз, ул сусыл булачак. Тамыразыкларны салкыннар башланганчы җыеп алырга кирәк, югыйсә алар начар саклана.

Бакча җиләге өчен урын сайлау

Бакча җиләген иртә өлгерүче кәбестә, яшелчәк, шпинат, аккишер, төче торма, суган, сарымсак, кишер һәм чөгендер үскән җирләргә утыртырга ярый. Бакчада йомры суалчаннар булмаган очракта, борчактан соң да утыртырга була. Әлеге корткычлар кузаклылардан башка үсемлекләргә дә күчәргә мөмкин.

Җиләкне бәрәңге, помидор һәм борыч үстергән җирләргә утыртырга ярамый, чөнки аларның барысына да бертөрле авырулар хас.

Бакча җиләген кыяр һәм кашкарый, кылычгөл, лаләгөл кебек чәчәкләрдән соң да утыртырга киңәш ителми.

Бакча җиләген кураҗиләк, карлыган һәм төшле үсемлекләр үскән җиргә дә утыртмагыз - тамырларына черек авыруы йогу ихтимал.

Карлыганны ничек утыртырга?

Утырту тыгызлыгы карлыганның төренә, туфракның уңдырышлылыгына, куакның үсү көченә бәйле. Гадәттә, карлыганнарны рәт араларын 1,5-2,5 м; кара карлыган куакларын бер-берсеннән - 1-1,5 м, ә кызыл һәм ак карлыганны 1,5 м ара калдырып утырталар.

Үсентеләрне 30-40 градус авыштырып һәм тамыр муентыгын җирдән 6-8 см тирәнгәрәк утыртырга киңәш ителә. Шуннан соң яхшы үскән 2-4 бөре калдырып, үсентене кисеп алу зарур. Дым саклансын өчен туфракны мүлчәләп куегыз.

 

Материал «Юлдаш» газетасыннан туплап эшләнелде.

Фото: https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: