Бөгелмә авазы

Ашламалар куллануның төп үзенчәлекләре - Калийлы ашламалар

Үсемлекләрнең өченче төп туклану элементы – ка¬лий. Ул үсемлекләрнең органик кушылмалары соста-вына керми, шуңа да карамастан, бик мөһим роль уй-ный – үсемлекләр яшәешендә күп кенә процесслар¬ны көйләүче булып тора.

Үсемлеккә калий җитешми икән, фотосинсез кисәк көчсезләнә, бу исә уңышның күпләп югалуына китерә, җимешләр вак, шул ук ва­кытта алар төрле авыруларга тиз бирешүчән була. Калий җитешмәгәнлекнең төп билгесе: яфракларның чит-читләре, төрле-төрле төсмердәге көрән төскә керел, янган кебек куырылып кибәләр. Калийга ныклап кытлык кичерә торган үсемлекләрдә, җирдә дым җи­тәрлек булуга карамастан, яфраклар да шиңә.

Калий белән тиешенчә тукландырганда, җимеш культуралары һәм җиләклекләр кояш яктысыннан нәтиҗәле файдаланалар, уңыш арта, җимешләрнең, җи­ләкләрнең сыйфаты яхшыра. Калий тәэсирендә җи­меш агачларының кышка чыдамлыгы да арта.

Калийлы ашламаларны да, фосфорлылары кебек үк, туфракка көздән кертәләр. Бик кирәк дип тапканда кайбер ашламаларны яз көне яки җәен дә кертеп була. Шулай да иң яхшысы – көздән кертү, чөнки күп кенә калийлы ашламалар составында үсемлекләр өчен зарарлы матдә – хлор бар. Ашламаны көзен керткәндә кыш дәвамында хлор туфракта нейтральләшә, юыла. Калийлы ашламалар суда яхшы эри.

Калий хлориды – составында тәэсир итүче мат­дәсе 60 % булган калийлы төп ашлама. Бу – вак-вак алсу кристаллардан торган матдә. Көз көне аны бар­лык җиләк-җимеш культураларына кертергә ярый.

Калий тозында тәэсир итүче матдә 40 % тәшкил итә. Составында шулай ук хлор да бар. Көз көне бар­лык җимеш һәм җиләк культуралары өчен кулланы­ла. Яз һәм җәй көне кулланырга киңәш ителми.

Калий сульфаты – вак кына ак кристаллар­дан торган ашлама, тәэсир итүче матдәсе 48 % тәшкил итә. Составында хлор юк, шунлыктан безнең бакчалар өчен бик кулай калийлы ашлама булып тора. Көзен бакчаны казыганда да, язын һәм җәен тукландыру өчен дә кулланырга ярый. Составында үсемлекләр өчен файдалы элемент – күкерт булу – аның тагын бер өстенлеге.

Шулай да безнең бакчалар өчен иң яхшы калийлы ашлама – агач көле. Аның составындагы тәэсир итүче матдә 10 % тәшкил итә, аннан тыш көл соста­вында фосфор һәм үсемлекләр өчен кирәк була тор­ган күп кенә микроэлементлар да бар.

Җимеш бирә торган бер алмагач төбенә, гадәттә –120-150, чия төбенә – 50-60, карлыган һәм крыжов­никка – 25-30, кура җиләге белән җиләклек рәтләре­нең һәр метрына 12-15 г исәбеннән калий хлориды салына. Калий сульфаты да шундый ук күләмдә алы­на. Көлнең микъдары исә 6-7 тапкырга артыграк кирәк була. Калийлы ашламаларның норма микъда­рын туфракның нинди типта булуына карап билге­лиләр. Комлы туфрак калийга ярлы була. Шуңа да андый җиргә калийлы ашламаларны кара туфраклы җиргә караганда күбрәк күләмдә кертәләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: