Бөгелмә авазы

Ашламалар куллануның төп үзенчәлекләре - фосфорлы ашламалар

Җимеш агачлары һәм җиләк культуралары өчен фосфорның әһәмияте бик зур.

Ул җиләкләр һәм җи­мешләр барлыкка килү, үсемлек тарафыннан суны экономияле тоту; кышка чыдамлыкны арттыру кебек мөһим процессларда зур роль уйный. Фосфор белән тиешенчә ашлаганда, туклыклы матдәләрнең яфрак­лардан җиләк һәм җимешләргә күпләп күчүе нәтиҗә­сендә, үсемлекнең уңышы бермә-бер арта, җимешнең тәме тәмләнә, химик составы байый төшә – шикәр микъдары арта.

Җимеш агачлары, җиләклекләр фосфор җитмәгән­не бик тиз сизәләр. Бу очракта ал арның тамыры на­чар үсә, җимешләре үсүдән туктый, тәме, төсе бозыла, чәчәк бөреләре аз санда һәм начар үсү сәбәпле, уңыш кими. Яфраклар вагая, соры-яшел төскә керә, кайчак – та алар зәңгәрсу төс алырга да мөмкин. Шул ук ва­кытта фосфорлы ашламаны кирәгеннән артык кулла­ну үсемлекләргә зыян гына була. Шуңа күрә бу ашла­маны да, башкалары кебек үк, үз вакытында һәм тәрти­бен белеп куллану кирәк.

Фосфорлы ашламаларны, гадәттә, көз көне кертәләр. Алар суда акрын эри, шуңа күрә дә, үсемлек тамырла­рына туклыклы матдәләр төшеп җиткәләгәнче шак­тый вакыт үтә. Ашлама сипкәннән соң җирне казый­лар. Тәҗрибәле бакчачылар бу ашламаны тамырлар­га тизрәк кертү ысулларын да табалар. Мәсәлән, 40-50 см тирәнлеккә, ягъни үсемлекләрнең тамыры­на турыдан-туры төшеп җитсен дип, агач ябалдашы әйләнәсенә 80-100 см саен 2-2,5 см диаметрлы ти­шекләр бораулыйлар һәм аларга гранулланган супер­фосфат салалар. Борау булмаса, лом кадап, шул ти­шеккә тутырырга була. Аннары, ашлама эресен өчен, бик яхшылап су сибәләр.

2-3 яшьлек алмагач төбенә – 50-75 г, ә җимеш бирә торганына – 150-200 г, чия төбенә – 70-80, кры­жовник һәм карлыганга – 40-50, кура җиләге һәм җиләклекнең һәр метрына 15-20 шәр г икеләтелгән грануллы суперфосфат салырга киңәш ителә. Ә инде туфракка тирес керткән булсагыз, фосфорлы ашлама­лар дозасын ике тапкыр киметергә киңәш ителә.

Фосфорлы ашламалардан иң киң таралганнары: 20 % лы грануллы гади суперфосфат һәм 42-46 % лы грануллы икеләтелгән суперфосфат. Алар 3-4 мм диаметрлы соры-күксел борчак рәвешендә чыгарылалар. Суда алар азотлы һәм калийлы ашла­мага караганда авыррак эриләр. Фосфорлы ашлама­ны, көз көне җир казыганда, теләсә нинди культурага сибәргә була. Кирәк булса, җәй көне дә кулланалар, тик бу очракта аны, кагыйдә буларак, эретеп сибәләр.

Фосфорит оны (сөяк оны) да яхшы ашлама бу­лып тора. Тик бу төр ашламадагы фосфор матдәсен үсемлекләр авыр үзләштерә. Шуңа да бу ашламаны әче туфракта гына кулланалар. Әйтик, көлсу туфрак­ның әчелеге фосфорит онын үсемлекләр үзләштерер дәрәҗәгә җиткерә. Ә инде гадәти яки карбонатлы кара туфраклы җирдә, туфрак нейтраль яки селтеле булса, фосфорит оны составындагы фосфорны үсемлекләр үзләштерә алмый, димәк, андый җиргә фосфорит оны кертү файдасыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: