Бөгелмә авазы

Юкка чыкмыйк! Гореф-гадәтләргә - яшәргә!

Без традицияне яңарту ягында

Бөгелмә йөгерү яратучылар клубы вәкилләре Физкультурачылар көнендә традицион ярыммарафонны Бөгелмә шәһәренең Мәңгелек утыннан Сугышлы авылында Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның музей-йортына кадәр яңартырга булдылар. 

Бу чабышның аксакалы финишта аларны каршы алучы авыл балаларына котлау сүзләрен әйтте. Спортчылар аларга үз кубокларын биргәч һәм бергәләп фотога төшкәч, балалар нинди горурлык хисе кичерделәр!  

Сугышлы авылы халкы бу чараны оештыручыларга үзләренең күренекле якташлары Газинур Гафиятуллинга багышлаганнары өчен рәхмәт белдерде. Марафон ел саен узар һәм аңа сугышлылар үзләре дә кушылыр дип ышанасы килә.  

 

З. ИДИЯТУЛЛИНА,

Сугышлы авыл клубы мөдире

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: