Бөгелмә авазы

Минем авылым – минем Татарстаным

Карабаш мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Минем авылым – минем Татарстаным» социаль-мәдәни эстафетасының чираттагы этабы узды.

Бу көнне мәдәният йорты фойесында тамашачылар өчен “Тарихның әһәмиятле битләре” дип исемләнгән тематик күргәзмә оештырылды, анда Карабаш газетасы җыелмалары, бистә турында юбилей басмалары, тарихи очерклар, «Букроссинг», шулай ук Фазыл Вәлиәхмәтов фотосурәтләренең шәхси коллекцияләре тәкъдим ителде.

Карабаш тарихы – Бөгелмә районы һәм Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы елъязмасының аерым бите. Туган бистәнең барлыкка килү тарихы һәм аның үсеш тарихы матур һәм бай җирдә яшәүче барлык буыннарның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә барлыкка килүе, үсүе тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләре белән бәян ителде. Презентация фотографияләренә карап, тамашачылар бистәне торгызуга зур өлеш керткән кешеләрне, хуҗалык алдынгыларын искә алдылар, сугыштан кайтмаган авылдашларын искә алдылар.

Авыл халкына һәм кунакларга Карабаш һәм күрше Зур Федоровка авыл җирлеге үзешчән сәнгать коллективларының матур музыкаль номерлары тәкъдим ителде. Алар арасында татар биюләре дә, рус җыры да яңгырады. Сәхнәнең нәни йолдызчыклары чыгышы һәркемне сөендерде. Урал башкаласы Чиләбе кунагы Альберт Шәяхмәтов чыгышын тамашачылар бик җылы каршы алды.

Эстафетаны тапшырып, Карабаш бистәсе муниципаль берәмлеге башлыгы Марат Тәлгать улы Минхәйдәров проект авторы клуб системасы директоры И.П. Ибәтуллинга кызыклы идея өчен рәхмәт белдерде һәм зур чараның әһәмиятен билгеләп үтте: «Бистәне төзегән, саклап калган, элек төзелгән буыннарга рәхмәтлебез, бүген тормыш тәҗрибәсен балалар һәм оныкларга тапшыру безнең бурыч».

Зур Федеровка авыл җирлеге башлыгы Татьяна Максимова эстафетаны һәм истәлекле альбомны кабул итеп алып, барысын да үз авыл җирлегенә йомгаклау этабына чакырды.

Ю. ТӨХБӘТУЛЛИНА, С. ИБРАҺИМОВА.

Автор фотолары.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: