Бөгелмә авазы

Көнчелек күңелне кимерә

Көнләшү... һәркемгә таныш хис.

Без үзебезне көн саен башкаларның  тормыш шартлары белән чагыштырабыз һәм бу безне көнләшергә мәҗбүр итә. 

“Нәрсә ул көнләшү предметы?”- дип сорады Зеленая Роща авылы китапханәчесе Ирина Ишкова җирле мәктәп укучыларының ата-аналарыннан аралашу сәгате вакытында. Һәм түбәндәге җавапларны ишетте:

– Зиннәт

– Матурлык

–Хакимлек

– Сәләт

– Белем

–Уңышлылык

– Яшьлек 

Китапханәче, көнләшүнең сәбәбе - күңелебезне башкаларның уңышларына сөенергә өйрәтмәвендә, дип билгеләп үтте. Көнләшү гаилә мөнәсәбәтләрен җимерергә һәм кеше сәламәтлегенә нык йогынты ясарга мөмкин. Моннан тыш, ул теләсә нинди төстә дә булырга мөмкин (соры, яшел, сары, кара), анда бары тик якты төсләр генә булмаска мөмкин... Көнләшү хисе әле берәүгә дә бәхет китермәде. Ихтирамга лаек булырга, ышанычны яуларга, данга ирешергә кирәк, бары тик нәфрәт һәм көнләшү генә, гадәттә, юктан гына килә. 

Бу кимчелекнең безнең тормышка йогынтысын һәм нәтиҗәләрен күрсәтү өчен мәкальләр, әйтемнәр, бөек кешеләрнең әйтелмәләре, көндәшлеккә сәләтле кешеләрнең характерларын чагылдырган әдәби әсәрләрнең исемнәре мисал итеп китерелде. 

Саубуллашканда китапханәче, аралашу сәгатендә катнашучыларга көнләшмичә яшәүләрен теләде, чөнки ул уңышны юкка чыгара, нәфрәтсез яшәргә, чөнки ул сәламәтлекне бетерә, ачу тотмаска, чөнки ул картлыкны якынайта. 

Ирина ИШКОВА,

китапханәче

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: