Бөгелмә авазы

Истәлекләрне яңарту

Чара бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

Карабаш авылы китапханәсе “Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз” дигән Бөтенроссия акциясендә катнашты. Акциядә катнашучылар А. Печерскийның “Балалар – Бөек Ватан сугышы геройлары”, С. Алексеевның “Сугыш турында хикәяләр” әсәрләреннән өзекләр укыдылар, К. Ваншенкинның «Алеша», Р. Гамзатовның «Журавли» җырларын тыңладылар, “Изге сугыш” җыры барлыкка килү тарихы белән таныштылар.

Балаларны Бөек Ватан сугышы елларында балаларның геройларча батырлыгы турында хикәяләр аеруча дулкынландылар. Аларның кыюлыгы, куркусыз булулары, Ватанны саклау теләге сокландырды. Чара бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

 А. САМУЧЕНКОВА.

Автор фотосы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: