Бөгелмә авазы

Димскәйнең яшь артистлары булдыра

Димскәйнең халык театры артистлары – һәрвакытта да югары дәрәҗәдәге чыгышлары, артистчанлыклары белән һәркайда да тамашачы мәхәббәтен яулаган коллектив.

Аллага шөкер, яшьләребез дә алар салган юлны дәвам итеп, матур чыгышлары белән сөендереп киләләр.

17 февраль көнне Татар Димскәе мәдәният йортында эшләп килүче "Мизгел" балалар театр коллективы  Хәбир Ибраһимның “Төпчек малай маҗаралары” дигән пьесасы буенча спектакль куйды.

Бу көнне чыгыш ясаган яшь димскәйлеләр – Илназ Гыйльметдинов, Азалия Романова, Ләйлә Фәйзуллина, Денис Кадыйров һәм Фидаил Зариповларның уйнаулары тамашачыларыбызның күңеленә хуш килде.   Яшь талантларыбызга киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз. Афәрин!

Гөлнара Рәхимова, Татар Димскәе мәдәният йорты җитәкчесе.

Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: