Бөгелмә авазы

Бөгелмә районының Соколка авылы үзенең 190 еллыгын билгеләп үтте

Соколка авылы мәдәният йорты үзенең ишекләрен “Йөрәккә сөйкемле як” бәйрәм чарасында Соколка авылының 190 еллык юбилее белән, аның искиткеч традицияләре, тарихы, кешеләре һәм аларның хезмәт казанышлары белән котлады

Авыл мәдәният йорты фойесында   “Тарих йөзләрдә дигән фотокүргәзмә урнаштырылды. Тамашачылар «Сокольская курчаночка» һәм «Любава»халык вокаль ансамбльләрен алкышларга күмделәр. Бәйрәм чарасы үңелле җырлар күңелле бию ритмнары белән үрелеп барды. Концерт кунаклары - Ефановка авыл клубының "Селяночка" вокаль ансамбле авыл халкы күңелендә җылы хисләр калдырды. Өлкән буын кешеләре генә түгел, яшьләр дә солистка Елена Петровага кушылып җырлады. Анна Григорьева башкаруында авыл такмаклары яңгырады. Бу чара үз ягыбыз өчен тырыш хезмәт куйган авыл халкын хөрмәтләү белән тәмамланды. Подгорный авыл җирлеге башлыгы Мөбәрәкшин Марат Фәрит улы исеменнән алар адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде.

 

Ольга СОЛТАНОВА, Наталия ОСТАНКОВА

Любовь БОЛЬШАКОВА фотосы

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: