Бөгелмә авазы

Бөгелмә районының авыл кешесе үз хисабына балалар мәйданчыгын яңартты

Бөгелмә районының Спас авылында яшәүче Фәнис Исаев балалар мәйданчыгын мөстәкыйль рәвештә яңартты

Балалар таганын ремонтлау өчен ул үз акчасына такта сатып алган, аларны матур итеп эшкәрткән һәм беркеткән. - Спас балалары яңартылган балалар мәйданчыгына бик шат. Мондый мисаллар игътибарга лаек һәм авылның башка кешеләре өчен үрнәк булып тора, - дип хәбәр итте Спас авыл җирлеге башлыгы Антонина Ишкова.

 

Антонина Ишкова фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: