Бөгелмә авазы

Бөгелмә районы авыл хезмәтчәннәре өчен Петр Iнең юбилеена багышланган чара узды

Иске Сумароково күпфункцияле үзәгендә тарихка Бөек Петр исеме астында кергән, беренче Россия императорына багышланган, мәгълүмат сәгате үткәрелде

Алып баручы тыңлаучыларны, А.С. Пушкин сүзләренчә, Россияне үрә бастырган, Россия дәүләтен торгызуда күренекле роль уйнаган кеше белән таныштырды.

Чарада катнашучылар ерак 17нче гасырга  тарихи сәяхәткә юл тоттылар һәм кичә барышында Петр Iнең тормышы, аның балачагы, императорның илдәге үзгәртүләре һәм бөек эшләре турында белделәр. Видеопрезентация, иллюстрацияләр һәм портретлар Петр Iнең холкын яхшырак күзалларга ярдәм итте, шулай ук ул чорның төп вакыйгалары Петр Алексеевичның Россия үсеше өчен күп нәрсә эшләвен һәм аның алдынгы Европа иленә әйләнүен ачык күз алдына китерә алуга ирештеләр.

Елена АГАДЮКОВА,

 сәнгать җитәкчесе

 Людмила ВАРЛАМОВА фотосы

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: