Бөгелмә авазы

Бөгелмә районы Акбаш авылында халык җыены булып узды

Анда авыл халкын борчыган төрле мәсьәләләр каралды

30 июль көнне Акбаш авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Авыл халкы белән борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышуда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Мөхәммәтов Фәнис Вагыйз улы, Акбаш авыл җирлеге башлыгы Хуҗиев Рәзгать Тәлгать улы, җирле үзидарә депутатлары катнашты.

Фәнис Мөхәммәтов территориянең социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре, Бөгелмә муниципаль районында республика программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте. Район хакимияте һәм хезмәтләре вәкилләре авыл халкының актуаль сорауларына һәм тәкъдимнәренә җавап бирделәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: