Бөгелмә авазы

Бөгелмә муниципаль районы Татар Димскәе авыл җирлегендә 4нче карар кабул ителгән

III чакырылыш Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Татар Димскәе авыл җирлеге Советының 2018 елның 2 августында булып узган 40нчы сессиясендә кабул ителгән 4нче карар

Территорияне планлаштыру проектын һәм межалау проектын карау буенча гаммәви тыңлаулар билгеләү турында

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына, 2003 елның  6 октябрендә кабул ителгән “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында”гы 131нче Федераль Законның 28нче маддәсенә туры китереп, Бөгелмә муниципаль районы “Татар Димскәе авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге Уставына һәм “Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы “Татар Димскәе авыл җирлеге” муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре”нә таянып, Татар Димскәе авыл җирлеге  Советы карар бирде:

1. “Татарстан Республикасы, Бөгелмә районы, Райлан авылы, Пушкин урамы, 19нчы йорт” адресында урнашкан җир участогын яки капиталь төзелеш объектын “хосусый торак йорт төзү өчен” файдаланганда рөхсәт ителгән төзелешнең чик параметрларыннан тайпылуга шартлы рөхсәт бирү турында гариза язучының инициативасы буенча гаммәви тыңлаулар билгеләргә.

2. Гаммәви тыңлауларны 2018 елның 21 августында 14 сәгатьтә авыл мәдәният йорты бинасында уздырырга. Адрес: Татарстан Республикасы, Бөгелмә районы, Татар Димскәе авылы, Совет урамы, 65 “а”.

3. Татар Димскәе авыл җирлегенең торак-коммуналь хуҗалыгы, төзекләндерү, табигатьтән файдалану һәм җиргә кагылышлы сораулар буенча эшләү комиссиясенә гаммәви тыңлауларны “Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы “Татар Димскәе авыл җирлеге” муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре”нә туры китереп уздырырга.

4. Татар Димскәе авыл җирлеге башкарма комитетына гаммәви тыңлауга куела торган мәсьәлә буенча физик һәм юридик затлардан тәкъдимнәр, рекомендацияләр һәм заявкалар кабул итү, экспозицияләр урнаштыруны түбәндәге адреста урнашкан авыл мәдәният йорты бинасында оештыруны тәкъдим итәргә: Татарстан Республикасы, Бөгелмә районы, Татар Димскәе авылы, Совет урамы, 65 “а”.

5. Әлеге карарны күмәк мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга һәм Бөгелмә муниципаль районының “Интернет” челтәрендәге рәсми порталына урнаштырырга.

6. Әлеге карарның үтәлешенә контрольлек итүне үз өстемдә калдырам.

Р. ГАЛЛӘМОВ,

Реклама

“Татар Димскәе авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге башлыгы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: