Бөгелмә авазы

Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил турында кисәтәләр

Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.

Бүген һәм иртәгә Татарстан территориясендә яшенле яңгыр һәм көчле җил булырга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һава шартларының начараюы бүген, 24 июльдә, кич белән һәм иртәгә көндез көтелә. Бу вакытта республикада кыска вакытлы җил көчәюе белән бергә яшенле яңгырлар булырга мөмкин. Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: