Бөгелмә авазы

Татарстанда яшәүчеләрне буран һәм көчле җил турында кисәттеләр

Иртән һәм көндез республика территориясендә бозлавык булачагын фаразлыйлар.

Иртәгә, 2 мартта, Татарстан территориясендә буран һәм көчле җил көтелә.

«Кайбер районнарда буран, иртән һәм көндез бозлавык булырга мөмкин», - дип кисәтә Татарстанда яшәүчеләрне Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.

Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, әмма көндез көчәйгәндә секундына 15-17 метр тизлек белән исәргә мөмкин. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: