Бөгелмә авазы

Татарстанда тагын көчле җил көтелә

24 февральдә төнлә һава шартларының начарлануы фаразлана.

Иртәгә Татарстан территориясендә көчле җил көтелә.

Республика халкын бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгендә кисәттеләр.

Төнлә һава торышының начарлануы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.            

«2021 елның 24 февралендә төнлә республика территориясендә урыны белән көчле җил саклана», - диелә Татарстан синоптиклары хәбәрендә.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: