Бөгелмә авазы

Татарстанда көчле җил аркасында шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология үзәге сайтында.

28 октябрьдә 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр республикада урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 25 метрга кадәр. Һава температурасы көндез +9...+14 градус булачак.

 

29 нчы октябрьдә кискен салкын көтелә: урыны белән кар явачак, төнлә төньяк-көнбатыштан көчле җил, урыны белән көчәйгәндә секундына 20 метрга кадәр.минималь һава температурасы төнлә +1..-4. Көндез максималь һава температурасы 0..+5. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: