Бөгелмә авазы

Татарстанда кар һәм кырау көтелә

Бүген, 20 майда, төнлә һәм иртән юеш кар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары ноль градуска кадәр төшә. Шул ук вакытта, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, республикада кайбер урыннарда туфракта -2 градуска кадәр кырау булырга мөмкин.

Көндез һава +10...+15 градуска кадәр җылына. Бүгенгедән бераз җылырак булачак. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 17.10 сәгатьтә Казанда һава температурасы 7,5 градус җылылыкта булган.

 

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: