Бөгелмә авазы

Татарстан синоптиклары томан һәм бозлавык турында кисәтә

Төбәк территориясендә салкын һава торышы саклана.

Иртәгә, 7 мартта, Татарстан территориясендә һава шартлары начарлануы көтелә.  

Төнлә һәм иртән республика буенча урыны белән томан төшәчәк. Моннан тыш, төнлә һәм көндез юлларда бозлавык хасил булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Метеорологларның якынча фаразлары буенча, төбәктә салкын һава торышы сакланачак.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Роман Вильфанд Татарстанда март аенда һава температурасының бер күтәрелеп, бер төшеп торуы турында сөйләде. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: